Укучы өчен иң гыйбрәтле, иң якты үрнәк – укытучы

КатегорияӨлкә татарлары, “Дуслык” һәм “Ак бәхет” оешмаларының яңалыклары
Автор Администрация сайта

Самара региональ “Дуслык” иҗади – иҗтимагый оешмасы инициативасы һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты булышлыгы белән 2013 елның 22 ноябрендә Самара шәһәренең Литвинов исемендәге мәдәният сараенда туган тел укытучыларын хөрмәтләү була. Өлкәнең татар, башкорт, чуаш, мордва һәм рус мәктәпләре укытучыларына багышлана бу бәйрәм. Бәйрәмнең темасы: “Туган телне үстерү һәм саклап калу – илебезнең киләчәктәге мәдәнияте һәм тарихы”. Бәйрәмдә әйдәп баручы педагоглар, ветеран укытучылар катнашачак.

Барлык мәктәпләр арасыннан, “Яктылык” мәктәбе аерым игътибарга лаек дип уйлыйм. Аларның эш тәҗрибәсе өлкәбездә генә түгел, ә чит төбәкләрдә дә милли мәктәпләрне торгызуга этәргеч булып тора.  Укытучылар коллективы югары профессиональ дәрәҗәгә ия. Укытучылырның һәм укучыларның тырышлыгы белән алар быел Россиянең 100 иң яхшы мәктәпләре исемлегенә керде.

Төрле олимпиадаларда катнашып призлы урыннар яулаган мәктәп, танылуга иреште. Балаларын милли мәктәптә укытырга теләүче ата-аналар саны елдан- ел арта. Өлкәбездә бер генә бәйрәм дә бу мәктәп укучыларыннан башка үтми диярлек. Минемчә, “Яктылык” мәктәбе үрнәгендә киләчәктә шәһәребездә тагын бер татар мәктәбе ачылыр.

“Яктылык” мәктәбе коллективы белән без бик җылы мөнәсәбәттә. Бергәләп бәйрәмнәр үткәрү тәҗрибәбез дә бар. Алар һәрвакыт үзләренең профессиональлекләре һәм эш сөючәнлекләре белән аерылып торалар. Югарыда әйтелгәннәрне куәтләп, “Яктылык” мәктәбенә зурдан – зур уңышлар телим һәм 22 ноябрьдә Самара шәһәренең Литвинов исемендәге мәдәният сараенда көтеп калам.

Фикерләр

  1. “Яктылык” мәктәбе укучысы

    Фәхретдин Бәдретдинович, рәхмәт Сезгә!

  2. Без

    Яктылык” мәктәбе чыннан да игътибарга хэм ихтирамга лаек.

Фикер калдыру