Ватан, патриотизм-бу төшенчәләр туган тел,милли мәдәният, традицияләр һәм Россия халыкларының тарихы белән тыгыз бәйләнгән

КатегорияӨлкә татарлары, “Дуслык” һәм “Ак бәхет” оешмаларының яңалыклары
Автор Администрация сайта

2 нче ноябрь көнне В.Я.Литвинов исемендәге мәдәният йортында Самара өлкәсенең татар теле укытучыларын хөрмәтләү кичәсе узды.Бәйрәмне Самара өлкәсе хакимияте һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты ярдәме белән “Дуслык” (“Дружба”) региональ иҗади иҗтимагый оешма уздырды.Бәйрәмгә тулаем Самара губерниясеннән укытучылар җыелды. Чараның тантаналы өлешен “Дуслык” оешмасы президенты,Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бюросы әгъзасы Ф.Б.Канюкаев ачты. Ул Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов һәм Татарстанда яшәүче бар халыкның 17 ноябрьдә Казан шәһәрендә булган авиакатастрофа уңаеннан кайгысын уртаклашты.Һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Үз чыгышында оешма җитәкчесе Самара өлкәсе губернаторы Н.И.Меркушкинга һәм Самара өлкәсе хакимиятенә туган тел укытучыларын хөрмәтләү кичәсен оештуруда ярдәм иткән өчен рәхмәтен белдерде.Яхшы укытучыларны барлау һәм аларны мактау кәгазләре, рәхмәт хатлары белән бүләкләү өчен озак вакыт эчендә бердәм эш алып барылды.

Канюкаев Ф.Б.:”Бүген бу залга татар,башкорт,мордва,чуваш,рус теле укытучылары җыелды.Алар күп еллар дәвамында туган телне саклау һәм өйрәнү буенча үз белемнәрен,тәҗрибәләрен җиткерәләр. Ватан, патриотизм-бу төшенчәләр туган тел,милли мәдәният, традицияләр һәм Россия халыкларының тарихы белән тыгыз бәйләнгән.Самара өлкәсе губернаторы исеменнән котлау өчен сүз Самара өлкәсе губернаторы хакимиятенең җәмәгать фикерен мониторинглау департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе Осипова Надежда Петровнага бирелә.”

Надежда Петровна Самара өлкәсе губернаторы исеменнән шатлыклы хәбәр җиткерде:авыл укытучылары Газизова Бибинур Зәкиевнага,Емельянова Валентина Васильевнага,Байзарова Вера Дмитриевнага, Шелкаева Наталья Валентиновнага,Хамидуллина Зөбәйдә Энгельевнага “Дуслык” (“Дружба”) оешмасы инициативасы белән дәүләт бүләкләре әзерләнә.Укытучыларны котладылар һәм аларга БинБанк исеменнән истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырдылар.

Бәйрәмне Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Р.З.Закировның чыгышы да бизәде. Ринат Зиннурович “Яктылык” мәктәбе укытучылары Фәйзуллина Нурдидә Әхмәтҗановнага ТРсы атказанган хезмәткәре исеме бирелү турында әйтте, Алюшева Рәсимә Әлимҗановнага ТРсы мәгариф министрлыгы мактау кәгазен тапшырды.

Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Минәхмәт Мидхәтович Хәлиулловка һәм Әлфия Тәүфыйковна Никифоровага татар мәдәниятен саклау һәм үстерүгә керткән өлешләре өчен медаль тапшырды.

Быел Россиянең иң яхшы йөз мәктәбе исемлегенә кергән Самараның “Яктылык” мәктәбе укытучылары чарада аеруча билгеләнеп үтелде.”Яктылык” педагогик коллективын башкалардан югары һөнәрмәнлек,белемлелек,игелекле микроклимат аерып тора.Шуңа күрә дә алар югары үрләрне яулый.Аларның тәҗрибәсе Самара өлкәсенең һәм башка район һәм шәһәрләрнең милли мәктәпләрен торгызырга булыша.Кичәдә мәктәп директоры Р.Р.Газизовка сүз бирелде.

Кунаклар алдында сәламләү сүзләре белән Самара өлкәсе мөселманнарының региональ диния нәзарәте  рәисе,мөфти Талип хәзрәт Яруллин да чыгыш ясады.

Өлкәнең барлык укытучылары адресына күп җылы сүзләр әйтелде.Түбәндәгеләр котладылар һәм мактау кәгазьләре тапшырдылар:

Самара өлкәсе мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле,Самара өлкәсе мәгариф һәм фән министрлыгының консультация әгъзасы-Косерова Ульяна Венедиктовна,

Самара Губерниясе Думасы вәкиле-Афонина Екатерина Евгеньевна,

Самара округы шәһәр Думасы исеменнән депутат, татарлар өлкә милли-мәдәни автономиясе рәисе Хәлиуллов Минәхмәт Мидхәтович;

Самара өлкәсе мәдәният министрлыгы вәкиле,регионара бәйләнешне тәэмин итү идарәсе консультанты-Мария Сергеевна Пошехонова.

Танылган артистлар белән бер сәхнәдә “Кояшкай”(“Яктылык” мәктәбе,җитәкчесе-Газизова Алия Минәхсәновна) бию студиясенең яшь артистлары да чыгыш ясады. Балалар тамашачылар мәхәббәтен яулады!

“KAZAN” бию ансамбле  һәм татар эстрадасы йолдызларының чыгышы бәйрәмнең иң югары ноктасына әйләнде. Самара тамашачыларының мондый концертны күргәне юк иде. Ансамбльнең хореография сәнгате буенча дәрәҗәле фестивальләрдә югары бәягә лаек булган иң яхшы чыгышлары тәкъдим ителде. Бәйрәм тантанасы искиткеч булды!

Самара сәхнәсендә Рөстәм Закиров,Эльвира Хәйруллина,Сиринә Зәйнетдинова,Айдар Габдинов, Виль Усманов,Гөлназ Гафурова,Фердинанд Фәтхи,Рәзидә Шәрәфиева,Рөстәм Асаев,Гүзәл Җәлалова чыгыш ясадылар.

Башкаручыларның югары һөнәрмәнлеген тамашачылар лаеклы бәяләде.

Гөлфия КӘРИМОВА

p.s. Якын арада “Татар-дуслык” сайтында бәйрәмнән фоторепортажлар бастырылачак.

Фикерләр

  1. укучы

    искиткеч концерт! Оештыручыларга зур рэхмэт!

  2. Зилэ

    Хорошая статья. Красивые фотографии.

  3. Аноним

    Бик матур мероприятие булды Самар халкы очен.

Фикер калдыру