Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен бел

КатегорияИл һәм дөнья татарлары, Челно-Вершинский район
Автор Администрация сайта

Минем туып-үскән җирем – Челно-Вершины районындагы Хөсәен (Благодаровка) авылы. Аннан китүемә бик күп еллар үтте инде. Хәзер анда якын туганнарым да юк диярлек. Ләкин вакыт һәм мөмкинлек булу белән авылыма кайтып килергә тырышам, чөнки биредәге зиратта әби-бабай, әтием Якуб, абыем Ситдыйк һәм башка туган-тумачаларым җирләнгән. Аларның каберләрен зиярәт итү, чистарту, тәртипкә китерү – исәннәрнең изге бурычы бит.

Быел соңгы кайтуымда исем-акылым киттеп торды: урамның ике ягында да чүп үләннәре арасыннан җимерелергә, ишелергә торган өйләр яисә йорт урыннары гына күренә. Кыскасы, авылым “үлеп” бара икән.

Якыннарым мәңгелек урын тапкан зират та шундый ташландык хәлдәдер инде, дип уйлаган идем.

Мәңгелек йортка якынлашуга дөнья яктырып киткәндәй булды: зиратыбыз яшел койма белән әйләндереп алынган, тәртипкә китерелгән. Шушы изге эшне оештырган, башкарган кешенең үзен дә очраттым.

Мин аңа чын күңелемнән рәхмәтләремне әйттем һәм аның турында “Бердәмлек”кә язачагымны белдердем. Ләкин бу изге кеше (башкача әйтә алмыйм) моңа каршы төште. Аллаһы Тәгалә белгәч, шул җиткән безгә, диде.

Зиратны тәртипкә китерүдә кемдер акчасы, кемдер хезмәте, кайсысы сүзе белән ярдәм иткән. Бу изге эшкә өлеше кергән һәркемгә Аллаһыдан кайтсын, тормышлары уң булсын. Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен бел сүзләренең мәгънәсен онытмагач, киләчәккә өметебез бар икән әле.

Әминә МОРТАЗИНА (ШӘРИПОВА)

Самара шәһәре

Бердәмлек

Фикер калдыру