Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк

КатегорияӨлкә татарлары, Өлкәбездәге дин
Автор Администрация сайта

Камышлы районының Иске Ярмәк авылы мәчетендә менә унтугыз ел инде имам-хатыйб булып Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘД-КӘРИМ эшли. Ул шулай ук Кләүле һәм Камышлы районнары мөселманнарының мөхтәсибе дә бит әле. “Бердәмлек” газетасының үз хәбәрчесе аның белән очрашып, дин эшләренең торышы, киләчәккә планнары турында сүз алып барды.

- Хәзрәт, мәчетегезгә җомга намазына шактый күп кеше йөри икән. Сез үзегез бу турыда ни әйтер идегез?

- Әлхәмдүлиллаһи шөкер, намазга төрле яшьтәге кешеләр килә.Шулар арасында яңа гына лаеклы ялга чыккан ир-атлар да, хатын-кызлар да, яшүсмерләр һәм балалар да бар. Кайберәүләр мәчеткә җаныма тынычлык алыйм, борчу-мәшәкатьләремне онытыйм әле, дип тә киләләр. Әйе, Аллаһы Тәгалә йортына килеп гамәл кылгач, күңелләр нечкәреп, калебләр чистарып, пакьләнеп киткәндәй, авырулар онытылгандай була. Ә һәр мөселман бәндәсенең шулай ислам динебезгә буйсынуын күрү әйтеп бетергесез зур шатлык хисе тудыра.

- Имамлык итүдән тыш сез тагын ниләр белән шөгыльләнәсез?

- Сүземне ерактан ук башлыйм әле. Ярмәк авылы тарихы, архив мәгълүматларына караганда, 1737 елга барып тоташа. 1750 елда биредә беренче мәхәллә оештырыла. Указы булмаса да, бу эшне иң беренче Исмәгыйль хәзрәт башлап җибәргән.

Ә менә күптән түгел генә кулыбызга Ярмәкнең җир – тарханлык язуы килеп керде. Ул Казан ханы Мөхәммәд Әмин тарафыннан 1516 елда авылыбызга нигез салучы Ярмөхәммәтнең бабасы Асылхуҗага бирелгән булган. Тарихыбызны раслаучы бу кәгазь Казанның тел, әдәбият һәм тарих институтында сакланган. Аллаһы насыйп итсә, без шушы рәсми кәгазьнең күчермәсен алып кайтырга җыенабыз.

Мәшһүр тарихчы, галим, язучы Нурулла Гарифның “Казан ханлыгы” дип аталган тарихи китабында да Ярмәк авылына кагылышлы шушы шәҗәрә урнаштырылган. Тарих битләренә күз салсак, Ярмөхәммәт бирегә килеп төпләнгәнче үк биредә Юкәле тау башында 125 йортлы башкорт авылы булган. Тирә-юньне күзәтеп тору өчен, агачтан ясалган биек манара булганлыгы да билгеле. Ә Ярмөхәммәт бирегә килеп яши башлагач, башкалар да шул булачак Ярмәк авылына күченеп нигез корганнар. Бу урын урман-күлләргә бик бай була. Күлләрнең саны гына да сигезәү булуы ачыкланды. Әрәмәлекләрдә аюлар, төрле киек кош-кортлар яшәгән.

Нәкъ шул вакытларда патша хөкүмәтенең Россиядә бер дин – православие дине генә калдырырга кирәк, дигән указы чыга. Әгәр православие диненә күчмәсәң, алпавыт була алмаячаксың, дигән үгетләүләргә риза булмый Ярмөхәммәт. Шуннан соң аның җирләре тартып алына, һәм башта ул бүгенге Татарстанның Шөгер төбәгенә күченеп китәргә мәҗбүр була, аннан соң Башкортостандагы Ярмәкәй авылына барып урнаша. Анда башкорт алпавытының кызына өйләнгәннән соң, аңа җир бүлеп бирелә. Ярмәкәй авылы тора-бара район үзәгенә әйләнә.

Моннан егерме биш еллар элек безнең Ярмәк авылына Башкортостаннан композитор Расих Ханнанов концерт бригадасы белән килеп киткән иде. Шул чакта ул уртак авылдашыбыз – Ярмөхәммәт “Ярмәклеләр тарихы” дип аталган китап та бүләк итеп калдырды. Шулай итеп, безгә Ярмөхәммәтнең бабасы Асылхуҗаның “Шура” журналында дөнья күргән шәҗәрәсе килеп эләкте, һәм Ярмөхәммәтнең Башкортостанның шул Ярмәкәй авылында гаилә коруы да билгеле булды.

