Туры сөйләгән – котылган, ялганлаган – тотылган

КатегорияӘкиятләр
Автор Администрация сайта

Бер патшалыкта бик куркыныч кешеләр булган. Бу кешеләр халыкка күп зыян салып йөргәннәр. Әмма ул кешеләрнең кем икәнлекләрен белмәгәннәр, бер кешенең дә аларны күргәне булмаган.
Беркөнне патша, начар киемнәр киеп, үзе шул кешеләрне эзләргә чыккан, ди. Бара-бара сахрага җиткәч, бер тау тишегендә ут күргән, ди, бу. Ул утның нинди ут икәнлеген беләсе килеп, патша шунда таба киткән, ди. Ут янына барып җиткәч, анда өч кеше күргән. Исәнлек-саулык сорашкан да сүз башлаган:
— Сез кем буласыз?
Теге өч кеше патшадан:
— Син үзең кем буласың соң? — дип сораганнар. Патша:
— Мин алданрак сорадым, сез җавап бирергә тиеш, — дигән. Өч кеше:
— Син әйт, аннан соң без әйтербез, — дигәннәр.
Шулай тарткалашып торганнан соң, өч кеше алданрак җавап бирергә риза булган. Беренче кеше:
— Без — караклар. Өчебезгә өч төрле һөнәр беләбез. Мин этләр телен аңлыйм, нәрсә сөйләшrәннәрен беләм, — дигән.
Икенче кеше:
— Мин сарай янындагы балчыкны иснәп, ул сарай эчендә нәрсәләр бар икәнлеген беләм, —дигән. Өченче кеше:
— Мин төнлә күргән кешемне көндез күрсәм таныйм, — дигән.
Шулай итеп алар үзләренең һөнәрләре турында сөйләп бетергән. Инде патшага үзенең һөнәрен күрсәтергә кирәк булган. Патша:
— Без берәр патша кулына төшсәк, патшага күз кысу белән, ул безне иреккә җибәрер, — дип җавап биргән.
Караклар, шатланышып:
— Алай булса, хәзер үк патша сараена китәбез, — дигәннәр.
Алар туры патша сараена киткәннәр. Болар капкадан керүгә, елый-елый эт өрә башлаган, ди. Беренче кеше:
— Ул эт: «Сарай хуҗасы сезнең белән бергә», — дип өрә, — дигән. Патша:
— Кит, мин нинди сарай хуҗасы булыйм, — дигән.
Патша аларны башта он сараена алып барган. Икенче кеше сарай янындагы балчыкны иснәп
караган да:
— Бу он сарае икән, башкасына барырга кирәк, — дигән. Патша:
— Әйдә, алайса, икенче сарайга, — дигән. Караклар да:
— Әйдә, киттек, — дигәннәр.
Патша каракларны алтын сараена алып барган, икенче кеше сарай янындагы балчыкны алып иснәп караган да:
— Әһә, бусы алтын сарае икән, — дигән.
Өч карак белән патша, алтын сарае эченә кереп, дүрт капчык алтынны урлап качканнар. Икенче көнне патша, хәйлә табып, сараена кайтып киткән дә тәхетенә менеп утырган. Алтын сараеның сакчылары, патшага килеп:
— Сигез капчык алтын урланган, — дип әйткәннәр.
Патша барлык гаскәрләренә алтын урлаган кешеләрне табып, сарайга алып килергә кушкан. Гаскәрләр алтын урлаган кешеләрне нихәтле эзләсәләр дә табып китерә алмаганнар. Алтын урлаучыларны таба алмагач, аларның кайда икәнлеген патша үзе әйтеп биргән дә сарайга алып килергә кушкан.
Бик күп гаскәр җыелып, патша әйткәнчә барып, өч кешене тотып алып килгәннәр. Бу кешеләрне берәм-берәм генә кертеп, патша боларны хөкем итәргә булган. Элек беренче кешене кертеп сораган.
Ул:
— Без дүрт капчык кына урладык, — дип җавап биргән. Беренче кешене чыгарып, икенче кешене керткәннәр. Патша аннан:
— Ничә капчык урладыгыз? — дип сораган. Икенче кеше:
— Без дүрт капчык алтын урладык, — дип җавап биргән.
Икенче кешене чыгарып, өченче кешене кертми торганнар. Патшага битлек кигерткәннәр дә өченче кешене керткәннәр. Өченче кеше «кич күргән кешене көндез күрсәм таныйм» дигән иде бит. Патша:
— Минем сараемнан ничә капчык алтын урладыгыз? — дип сораган. Өченче карак карап-карап торган да:
— Дүрт капчык бит, үзең дә бар идең, — дип җавап биргән.
Патша шаккаткан, нихәтле танытмаска тырышса да, өченче карак моны таныды бит. Патша алтын сараеның сакчыларын, ялганлаган өчен, үтерткән, дөресен сөйләгән өчен, каракларны үзенең вәзирләре итеп куйган, ди.

Фикер калдыру