Ул бөтен гомерен мәктәпкә багышлады

КатегорияКотлаулар, Шентала районы, Өлкә татарлары
Автор Администрация сайта

Самара төбәге татарларының күренекле шәхесләренең берсе – бөтен гомерен милли мәктәпкә, туган телебезне саклауга
багышлаган, күп еллар “Бердәмлек” газетасының хәбәрчесе булып эшләгән Минзакир Шакир улы Нуретдиновка 20 июньдә 85 яшь тулды.

Хөрмәтле Минзакир ага!

Сез инде хәзер безнең белән эшләмисез дә, очрашуларыбыз да бик сирәк, ә шулай да без сезне үзебезнең коллективта “бердәмлек”леләр арасында кебек тоеп яшибез. Юк-юк та, газетабыз битләрендә хал-кыбызны, туган телебезне саклау кирәклеге турында сез язган мәкаләләр күренгәләп тора.

Сез башкача булдыра да алмыйсыз, чөнки бөтен гомерегезне мәктәпкә, балала-рыбызны милли рухта тәрбияләү эшенә багышладыгыз. Камышлы татар педучилищесын һәм Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлап, Шенталы районының Денис авылында – туган ягыгызда башта башлангыч, аннары югары сыйныф укучыларын укытканнан соң, озак еллар өлкә укытучыларының белемнәрен камилләштерү инсти-тутында милли мәктәпләр эшен оештыруда җаваплы белгечләрнең берсе булып эшләдегез. Лаеклы ялга чыккач та, халкыбызга хезмәт итүегезне дәвам иттегез. “Бердәмлек”тә хәбәрче, хатлар бүлеге мөдире булып эшләү дәверендә сез, тәҗрибәле укытучы буларак, яшь буынга әхлакый тәрбия бирү, туган тел белән горурлану, милли гореф-гадәтләребезне саклау кирәклеге турында бай эчтә-лекле мәкаләләр яздыгыз һәм әле дә язасыз.

Без Сезне, күренекле милләттәшебезне, олы    юбилеегыз белән котлап, хәерле гомер, яңа иҗади уңышлар, гаилә иминлеге телибез.

Иң изге теләкләр белән

“Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре.

Фикер калдыру