Ураза тәмам – ишекләр ябыламы?

КатегорияИл һәм дөнья татарлары, Илдәге һәм дөньядагы дин, Кызыклы мәгълүмат
Автор Администрация сайта

Изге Ураза ае бетеп, Гает бәйрәмен уздырып җибәрдек. Республиканың күпчелек мәчетләрендә ай буе тәравих намазлары укылды. Тик, сер түгел, изге ай тәмамлану белән гыйбадәтханәләрдә халык саны кими башлый. Хәтта атнага бер тапкыр – җомга көннәрендә генә эшләүчеләр дә юк түгел. Имам-хәзрәтләр моңа юл куймас өчен нәрсә эшләргә җыена?

Ураза гаете көнендә Казандагы Кол Шәриф мәчетенә җыелган халык сыймады. Башка гыйба­дәтханәләрдә дә шулай булган диләр. Шәһәр мәчетләрендә әле җомга көнне дә кеше аз булмый. Ә авылларда бабайлар гына утырып кала. Сер түгел, иман йортына елга ике генә мәртәбә баручылар да байтак бездә. Бу мәсьәләдә фикерләр байтак. Берәүләр әй­түенчә, замана кешесе бүген тормыш куа, аның гыйбадәтханәгә барырга вакыты юк. Икенчеләр исә дин әһелләренең халык белән эшли белмәвен әйтә. Тегесендә дә, монысында да, башка фи­керләрдә дә халык бардыр анысы. Тик шунысы да хак: авыл мәчетләренә йозак эленә, ә шәһәрдәгеләрендә вәгазь русча сөйли башлыйлар икән – анысына замана да, имамнар да гаепле түгел. Инде нишләргә?

Илдар Баязитов, Татарстан мөфтие урынбасары:

– Мәчет салып куеп кына авылны динле итеп булмый. Анда йөрүче бар икән, ул авылның исәнлеген, киләчәген күрсәтә. Мәчеткә йозак эленү-эленмәү имамнан тора. Имам үзе дә биш вакыт намазга мәчеткә йөрергә тиеш. Аларның вазыйфасы – Аллаһ ризалыгы өчен кешеләрне мә­четкә чакыру. Шөкер, соңгы вакытта яшьләр дә дингә тартыла башлады. Моның өчен республика күләмендә зур эшләр башкарыла. Укытулар, төрле чаралар уздырыла. Күп кенә белемле яшьләребез динне үстерү өчен районнарга да кайтып эшли. Моңа мисал итеп Чирмешән районын алып була. Яшь кенә Кәбир хәзрәт Ханов мөхтәсиб ярдәмчесе булды. Шул көннән башлап районда күзгә күренерлек эшләр башкарыла. Ул халык белән очрашып, аларны дин юлына басарга чакыра. Райондагы барлык чараларда катнашып, кешеләргә дин сабаклары бирә. Эшенең уңай нәтиҗәләре дә күренә – халык мәчетләргә килә башлаган.

Гыйльфан Гыймадиев, Апас районы, Заготзерно бис­тәсе имамы:

– Бистәдә торгач, мәчеткә халыкны җыю авыр. Гает бәй­рә­мендә дә кеше аз булды. Барысы да туган якларына кайтып китә. Әмма шулай да җомга намазларын калдырмыйбыз. Ураза аенда да тәравихны укыдык. 81 яшьлек авылдашыбыз Җәүдәт Хәбибул­лин бер көн уразасын да калдырмады, тәравихка да йөрде. Менә шундый өлкәннәребез барыбызга да үрнәк булып тора. Җомгага 15 кеше җыелабыз. Мәчет манарасыннан азан әйтмичә калган юк. Үзем булмасам, бу эшне мәзин башкара. Кешене дингә тарту авыррак. Мәктәпләргә барып, балалар белән очрашып дин турында вәгазьләр сөйлибез. Кешенең үз күңелендә булырга тиеш. Өч тапкыр дингә чакырып та кил­мәсә, бу кешене башка үгетләргә кирәкми, диелә бит. Кызганыч, бездә халык ниндидер күңелсез очрак килеп чыккач кына мәчеткә бара.