Киләчәктә шушы мәгълүматларның барысын да бергә туплап, Аллаһы насыйп итсә, аерым китап итеп бастырырга уйлап торабыз. Тагын шунысы да безгә мәгълүм: Ярмөхәммәтнең бик якын туганы Нәдир Уразмәтов та (Асылхуҗаның оныгы) башта Сергиевскида яшәгән, аннан соң Камышлыга күченгән. Ул беренчеләрдән булып биредә нефте промыселы ачкан. Ә инде Октябрь революциясеннән соң аның байлыгы тартып алынгач, ул Татарстанга күчеп китәргә мәҗбүр була.

Без бүгенге көндә Татарстанда яшәүче тарихчы Роза ханым Сәлмәнова белән хәбәрләшеп торабыз. Ул безгә Ярмәк авылы һәм төбәгебез тарихы буенча күптөрле мәгълүматлар туплауда зур ярдәм күрсәтте.

Богырыслан шәһәре музеенда да безнең элекке Юкәле тау авылыннан табып алынган җиз казан, колчедан, башка бай тарихи әйберләр һәм мәгълүматлар саклана икән.

1997 елда гына Ярмәкнең 260 еллыгына “Иске Ярмәк авылы тарихы” дип аталган кечкенә җыентык бастырган идек. Хәзер менә яңа табылган материалларны өстәп, күп фотосурәтләр белән баетып, 1000 данәдә яңа китап чыгарырга ниятләп торабыз. Самараның “Ислам-Нур” газетасы баш мөхәррире Фәрит Ширияздановка рәхмәтлебез, ул безгә бу эшне башкаруда зур ярдәм итә. Авылыбызның данлыклы Себер ханы – Күчем хан нәселе белән бәйләнеше бар.

Танылган татар язучысы Фәйрүзә Бәйрәмова озак эзләнүләрдән соң Себер ханы Күчем турында тарихи китап язган. Ул ханның нәсел шәҗәрәсен дә алып кайткан икән. Ә Тобольск шәһәрендә гомер итүче Әбдел Мәҗит хәзрәттә Күчем ханның Чыңгыз ханнан башлап, кәҗә тиресенә язып калдырган нәсел шәҗәрәсе булуы билгеле. Без аны да үзебезгә кайтара алсак, бу безнең өчен тагын бер өстәмә мәгълүмат булыр иде.

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, диләр бит. Аллаһының кодрәте зур шул аның, әнә ут чыгып, башка авылларның рәсми кәгазьләре янып югалган, ә Ярмөхәммәтнең җир язуы сакланып калган. Бу тарихи мирасны дәвам итү безнең төп бурычыбыз һәм төп максатыбыз булырга тиеш. Авылыбызда әле 15нче гасырда басылган китаплар да сакланган. Киләчәктә Ярмәктә музей ачып, бөтен тарихи истәлекләрнең гомерен тагын да озынайтырбыз, дип өметләнәм.

Мәчет эшләренә килгәндә, без ветераннар, шәфкатьлелек оешмалары, мәктәп белән бергәләп, үзара ярдәмләшеп яшибез.Ватанны саклаучылар көнендә, Җиңү көнендә сугыш һәм хезмәт ветераннарын чакырып, мәчет каршындагы мәдрәсә бинасында мәҗлесләр үткәрәбез. Биредә сугыш елларында ятим калган кешеләр дә катнаша. Аларның барысы да канәгать калып, рәхмәтләрен җиткергәндә, күзләрендә яшь бөртекләре җемелди. Мәүлид, корбан, ифтар мәҗлесләре үткәрү дә безнең матур традициябезгә әйләнде.

Казанда татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасын җитәкләүче Әлмира апа Әдиятуллина тарафыннан Казанда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән мөселман балалары катнашында үткәрелгән “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” дип аталган дини һәм милли конкурста без дә катнаштык.

Ә Самарада үткәрелгән дини чарада катнашып, Камышлы районы авылларыннан килгән унҗиде баланың унысы диплом алып кайткан иде. Малайзия тележурналистлары Казанда бөек татар халкының тормышы турында кинофильм төшерделәр. Шуның җиде бүлегенең алтысы Татарстан турында булса, бер бүлеге Самара өлкәсе татарларына багышланган иде. Самара өлкәсе татарларының даны Малайзиягә кадәр барып җитүе – безнең өчен бик зур шатлык һәм куаныч, әлбәттә.

Казанда, Уфада үткәрелгән күп чараларда да катнашып, шулай ук дәрәҗәле исемнәргә лаек булдык.

Әңгәмәдәш – Нурсинә ХӘКИМОВА.

“Бердәмлек”.

 

Фикер калдыру