“Укучыларыма җиткерәм йөрәк хисләрем”

КатегорияКамышлы районы, Өлкә татарлары
Автор Администрация сайта

Самараның “Азан” мөселман газетасы редакциясендә Камышлы районының Яңа Яр­мәк авылында яшәүче мил­ләттәшебез Гөлсинур Гафу­рова-Рәхмәтуллинаның “Йөрәк хисләрем” дип аталган 100 битле шигырьләр җыентыгы 120 данә белән дөнья күрде.

Якыннарына, туганнарына, авылдашларына багышлап язылган шигырьдә автор үзенең уй-фикерләрен, ки­че­решләрен, күңел хисләрен укучыларга җиткерә. Табигатьне бик тә нык яратучы кеше буларак, Гөлсинур Гафурова шигырьләренең күбесен туган авылы табигатенә: челтерәп аккан чишмәләргә, шаулап үсеп утырган талларга, моңлы итеп сайраган сандугачларга, аланнарны, кырларны бизәп үскән матур чәчәкләргә, урманнарда кызарып пешкән җиләкләргә багышлый.

Авторның мәхәббәт турындагы иҗат җимешләрен дә йотлыгып укыйсың. Ә китапның “Уйлар, хисләр дөньясында” дип аталган бүлегендәге ши­гырьләрне укыгач, тормыш кыйммәтләре, актуаль проблемалар, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр турында уйлана башлыйсың. Ата-аналарны хөрмәт итү, ярату, балаларны рәнҗетергә, ташларга ярамау, ветераннарны ихтирам итеп, искә алу, югалып баручы авыл гореф-гадәтләре турында да яза Гөлсинур ханым.

Балалары-оныкларына, якыннарына, туганнарына багышланган шигырьләр дә туганлык хисләре турында уйланырга мәҗбүр итә. Ирексездән күңелдә, ә мин үз якыннарымны шулай хөрмәт итеп, яратып, аларга тиешле игътибар бирәмме икән, дигән уйлар туа.

Ә инде аның “Туган ягым – яшел бишек” дип аталган бүлегенә башың белән чумып, һәр шигъри юлны кат-кат укыйсың. Туган ягына шулкадәр мәхәббәт тойган, аның табигатен, үзенең авылдашларын шулкадәр сөйгән кешегә сок­ланмый мөмкин түгел.

Кечкенә генә форматтагы, матур итеп бизәлеп эшләнгән китап үзенең бай тематикасы, тирән эчтәлеге белән укучыны үзенә җәлеп итә. Гөлсинур Гафурова-Рәхмәтуллина, чын күңеленнән язган ши­гырьләре укучыларның күңе­лендә тиешле урын алыр, дип өметләнә.

 

Миләүшә ГАЗИМОВА

Бердәмлек

Фикер калдыру