Венера Ганиева: «Могҗиза булдырасың килсә, тырышырга кирәк» (ИНТЕРВЬЮ)

КатегорияИл һәм дөнья татарлары, Ил һәм дөнья хәбәрләре, Кызыклы мәгълүмат
Автор Администрация сайта

news_11437Опера һәм эстрада сәхнәсе йолдызы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Венера Ганиева яңа гына 60 яшен тутыр­ды. Ул үз яшен яшерми, чөнки ничә яшьтә булса да, тамашачыга кирәклеген белә. Үзе тәрбияләгән укучылары да моңсуланырга юл куймый аңа.

– Венера ханым, адәм баласын һәрвакыт сагыну, җирсү дигән нәрсә озата килә. Сезнең  гомер юлын күздән кичергәндә, бигрәк тә кайсы вакытлары сагындыра?

– Артка борылып карасам, мин бигрәк тә әнине сагынам. Ул 51 яшендә безнең арадан китеп барды. Мин аның олыгайган көннәрен күрә алмадым. Әниләре  исән-сау булган кешеләрдән ак көнләшү белән көнләшәм. Минем иҗат юлым уңышлы булды, Аллага шөкер. Гастрольләргә йөрү, спектакльләрдә уйнау мине  үстерде. Опера театрында 20 ел эшләвем нәтиҗәле булды. Спектакльләрдәге образларымның кичерешләре белән яшәү ләззәт бирде. Ул елларда зур дәрәҗәләргә ирештем, мак­таулы исемнәр алдым. Минем өчен ул чаклар бигрәк тә кадерле.
– Алдыгызга куйган иң зур максатыгызга ирештем, дип уйлыйсызмы?
– Әйе, әниемнең  хыялы да мине җырчы итү булды. Үзем  дә  опера җырчысы булу турында ­хыялландым. Балачакта мин операны бөтенләй яратмый идем. Консерваториядә укыганда аның серләренә төшенә башлагач кына, опера турында хыяллана башладым. Әлеге уку йортында укыган һәр студентның максаты ул опера җырчысы булу.