Нәкыйп Сәгыйров, Мамадыш районы, Түбән Яке авылы имамы:

– Мәчеткә кешене Аллаһы Тәгалә кертә. Беркем дә куалап кына мәчеткә китерә алмый. “Ана сөте белән кермәгән – тана сөте белән кермәс”, – диләр бит. Дингә хөрмәт, иманлы булу иң элек гаиләдәге тәрбиядән килә. Иманлы кешедән генә иманлы бала туа. Диндә өндәү бар, әмма көчләү юк. Шунлыктан без үз мисалыбыз бе­лән калган кешеләрне тәрбия­ләргә тырышабыз. Авылыбыз уртасындагы мәчеттә көнгә биш тапкыр намаз укыйбыз. Теләгән һәр кеше өчен мәчет ишекләре ачык. Кайчак мәчеткә исерек хәлдәге кеше дә килеп керә. Намаз беткәнче тыңлап утыра, без аңа бер генә сүз дә әйтмибез. Аллаһы Тәгалә шулай йөртә аны. Өлкәнрәк кешеләрне мәҗлес вакытларында, ашларда мәчеткә чакырабыз. Килгәне килә, килмәгәне юк инде. Ниш­лисең, кеше гомерен гыйбадәт белән уздыруга караганда, дөнья малы артыннан кууны артык күрә бүген. Тик соңгы юлга без бары тик үзебез белән иманыбызны гына алып китә алабыз. Шуңа күрә яшь буынга дини тәрбияне бирергә тырышабыз. Балаларыннан күреп, дога өйрәнгән өл­кәннәребез дә бар безнең.

Ильяс Халиков, дини җыр­лар башкаручы:

– Мәчетләргә Ураза аенда чынлап та кеше күп килә. Аллаһы Тәгалә, Рамазан аенда шайтаннарны богауда тотармын, дигән бит. Ә аннан соң кеше тискәре фикерләр белән яши башлый. Кеше үзеннән-үзе мәчеткә тартыла. Аннан нур ала. Һәм шул нур белән йөри дә. Икенче төрле әйткәндә, телефонга зарядка алган кебек. Кемнеңдер ул тиз бетә, ә кемнекедер озакка җитә.

Кайчан тотыйм икән?

Рамазан аенда ураза тота алмадым. Әлеге көннәрне каплар өчен соңыннан тоташ яки өзеп ураза тотарга кирәк дип ишеткән идем. Кайчан тотыйм икән?
Сәлимә.

Чаллы шәһәре

Ибне Гомәр әйтүенә караганда, Пәйгамбәр (с.г.в): “Сез каза уразасын тоташ яки өзеп тота аласыз”, – дигән. Мөхәммәт ибн әл-Мөккадыйрнең хәбәр итүенчә, Пәйгамбәрдән (с.г.в): “Каза уразасын тоташ тотаргамы, әллә өзеп тә ярыймы?”– дип сораганнар. Ул: “Анысы синең эш. Әгәр кешенең бурычы бар икән, ул бурычын бүлеп-бүлеп бирә ала. Шулай булгач, каза уразасын өзеп тотуны да Аллаһы кабул итә”.

Каза уразасын ел дәвамында теләсә кайсы айда тота аласыз. Кем каза уразасын икенче Рамазан аена кадәр тота алмый, ул яңа Рамазанда яңа уразасын тотарга, ә каза уразасын соңыннан тотарга тиеш.

Мондый кичектерү хупланмый. Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай ди: “Аллаһыга гөнаһлы булудан сакланыгыз”.


Ватаным Татарстан
№ 106 | 24.07.2015

Фикер калдыру