Ураза бәйрәме котлы булсын!

КатегорияКотлаулар
Автор Администрация сайта

Барлык мөселманнарны Ураза гаете белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Ураза ае тәмамланды, ә олуг Рамазан йөрәкләребездә озак сакланыр. Әлеге изге ай дәвамында мөселманнар аеруча ихласлык белән күрсәткән шәфкатьлелек һәм гаделлек, түземлек һәм җаваплылык, камиллек һәм тәкъвалык кебек гомумкешелек кыйммәтләре югалмас. Иманым камил, Рамазан аеның игелеге һәм мәрхәмәте киләчәктә дә көндәлек тормышыбызны бизәр.
Әлеге бәйрәм көнендә барыгызга да сәламәтлек, бәхет, игелек һәм иминлек телим! Сезне һәм якыннарыгызны Аллаһы Тәгалә үзе сакласын! Ураза гаете мөбарәк булсын!

Самара шәһәр “Ак бәхет” иҗади-иҗтимагый оешмасы рәисе

Р.Р.НУРЕТДИНОВА.

Фикер калдыру