Уйнат әле гармуныңны…

КатегорияӨлкә татарлары, “Дуслык” һәм “Ак бәхет” оешмаларының яңалыклары
Автор Администрация сайта

Бөтендөнья татар конгрессының бишенче съезды барган көннәрдә кем генә шулай дәшмәде икән якташыбыз Идеал Галәветдиновка?

Үзенең тугры юлдашын – РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибгатуллин буләк иткән гармунын бер генә шәрәфле вакыйгадан да калдырмаган отставкадагы полковник, татар җанлы Идеал Муса улы съезд чараларында да иңеннән төшерелмәде бит. Шуның белән съездның үзәгендәге җан елымлы кешесенә әверелеп куйгандыр да әле ул, мөгаен.

Дөрес, гармунчы булган өчен генә килмәде ул съездга. Самара өлкәсенең “Дуслык” татар җәмгыяте Президенты киңәшчесе, татар халкының бүгенгесе, киләчәге турында кайгыртып, аларның иҗтимагый активлыгын арттру өчен җан атып йөрүче Идеал ага конгрессның иң беренче съезды делегаты буларак шәрәфле кунак итеп чакырылган иде быелгы җыенга. Һәрвакыттагыча, һәр чарада актив катнашты, ялкынлы чыгышлар ясаңды, тәкъдимнәр белән чыкты ул. Самара җирендә татар мохите тудыру, милләттәшләрне берләштерү юлында җәмгыять Президенты, “Алия” фарм-медүзәге генераль директор Фәхретдин Канюкаев җитәкчелегендә башкарылган эшләр турында да сөйләде. Ә алар аз түгел – Сабантуйлар дисеңме, татар теле язмышы турында оештырылган фәнни-гамәли конференцияме, дини бәйрәмнәр үткәрүме, дин нигезләрен укытумы, язычу-шагыйрьләр белән очрашумы…

- Безнең максат – дөньяви һәм дини кыйммәтләрне яшь буында милли узаң, әхлакый сыйфатлар тәрбияләүгә юнәлтү, телебезне киләчәкле итү өстендә эшләү, – ди Идеал ага һәм бу уңайдан съездда әйтелгән фикерләр белән килешүен белдерә.

- Тагы бер фикерне куәтлим: читтә яшәүче милләттәшләребезгә Татарстаннан ярдәм көтеп кенә ятмыйча, үз төбәкләрендә татарларның бергәлеген, бердәмлеген ныгыту өчен хәрәкәтен үстерергә вакыт, – ди ул үз мисалларын китереп.

Мәһабәт буй-сынлы якташыбыз кыю фикерләре белә хөрмәт уятса, җор сүзе, җыр-моңга осталыгы белән чынлап торып сокландыра милләттәшләребезне. Кайда күңел ачу, татар моңын сиптерү кирәк – Идеал аганың гармуны сүз ала. Тугры дусты шул рәвешле аны ТР Президенты Рөстәм Миннеханов белән дә дустанә аралашуга китерә, Президент киңәшчесе Минтимер Шәймиев та күптәнге танышын исенә төшереп янәшә басып фотога төшә, җырчы Алсуыбыз да якташыбызның шармына каршы тора алмый – объектив алдына баса… Аңа кушылып бырлаган Америка татары, кичен кункханә номерына кереп борынгы татар җырларына сусаган күңелләрен баскан Литва, Чехия татарлары да үзен гармуны белән кунакка чакырып, визиткаларын бирәләр. Моңның көче зур, моң иясенең дәрәҗәсе шулау ук олы икәнлеген күп тапкырлар сынаган Идеал Муса улы өчен гармунлы аралашу шулай танышлык даирәсен тагы да киңәйтеп, күңел күтәренкелеге бүләк итә.

Тагы бер кечкенә генә нюансны өстәргә оныта язганбыз: шундый дәрәҗәле урыннарда ул үзенең Нурлатның мактаулы граңданины дигән исемен онытмыйча, Самарада яшәүче Нурлат ир-егете булып йөри бит әле!

Сәкинә Хәйруллина,

“Дуслык” гәҗитенең баш мөхәррире.

Нурлат шәһәре, ТР.

Фикер калдыру