Укыган догалар кабул булсын!

КатегорияТөп яңалыклар, Өлкәбездәге дин
Автор Администрация сайта

Самараның Җәмигъ мәчетендә укылган Рамазан гаете намазына килгән халык саны бу юлы бик күп булып, мәчетнең бинасы да, зур йорты да мөселманнар белән тулды. Мәчеткә сыймаганнарына намаз укырга уңай булсын өчен, алдан ук зур-зур рулон кәгазьләр әзерләп куелган иде. Ә мәчеттә намаз укучыларның һәрберсенә бушлай целлофан пакетлар таратылды. Элек аяк киемнәрен ишегалдында калдырып, югалтучылар булганлыктан, хәзер аны үзең белән алып керергә мөмкин булды. Гади генә хезмәт, ә нинди уңай!

Кайгыртучанлык күрсәткән мәчет әһелләренә рәхмәтләр укый-укый, мөселманнар Гает намазына бастылар. Быел халыкны бәйрәм белән котларга вице-губернатор Дмитрий Овчинников килгән иде. Ул өлкә губернаторы Николай Меркушкинның Рамазан гаете уңаеннан җибәргән котлау сүзләрен җиткереп, бөтен эшләребездә дә уңышлар теләде. 

Самара өлкәсе мөселманнарының Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллинның да вәгазе бик эчтәлекле булды. Ул балаларыбызны тәүфыйклы итеп тәрбияләү тиешлеге турында бик эчтәлекле итеп сөйләде.

Бәйрәм намазыннан соң сафланган халык өйләренә таралышты. Рамазан гаетендә барыбызның да кардәшлек-туганлык хисләре яңара бит. Рәхәтләнеп кунакка йөрешергә, бер-беребезгә кадер-хөрмәт күрсәтергә, авыруларның хәлен белеп, ярдәм итәргә, саваплы эшләр эшләргә ашыгыйк, туганнар!

Хәмзә МОРТАЗИН.

“Бердәмлек”.

Автор фотосурәтләре.

Мөфти Талип хәзрәт ЯРУЛЛИН һәм вице-губернатор Дмитрий ОВЧИННИКОВ.

 

Фикер калдыру