Үзең шуңа риза булгач…

КатегорияИл һәм дөнья хәбәрләре, Кызыклы мәгълүмат
Автор Администрация сайта

news_11280Ирем белән хастаханәдә бер палатада ятты алар. Фидаил операциядән чыккач, бу хатын бер генә минутка да аның янәшәсеннән китмәде. Ул үзен Гүзәлия дип таныштырды. Ирен шулхәтле тәрбияли, аның өчен борчыла, кайтып киемнәрен генә алмаштырып килә дә, тагын ире янәшәсендә утыра. Әйтерсең лә кичә-бүген өйләнешкән пар диярсең.

Кирәк булсам –  шалты­ра­тырсың!

Бер атнадан соң ирнең хәле яхшырды. Ул инде торып утыра, телефоннан сөйләшә, үз куллары белән тотып ашый-эчә башлады. “Бар, кайт, ял ит, кирәк булса үзем шалтыратырмын мин сиңа”, – дип бик озак үгетли торгач кына, Гүзәлия кайтып китәргә риза булды. Гүзәлия кайтып киткәч озак та үтмәде, палатага бизәнгән, ясанган, фырт итеп киенгән икенче бер хатын килеп керде. Палатадагыларга түбәнсетүле генә бер караш ташлады да туп-туры Фидаил янына барып утырды. Шулчак шәфкать туташы керде. Хатын сораштыра башлады: “Нинди укол кадыйсыз? Нишләп ирнең бәй­ләвечләре пычрак?” Шулай бер ярты сәгатьләп утырды да, ярар, китәм әле, кирәк булса – шал­тыратырсың, дип кайтып та китте. Палатада тынлык урнашты. Фида­илдән бик сорыйсы килсә дә, төпченеп тормадык.
Фидаил телефоннан күпме генә: “Килмә!” – дисә дә, Гүзәлия икенче көнне тагын ике кулына зур-зур сумкалар күтәреп килеп керде. Ирнең йөзе шундук ачылып китте. Хатын тәм-томнарын аның тумбочкасына чыгарып куйды. Сыйларга кереште. Пыш-пыш сөйләштеләр, көлешеп алдылар. Мин аскы катка кибеткә су алырга дип төшеп менмәкче булдым. “Миңа да су кирәк иде”, – дип, Гүзәлия дә иярде.

Баскычтан төшә-төшә сөйлә­шеп киттек. Бигрәк матур яшисез икән, сезгә сокланмыйча карап булмый, дидем мин моңа. Хатын башта елмаеп бер карап куйды да, бераз тынып торганнан соң: “Сокланырлык бернәрсә дә юк. Без – сөяркәләр генә шул, – дип көрсенеп куйды. – Менә унҗиде ел инде ике ут арасында яшибез. Ул гаиләсеннән китә алмый, мин исә киләчәге булмаган ярату белән янып яшим”. Димәк, теге ханым Фидаилнең чын хатыны булган, дип әйтүемне сизми дә калдым. “Әйе, – ди Гүзәлия. – Ике балалары бар аларның. Мин Фидаилгә беркайчан да аерыл димәдем. Үзе дә баштан ук, аерыла алмыйм, диде. Нишләтәсең, соң очраштык. Минем дә кызым бар. Фидаилнең кызы ул. 12 яшь тулды быел. Килеп-китеп йөрсә дә, кыз әтисе барлыгына ышанып үсә. Кемнең язмышы ничек бит инде, менә миңа шулай язылган… Хатыны безнең мөнәсәбәтләрне белә. Яратып торганга да ошамаган. Ләкин ирле буласы килү теләге бик көчле. Хәтта сөяркәле ир белән яшәргә дә риза ул. Ишетмәмешкә, белмәмешкә салыша. Фидаил берничә тапкыр китәм дип талпынып карады. Булдыра алмады. Ул хатынны башта элмәктән алдылар, аннары йөрә­ге тотып, урын өстендә күпме ятты. Шул хәлләрдән соң, бәла­сеннән башаяк, дип бу мәсьәләгә кире әйләнеп кайтмадык. Бу гөнаһларым өчен бер җавап бирәсе булыр инде миңа, беләм. Ләкин Фидаилдән баш тарта алмыйм, мин аны го­мер­лек­кә яраттым”, – дип тө­гәл­ләде сүзен Гү­зәлия.
Хастаханәдән чыгарган көнне Гүзәлия күренмәде. Ике улы бе­лән теге ханым гына килде. Берни булмагандай сөйләшеп, әле бер баласына, әле икенчесенә: “Әти­еңә булыш”, “Әтиеңнең кулыннан тот”, – дия-дия чыгып киттеләр палатадан. Ир моңсу кебек тоелды…
Китмә генә…
– Ире белән озак еллар яшәгән хатын картлык көнендә ялгыз калудан курка. Балалар үскән, тиздән аларның үз тормышы башланачак. Хатын-кыз­лар­ның күбесе, иренең сулга йөр­гәнен белсә дә, гаиләсен таркатырга ашыкмый. Күрмәмешкә, ишетмәмешкә салыша, – ди психолог Алевтина Лебедева. – Ха­тын-кызлар гаиләне саклау өчен теләсә нинди корбанга барырга ярый дип саный. Тыштан караганда бу яхшы яши торган гаилә булып күренә. Ә ирнең сөяркәсе, үз чиратында, иртәме-соңмы, ул гаиләсеннән китәр, балалары инде урнашты, хәзер бергә булыр өчен берни дә комачауламый, дип өметләнеп яши. Ләкин ир төгәл карарга килергә ашыкмый. Бу вакыйга елларга сузыла. Ахырдан сөяркә дә, хатын да, ир дә моңа күнегә һәм инде бернәрсәне дә үзгәртәсе килми башлый. Монда кемне гаепләргә, кемне акларга? Бәлки, сулга караганы өчен ирнедер? Ә бәлки, кеше иренә гашыйк булган сө­яр­кәнедер? Ә бәлки, горурлыгын җуеп, барысына да түзеп яшәүче хатынныдыр? Бәлки, ирен тынычлык белән җибәрсә, ул инде әллә кайчан үзенә тиң яр да очраткан булыр иде? Бәлки, сөяркәгә, ирнең өйләнгән булуын белгәч тә, мө­нәсәбәтләрне өзәргә кирәк булгандыр? Нинди дә булса карар кабул итәргә кеше фикере комачаулый бугай. Имеш, туганнар, дуслар, эштәгеләр ни әйтер? Ләкин тормыш кешегә бер генә тапкыр бирелә. Яшәү яме, бәхет, шатлык, якты теләк кебек кү­ре­нешләр кеше фикереннән өс­тен­рәк булырга тиеш. Кеше үз тормышына риза булып яши икән, монда инде кемне дә булса гаепләп булмый. Тормышны төзегән кебек үк, аны үзгәртү өчен дә һәркем үзе җаваплы.
http://matbugat.ru/news/?id=11280

Фикер калдыру