Виртуоз гармунчы Рөстәм Вәлиев Россиянең атказанган артисты дигән мактаулы исемгә лаек булды

КатегорияӨлкә татарлары
Автор Администрация сайта

Россия Президенты Владимир Путин мәдәният хезмәткәрләренә хөкүмәт бүләкләре тапшыру турындагы указга кул куйды. Бу исемгә күпсанлы конкурслар лауреаты, Татарстан Республикасының халык артисты, виртуоз гармунчы, тумышы белән Самара өлкәсеннән булган милләттәшебез Рөстәм Вәлиев тә лаек булды.

Рөстәм Вәлиев үзенең осталыгы белән Татарстан һәм Россиядә генә түгел, ә Америка, Канада, Финляндия, Төркия кебек чит илләргә дә таныш. Бу талант иясе баянда, ике рәтле һәм тальян гармунда, флейта, сорнай, кубыз кебек халык уен коралларында уйный.

Күренекле артист иҗат юлын ничек башлаган? Уңышка алып килгән беренче адымнары нинди булган? Куйбышев шәһәрендә туып-үскән гади малайны киләчәктә шундый дәрәҗәле музыкант булыр дип кем уйлады икән?

Әйе, шәһәребездә туып-үскән ул.  Яхшы гаиләдә тәрбияләнгән. Әтисе машина йөртүче булып эшләгән, әнисе балалар (ике ул һәм бер кыз) тәрбияләгән. Рөстәм – гаиләдә олы бала. Әти-әнисе сәнгатькә гашыйк булганнар һәм әкренләп балаларына да шул хисне күчергәннәр.

Рөстәм Вәлиев кечкенәдән баянда уйнарга яраткан һәм шәһәрнең сәнгать мәктәбенә укырга кергән.  Унҗиде яшендә (Самара шәһәренең музыка училищесында укыганда) “Ялкынлы яшьлек” ансамбленә килгән. Анда шөгельләнгәндә аның күңелен татар музыкасы тулысынча биләп ала.

 Өч ел “Ялкынлы яшьлек”кә йөргәннән соң армия хезмәтенә алына. Кайткач, зур сәхнәгә юл Казан аша икәнлеген аңлап, Нәҗип Җиһаншин исемендәге Казан Дәүләт консерваториясенә укырга керә.

Бер үк вакытта халык уен кораллары факультетында белем ала һәм Татар Дәүләт филармониясендә эшли башлый. Күп кенә татар эстрадасы артистлары белән таныша. Җырчы Зөһрә Шәрифуллина группасына керә, соңрак Әлфия Афзалова белән гастрольләргә чыга.

Халыкка танылуны һәм уңышны аңа Илһам Шакиров белән хезмәттәшлек китерә.  Илһам Шакиров – Г. Тукай исмендәге Казан Дәүләт филармониясенең әйдәп баручы солисты, гаҗәеп башкаручы. Аның көчле, матур тавышы татар көйләренең тирән эчтәлеген, миллилеген ача. Рөстәм Вәлиев егерме елдан артык Илһам Шакировның аккомпанияторы була, аның белән чит илләргә гастрольләргә чыга. Дөнья гизә.

Рөстәм Вәлиев – төрле музыка уен коралларында уйнаучы гына түгел, ә җыр һәм көй иҗат итүче дә. Аның әсәрләрен татар һәм башкорт эстрада йолдызлары башкара.

Фикерләр

  1. Роза ханым

    Афарин, миллэттэшем! Килэчэктэ дэ ижатын чэчэк атсын!

Фикер калдыру