Үткәннәргә кире кайту, яки Карабикол авылының тарихи мәчете турында

КатегорияӨлкәбездәге дин
Автор Администрация сайта

Ислам динебезгә, татар милләтенә бетү куркынычы янаганда, Шенталы районының Карабикол авылында яшәүче милләттәшләребез сөйләвенчә, биредәге мәчетне саклап калуда мукшы (эрзя) халкының өлеше бик зур була. Чөнки, аның манарасын кисәргә, дип килгән куштан активистларга каршы алар сәнәк-көрәк күтәреп каршы чыкканнар. Авылда чиркәү юк, хәзер инде тарихи мирас буларак яшәп килгән мәчетсез дә калдырырга телисезме? Шушы сүзләрдән соң районнан килгән активистларга кире борылып китәргә туры килгән. Мукшы халкының батырлыгына, безнең динебезне хөрмәт итүенә ничек сокланмыйсың, ди инде. Алар бит татар халкын шушы бәрелешкә чыгармаганнар.

- Сез күренеп йөрмәгез монда. Без христиан динен тотучы буларак, алар безгә каршы килмәсләр, – дип бу мәсьәләне кан коюсыз гына хәл итә белгәннәр.

Менә шушы ике милләт вәкилләре әле дә бертуганнардай уртак тел табып, бергә, бер авылда яшәп яталар.

Ә мәчет тарихына күз салсаң, аның башы якынча 1909 елга барып тоташа. Ә 2005 елда биредә туып-үскән танылган эшкуар Фоат Габделәхәт улы Гарифов сап-сары нарат бүрәнәләреннән өр-яңа мәчет бинасы төзеп куйды.

Мәчеттә имамлык иткән муллалар чылбыры гел алмашынып кына торган. Аның хәзерге имамы Хәлфетдин Закир улы Әхмәдиев аларның барысының да исемнәрен белә. Миңнегасыйм, Минәхмәт, Галәветдин, Кәшиф, Сәлимгәрәй бабайлар имам буларак, озак еллар дәвамында һәркайсы авыл халкын дингә өндәгән. Бүген Хәлфетдин хәзрәт үзе дә олыгаеп бара инде. Шул сәбәпле ул Мияссәр ага Гаделшинны шушы изге эшнең серләренә өйрәтә башлаган. Мияссәр ага бик тә диндар кеше, бишвакыт намазларының берсен дә калдырмаска тырыша.

- Яхшы алмаш булыр дип өметләнәм, - диде Хәлфетдин хәзрәт аның турында.

Сөйләшеп утырганда, Хәлфетдин хәзрәттән авыл мәчетенең ябылу-ябылмавы турында сорагач, ул:

- Мин кечкенә чакта әтиләребез орлыкка дигән ашлыкны мәчет бинасына салгалап торсалар да, биредә беркайчан да гыйбадәт туктатылмады, ашлык тирәсенә тезелеп утырып булса да мәчеткә йөрүчеләр намазларын укыйлар иде.

Миңнегасыйм бабай имамлык итәргә керешкәнче, мәчеттә мулла булмый торган вакытта да, авыл халкы ислам диненнән бизеп, мәчет ишегенә йозак элеп куймады, бина, әрәмәдә утын хәзерләп, мичен ягып җылытыла иде. Без, балалар да, бик теләп, өлкәннәргә ярдәм итә идек.

Сугыш елларында да биредә хәер-дога күп кылынды. Әлхәмдүлилләһи шөкер, өлкәннәр безне динле дә, денле дә итеп тәрбияләделәр. Без хәзер олыгайдык инде. Тик шунысы эчне пошыра, хәзерге яшьләребез мәчеткә килеп, биш вакыт намаз укырга ашкынып тормыйлар шул. Күбесе пенсиягә чыккач, намазга басарбыз, диләр. Җомга намазына барлыгы 5 – 6 кеше генә йөри. Минемчә, ял көннәрендә булса да, килеп намазга бөгелергә мөмкин бит, - дип борчулы уй-фикерләре белән уртаклашты.

Әйе, аның белән килешми мөмкин түгел, чөнки дини китапларда: “Намаз уку – бәхет ул”, “Намаз ул – исламның башы”, диелгән бит. Кызганыч, кайчагында без дөнья куа-куа шул турыда онытыбрак җибәрәбез шул.

Ә Карабикол авылының тарихи мәчетенә килгәндә, аның даны бик еракларга таралган. Озак еллар мәркәзебез Казанда яшәп, “Идел” журналында хәбәрче булып эшләгән, бүгенге көндә лаеклы ялга чыгып, туган авылына кайтып, өлкән яшьтәге әнисен тәрбияләүче каләмдәшем Гөлсирә апа Гайнанова түбәндәгеләрне сөйләде:

- 1992 елның июль аенда Камал театрында “Казан утлары” журналының 80 еллык юбилей тантанасы уздырылды. Хөрмәтле кунаклар бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелеп, милли басмабыз тарафына котлаулар юлладылар, бүләкләрен тапшырдылар. Шулар арасында танылган рәссам Канәфи ага Нәфыйков та бар иде. Ул журналның баш мөхәррире Равил Фәйзуллинга үзенең картинасын бүләк иткәндә: “Бу Карабикол авылы мәчете. Ул йөз ел буе бер дә туктамый халыкка хезмәт иткән, сез дә шулай ук армый-талмый мәгърифәт нурын таратасыз бит”, – диде.

Үз колагыма үзем ышанмыйча, мин янымда утыручы күршеләремнән: “Кайсы авыл мәчете диде?” – дип, кабатлап сорарга мәҗбүр булдым: “Карабикол авылы мәчете”, – дигән сүзләрне ишеткәч, шунда ук торып басып: “Бу минем туган авылым Карабикол мәчете бит!” – дип горурланып, бөтен дөньяга кычкырасым килгән иде. Тәнәфес вакытында Канәфи абыйны эзләп табып, сорашкач, ул миңа әнисенең Денис авылында яшәве, кунакка кайткач, күршедәге Карабиколга да барып, безнең мәчетебезнең рәсемен ясавы турында сөйләп биргән иде.

Бу мәкаләмне язганда мин кайчандыр дөньяда яшәп, үзләреннән соң изге эшләр калдырган кешеләр белән яңадан очрашкан төсле булдым.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

“Бердәмлек”.

 

 

Фикер калдыру