Үткәннәрне барлап яшибез

КатегорияӨлкә татарлары
Автор Администрация сайта

1921 елда корылык булу сәбәпле Идел буйларында коточкыч ачлык булган. Безнең Гали авылын да бу бәла читләтеп үтмәгән. Авылдашларыбыз кем ачлыктан, кем кар астыннан җыелган башакны ашап агуланып үлгән. Кабер казып күмү түгел, мәетләрне җыярга да кешеләрнең хәле булмаган. Авылыбызның тавы буенда чокыр казып, шунда мәетләрне ыргытып барганнар.
Күпләр бәхет эзләп, туган якларын ташлап киткән. Минем Гайнехаят әбием белән Бәдретдин бабам да, 11 баласын ияртеп, Ташкент якларына юл тотканнар. Тик тимер юл вокзалына килеп җитү белән, бабама кинәт начар була һәм шунда җан бирә. Әбием балалары белән кабат авылга кайтырга мәҗбүр була.
Ул елларда балалар күбесе кызамык, чәчәк авыруларыннан үлгән. Әбиемнең дә әллә шул авырулардан, әллә ачлыктан 8 баласы бер-бер артлы бакыйлыкка күчә. Безнең әниебез – исән калган шул ба­лаларның берсе. Ул хәллерәк күршеләренең балаларын караган, аның ике ир туганы да ялчы булып ялланган.
Аларның берсе – Габделбарый 1941 елның июнендә хәрби җыенга чакырыла. 40 көннән кайтам дип киткән абые­быз шуннан турыга сугышка китә һәм хәбәрсез югала. Аның бердәнбер кызы Гәүһәр апа, Аллага шөкер,әле дә исән. Әбиебезнең тагын бер улы – Котдус абый сугыштан исән-сау, күкрәгенә орден-медальләр тагып кайтты. Мәкъшук җиңги белән алар бик матур тормыш кичереп, алты бала үстерделәр. Икесе дә олыгаеп бакыйлыкка күчтеләр.
Әниебез безне, 4 кызын, ялгыз үстереп аякка бастырды. 80 яшен тутырып, безнең арадан киткәненә быел 22 ел булды инде. Без еш кына зиратка барып аның һәм башка туганнарыбызның каберләрен чистартып, карап торабыз. Балаларыбызга, оныкларыбызга ерак әби-бабалары, бакыйлыкка күчкән туганнарыбыз турында сөйләп, гаилә тарихыбызны онытырга бирмибез, үткәннәрне барлап, бүгенгене уйлап, киләчәкне кайгыртып яшәргә өйрәтәбез.
Саимә Морзаханова.
Гали авылы,
Похвистнево районы.

Фикер калдыру