Үзидарә органнары милли тынычлык сагында

КатегорияӨлкә татарлары, Өлкәбездәге дин
Автор Администрация сайта

Самара өлкә Халыклар дуслыгы йортында “Самара өлкәсендә этникара тынычлык һәм гражданнар килешүе булдыруда җирле үзидарә органнары роле” дип аталган фәнни-практик конференция үткәрелде. Аның эшендә бу проблемалар белән яхшы таныш кешеләр – Самара өлкәсе муниципалитетлары җитәкчеләре, Самара өлкә хөкүмәте администрациясе, Федераль миграция идарәсе, Эчке эшләр министрлыгының баш идарәсе вәкилләре, руханилар һәм галимнәр катнашты.

Беренче булып сүз алган өлкә хөкүмәте администрациясенең эксперт хезмәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтә тоту департаменты җитәкчесе урынбасары Дмитрий Холин “Самара өлкәсенең социаль юнәлештә эшләүче коммерция белән шөгыльләнми торган оешмалары” турындагы законның ничек гамәлгә ашырылуы турында сөйләде. Оешманың халыкка социаль ярдәм күрсәтүе исбатланган очракта, аңа өлкә хөкүмәте финанс һәм оештыру эшләре белән ярдәм итә ала. Моның өчен Россия Федерациясе бюджетыннан регионнарга 600 миллион сум акча бүлеп бирелгән, шуның 23 миллион 420 меңе – безнең өлкәгә. Ә оешма үз өстенә алган бурычларны үти аламы, юкмы – бусы инде икенче мәсьәлә.

Өлкә хөкүмәтенең эксперт хезмәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтә тоту департаментының баш консультанты Надежда Осипова өлкәдә үткәрелүче милли сәясәт казанышлары һәм бурычлары турында бәян итте. Ул бигрәк тә Халыклар дуслыгы йорты эшен югары бәяләде. Мондый йортлар күп регионнарда бөтенләй юк, булганнары да бу хәтле күп эшләмиләр икән. Губернатор каршында милләтара мөнәсәбәтләр буенча Совет булдырылган, шундый ук структуралар муниципалитетларда да эшли башлаган. Ел саен милли-мәдәни оешмалар саны ишәя – бүген алар йөздән дә артып киткән инде. Һәр милләт кешесе үз ишләре белән аралашырга, үз халкының милли гореф-гадәтләрен, культурасын саклап калырга омтыла һәм бу бик яхшы күренеш, дип сөйләде баш консультант. Әмма этникара проблемалар да юк түгел. Өлкәдә яшәүче төрле милләт халыклары арасындагы мөнәсәбәтләрне җайлаштыру – илебездә милли куркынычсызлык булдыру шартларының берсе. Хакимият органнары һәрвакыт Россиядә яшәүче төрле милләт халыклары мәнфәгатьләрен исәпкә алып эш итәргә тиеш. Кайвакыт гади социаль аңлашылмаучанлык милләтара низаглар да китереп чыгарырга мөмкин. Монда, күп очракта, көндәлек матбугат чараларының да гаебе бар. Мәсәлән, быел Кинель-Черкасс районының Кротовка һәм Хворостянка районының Студенцы авылларында да шундый хәлләр булып алган. Тик өлкә хөкүмәте вәкилләре катнашып, халык арасында аңлату эшләре алып бару нәтиҗәсендә генә проблема уңай хәл ителгән.

Сәяси фәннәр докторы, профессор Наталья Мөхәммәтшина күптән түгел шушы темага үткәрелгән сорау алу нәтиҗәләре белән таныштырды. Аңа караганда, җирле халык мигрантларга карата бик начар мөнәсәбәттә түгел. Шулай да, 22 процент самаралылар гына аларны тулысынча кабул итә. Җирле халыкның 35 проценты мөнәсәбәтен “түземле” дип атарга була, 12 проценты мигрантларны хакимият даирәләре хезмәткәре итеп күрергә әзер түгел. Шунысы кызганыч, читтән килүчеләрне олы яшьтәге, Советлар Союзында яшәгән кешеләр яратмый төшәләр, ә яшьләр, киресенчә, аерма күрмиләр.

Аннан соң чыгыш ясаган Федераль миграция хезмәтенең иммиграция контроле бүлеге җитәкчесе Денис Акимов муниципаль органнар җитәкчелеге һәм миграция хезмәте хезмәткәрләре арасында хезмәттәшлек булдыру, Эчке эшләр министрлыгының экстремизмга каршы тору үзәге җитәкчесе Алексей Максимов көндәлек тормышта була торган аңлашылмаучанлыкны милләтара низагларга әверелдерергә тырышучы көчләр барлыгы турында сөйләделәр, ә Хворостянка районы башлыгы урынбасары Наталья Новикова милләтара низагларны булдырмау өчен бу эшнең нечкәлекләре белән таныштырды.

Камышлы районы башлыгы урынбасары Минсәгыйть Шәйхетдинов “Бердәмлек” газетасы хәбәрчесенә татар районына күчеп килгән мигрантлар турында сөйләде.

- Камышлы мәктәбендә бүген 24 азәрбайҗан һәм әрмән баласы укый. Аларның әти-әниләре башлыча бер иске генә өй сатып алалар да, егермеләп кеше шунда теркәләләр һәм, башлыча, Уфа юлы буендагы кафеларда һәм төзелештә эшлиләр. Җирле халык белән низаглар килеп чыкканы юк, әмма кайберләренең документлары тәртиптә булмавы безне борчый. Күптән түгел Яңа Ярмәккә Кыргызстаннан бер төркем үзбәкләр килеп урнашты. Алар бик эшчән, динле һәм тәртипле халык булып чыкты, һәм ярмәклеләр аларның биредә яши башлавына ризасызлык белдермәделәр кебек. Үзбәк балалары ничектер тынып калган мәктәпне дә җанландырып җибәрделәр, укытучыларга эш урыннары да ясадылар. Җирдә эшләргә кеше кирәк бит.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

“Бердәмлек”.

 

 

Фикер калдыру