– Әгәр опера җырчысы булмасагыз, иҗат баскычының биек үрләренә күтәрелер идегезме икән?
– Минем ике хыялым бар иде: берсе – табиб, икенчесе – укытучы булу. Икенче хыялым инде тормышка ашты. Хәзерге вакытта мин яшьләрне тәрбиялим. Сәнгать тә үзенә күрә бер дару ул. Миңа шактый хатлар да килә. Балык Бистәсе районыннан бер ханым хат язып җибәргән. Аңа  яман шеш диагнозы куйганнар. «Сезнең җырларыгызны тыңлап терелдем», –  дип язган. Җырчының тавышы кешегә нык тәэсир итә. Минем җырларны тыңлап тереләләр икән, мин аңа сөенәм. Җыр бит ул уйлата да, елата да. Рухи азык та бирә. Эстрадада җыр­ласам да дәрәҗәләргә ирешкән булыр идем, дип уйлыйм, чөнки минем анда да үз урыным, үз тамашачым бар.
– Заманында сезне Минтимер Шәймиевнең яраткан җыр­чысы дип йөрттеләр. Сездә горурлык хисләре уяттымы ул?
– Әлбәттә. Минтимер Шәрипович Президент булган чорда төрле республикалардан, илләрдән делегацияләр күп килә иде. Шул чакта үз сәнгатебезне күрсәтә алуым белән горурлана идем. Миннән башка бер чара да үтмәгәндер ул чакта. Бервакыт Франция премьер-министры килгән иде. Аның алдында Штраусның «Сказки венского леса»дан ария җырладым. Шунда кунак миңа  сәгать бүләк иткән иде. Мин аны хәзер дә кадерле бүләк итеп саклыйм.
– Сәхнәдә эшләгән чорда үзегезгә карата тәнкыйть сүзләрен ишетергә туры килдеме?
– Театрда мине тәнкыйтьләүче булмады. Эстрадада җырлаганда тән­кыйть сүзләрен ирем Камилдән генә ишетәм. Кайвакыт, җыр­лавың чиста килеп чык­мады,  дип тәнкыйть­ләп ала. Аннары ул миңа профессиональ киңәшләр бирә. Мин аны кабул итәм. Үз-­үзен ярату бөтен кешедә дә бар, әмма тәнкыйтькә колак салырга кирәк. Ул эштә ярдәм итә.
– Сез тамашачы күңеленә Мәйсәрә булып та кереп калдыгыз бит әле. Үзегездән соң  уйнаган Мәйсәрәләрнең уенын карап, күзәтеп бардыгызмы?
– «Зәңгәр шәл»дә уйнау минем иҗатымны баетты, канатландырды. Ул чактагы режиссер Марсель Сәлимҗанов чакырып алганнан соң, анда биш-алты сезон эшләдем. Кайбер җырчылардан: «Моны нәрсәгә чакырганнар инде, буе да кыска», – дигән сүзләр дә ишеттем. Ә мин бернигә карамыйча эшләдем дә эшләдем. Театрда күп шәхесләр белән аралаштым. Равил Шәрәфиев, Шәүкәт Галиев, Наилә Гәрәева кебек артистлардан актерлык осталыгына өйрәндем. Һәр куелыш саен ул спектакльне карап барам. Күпме генә куелса да, аның миллилеге үзгәрми. Ә инде Мәйсәрәне караганда: «Мин моны болайрак уйнар идем», – дип уйлап утырам.
– Сезне сәхнәдә алып баручы ролендә дә күрдек. Анысына ничек тартылдыгыз?
– Мине «Яңа Гасыр» телевидениесенә «Җомга көн кич белән» тапшыруына чакырып алдылар. «Йолдызлар фабрикасы»н ничек алып баруымны күргәннәр, ахрысы. Мин укучыларымның һәркайсы турында сөйләп алып барам. Ул халык күңеленә хуш килә. Үземә дә алып бару ошый. Сәхнә тәҗрибәсе булганлыктан, ул эш куркытмый.
– Cез Казан дәүләт мә­дә­ният һәм сәнгать университетында ялгыз җырлау кафедрасы мөдире. Укырга килгән яшьләрне җырчы итү өчен күп көч куярга туры киләдер. Укый башлаганда студентларыгызга нинди таләп­ләр куясыз?
– Миңа 11 нче сыйныфтан соң нота белмәгән укучылар килә. Шуңа күрә 1 нче курстан нотага өйрәтүне максат итеп куям. Аннары алар зур сәнгать  белән таныша башлыйлар. Уку дәверендә күп кенә конкурсларда катнашып, җиңүләр яулыйлар. Конкурслар аларны үстерә.
– Алар ышаны­чы­гызны аклыйлармы? Кием мәсьәләсендә киңәшләрегезне бирәсезме?
– Аклыйлар дияр идем, чөнки бүген укучыларым: Марсель Вәгыйзов, Раяз Фасыйхов, Венера Шәмиева, Сиринә Зәйнетдинова, Вадим Захаров һәм башкалар тамашачының яраткан җыр­чылары. Мин кызларга сәхнәгә чыкканда киемне тамашачыда тискәре хисләр уятмаслык итеп киенергә киңәш итәм. Кыска, ерык  итәк кимәскә кушам. Җыр­чы сәхнәгә чыгып кыска итәген күрсәтергә түгел, ә җырның эчтәлеген, аһәңен тамашачыга җиткерергә тиеш.
– Сез укучы­ларыгыз белән беркайчан да элем­тәләрегезне өзмисез. Аларны кунакка чакырып торасыз. Үзегез дә аларга  кунакка йөрергә яратасызмы?
– Аларның туйларына ирем Камил белән бергәләп барабыз. «Казан әнисе» белән «Казан әтисе»нә әйләндек инде. Студентлар белән аралашып, бер-беребезне аңлап яшибез. Остаз белән шәкерт гомер буе бергә барырга тиеш.
– Сезнең гаиләдә уңган хатын-кыз икәнлегегезне беләбез. Артистлар арасында сезнең рецепт буенча пәрәмәч пешерү киң таралган. Уңганлыгыгыз кемнән килә?
– Минем әни камыр ашларын оста пешерә иде. Токмачны искиткеч оста кисә иде ул. Балачакта аннан токмач кисәргә өйрәнгәнемне хәтерлим әле. Әнинең: «Ризык тәмле булырга тиеш», – дигән сүзләре минем башка сеңеп калган. Пешергәндә күтәренке күңел белән эшләргә кирәк. Мин ал­кышларга ияләшкәнгәдерме, Камилнең «Тәмле булган» дип ашавы рәхәтлек бирә.
– Гаиләгездә өй эшләре ни­чегрәк бүленгән?
– Бездә бүлешү юк. Минем вакытым булмаганда, Камил савыт-саба да юарга мөмкин. Мин ашарга пешерәм, яздан алып көзгә кадәр бакчада яшелчә үстерәм. Ә Камилнең эше болай да күп. Кышын кар көри, җәен балта остасы, үзе слесарь да…
– Бүгенге җәмгыятьтә сезне нәрсә борчый?
– Югары сәнгатькә карашны үзгәртәсем килә. Мин бер мәктәптә балалар белән очрашкан идем. Аларга үзем турында сөйләгәннән соң: «Ә сезнең опера театрында булганыгыз бармы?» – дигән сорау бирдем. Берсенең дә барганы юк икән. Операга кинәт кенә мәхәббәт уятып булмый. Балалар бакчаларында ук тәрбиячеләр балаларны Чайковский, Моцарт кебек композиторларның симфония­ләрен тыңлатып, аларны каннарына сеңдерсеннәр иде.
– Могҗизаларга ыша­на­сызмы?
– Минемчә, могҗизаны кеше үзе тудыра. Мин консерваториягә укырга кергәндә, «Алтынчәч» ариясен җырлагач, «икеле» куйдылар. Икенче көнне документларымны алырга килгән җирдән ректор Нәҗиб Җиһановны очраттым. Аңа: «Сезнең ария­не җырлаган идем, кабул итмәделәр», – дидем. Шул чакта ул кабат укытучыларны чакыртып, мине әзерлек курсына алдырды. Тырышып укыгач, аннан турыдан-туры икенче курска алдылар. Могҗизаны булдырасың килсә, тырышырга, эшләргә кирәк. Татарстанның халык артисты исеменнән соң миңа атказанганны бирмичә, Россиянең халык артисты исемен бирделәр. Бу да могҗиза. Гомумән, минем тормышым үзе бер ­могҗиза.

Фикер калдыру