Укытучыларга һәм табибларга бүләк алу тыела!

КатегорияИл һәм дөнья хәбәрләре, Кызыклы мәгълүмат, Төп яңалыклар
Автор Администрация сайта

Buket-rozovyh-gortenzij-mРоссиядә табиблар, укытучылар, төбәкләрдәге дәүләт органнары һәм муниципалитетлар карамагындагы оешмаларның башка хезмәткәрләренә, чәчәк һәм канцелярия продукциясеннән тыш, теләсә нинди бүләк кабул итеп алуны тыярга телиләр.

Россия хөкүмәте ноябрь ахырында Дәүләт Думасына шундый закон проекты тапшырган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Моннан тыш, дәүләт корпорацияләре тарафыннан булдырылган һәм контрольдә тотылучы оешма хезмәткәрләренә карата коррупциягә каршы яңа стандартлар кертү күздә тотыла. Бүген мондый нормалар федераль хезмәткәрләргә карата гына кулланыла.

Хәзерге вакытта Гражданнар кодексы нигезендә сәламәтлек саклау, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренә хезмәт вазифаларын үтәүгә бәйле рәвештә 3 мең сумнан кыйммәтрәк торган бүләкләрне кабул итеп алырга ярамый.

Хәер, Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт хезмәткәрләренә бүләкләрне алу гына түгел, бирүне дә тыюны планлаштыра. Ведомство башлыгы урынбасары Алексей Черкасов шулай дип әйткән. Бу турыда ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Алексей Черкасов сүзләренчә, министрлык әзерләгән закон проекты 30 ноябрьдә Дәүләт Думасына кертелгән инде.

– Дәүләт хезмәткәрләренә тиздән бүләкләрне алу гына түгел, төрле бүләкләр бирү дә ярамаячак дип өметләнәм, – дигән министр урынбасары.

Документны әзерләү сәбәбе итеп, Черкасов бүләкләр алуны тыю белән 3 меңнән арзанрак бүләк бирелергә мөмкинлек арасында каршылык булуын әйткән. Закон кабул ителгәндә, ул бетереләчәк.

 

http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/ukytuchylarga-m-tabiblarga-blk-alu-tyela

 

Фикер калдыру