Ураза аенда дини гыйлем яхшы үзләштерелә

КатегорияДини кызыклы мәгълүмат
Автор Администрация сайта

Азнакай мөселманнары Рамазан аен зур түземсезлек белән көтеп алды. Изге айда башкарылучы барлык хәерле гамәлләргә өстәп, Азнакайда ата-аналар инициативасы белән, мәчеттә балаларны укыту да оештырылды.
Рамазан аенда Татарстанга Төркия мәмләкәтенең Трабзон шәһәреннән махсус килгән Коръән-хафиз Исмәт Айдын 10-15 балага Коръәнне тәҗвит һәм мәкам белән матур итеп укырга өйрәтте, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте.
Дин гыйлемен үзләштерергә теләгән Азнакай балалары Ураза ае дәвамында Бәкәра сүрәсеннән бер битне тәҗвитләп укырга өйрәнделәр. Укыганда ясалган хаталарын Исмәт абыйлары белән бергә төзәттеләр. Алар шулай ук намазда укылучы кыска сүрәләрне һәм догаларны ятладылар.
Беренче көннәрдә балаларга белем бик авыр бирелсә дә, берничә көн үтүгә алар ярыша-ярыша укый башладылар. Укытучылары бик таләпчән, ләкин гадел булып чыкты: төзәтәсе урында төзәтеп, яхшы өйрәнеп килгән өчен хуплап, һәр баланың күңелен күтәрергә тырышты. Ата-аналар да мондый дәресләр булудан бик канәгать калды. Интенсив рәвештә укыту бик файдалы булуга тагын бер кат инандык, ди алар.

Балаларның уку дәрәҗәсе күзгә күренеп яхшырды. Рамазан ае тәмамлангач та, Коръәнне өйрәнүне һәм ятлауны дәвам итергә ниятли балалар.

intertat.ru

Фикер калдыру