“Вөҗданлылык” акциясе яңа геройларны эзли

КатегорияБелдерүләр
Автор Администрация сайта

Оештыручылар – Россия Журналистлар берлегенең Самара өлкә оешмасы һәм иҗади берлекләр ассоциациясе быелгы юбилей акциясенең башлануы турында игълан иттеләр. Бу чара унбиш ел буена башкаларның бәласына битараф булмаган вөҗданлы кешеләрне эзли, таба, халыкка таныта. Губерниянең символына әверелгән акциянең лауреаты исеменә 300дән артык кеше лаек булды инде.
“Вөҗданлылык” акциясе Самара өлкәсендә барлыкка килсә дә, күптән инде аның чикләрен узып, бөтен илгә танылды, күп бүләкләргә лаек дип табылды. Самара өлкәсенең Мәдәният министрлыгы да аны хуплап,  һәрдаим ярдәм итеп тора.
Менә быел да “Вөҗданлылык” акциясе яңа геройларны эзләүгә кереште. Гаризаларны Самара халкы гынә түгел, Идел буе регионында яшәүчеләр дә язып китерә алалар. Һәркем үзенең туганы, якын кешесе, күршесенең батырлыгы яисә намусы кушканча эшләве турында хәбәр итә ала. Ахырдан Акциянең иҗтимагый советы иң-иң күренеклеләрне – тормышта башкаларны да яхшы эшләр эшләргә өндәүчеләрне, дөньяны матуррак һәм чистарак итәргә тырышучыларны сайлап алачак. Сез дә як-ягыгызга карап алыгыз, бәлки, “Вөҗданлылык” акциясе лауреаты яныгызда гына яшидер?!
Акциядә катнашу өчен 2013 елның 15 октябренә кадәр гариза язып китерергә кирәк. Номинантларны шулай ук оешмалар, матбугат чаралары һәм шәхси гражданнар да тәкъдим итә алалар. Гаризада номинантның исем-фамилиясе, яше, ни өчен номинант булуы, адресы һәм телефоны язылган булырга тиеш. Видео һәм басма материаллар бигрәк тә хуплана.
Гаризаларны 443001, Самара шәһәре, Самарский урамы, 179, Журналистлар йорты адресы буенча җибәрергә кирәк.
Тел. 332-68-39, 332-02-72. е-mail: spress@smrtic.ru

Тәнзилә ӘҺЛИУЛЛИНА,
Россия Журналистлар берлегенең
Самара өлкә оешмасы матбугат җитәкчесе.

Фикер калдыру