Васил Шәйхразиев Милли Шура утырышында Татарстанга ярдәм итәргә чакырды

КатегорияИл һәм дөнья татарлары, Ил һәм дөнья хәбәрләре, Милләттәшләребез тормышы, Татарстан хәбәрләре, Төп яңалыклар
Автор Администрация сайта

6438

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Татарстанның 100 еллыгына бәйле инициатив тәкъдимнәр белән чыгарга, Татарстанга ярдәм итәргә өндәде. Бу хакта ул бүген “Казан” милли мәдәният үзәгендә узган Милли Шураның киңәйтелгән пленар утырышы вакытында әйтте.

“Менә без һәрвакыт “Татарстан безгә булыша” дип әйтергә яратабыз, ә без үзебез Татарстанга нәрсә белән ярдәм итә алабыз?” – дигән сорау белән мөрәҗәгать итте Милли Шура рәисе.

“Татарстан – ул бөтен дөньяда яшәүче татарлар өчен башкала. Шуңа күрә 100 елга бер тапкыр кулга тотынып, бөтендөнья күләмендә Татарстанга булган рәхмәтебезне һәм ихтирамыбызны күрсәтсәк, чыннан да бик матур һәм бәйрәмчә булыр иде”, – дип әйтте Васил Шәйхразиев.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/29/176138/

Фикер калдыру