Х Халыкара мөселман киносы фестивале фильмнарын күрсәтә башлыйлар

КатегорияИлдәге һәм дөньядагы дин
Автор Администрация сайта

Иртәгә Казанның “Мир” кинотеатрында Х Халыкара мөселман киносы фестиваленең фильмнарын ябык күрсәтү башлана. Проект кинофестиваль белән кызыксынучыларны конкурс программасы белән якыннанрак таныштыру максатында оештырыла. Мондый чара узган ел да үткәрелгән иде һәм кино яратучыларда зур кызыксыну уятты. Фильмнарны фестиваль ачылганчы һәр атнада карарга мөмкин булачак.

Бу юлы тамашачыларга ябык режимда 6 картина күрсәтеләчәк. Х Халыкара мөселман киносы фестиваленең конкурс программасы 1 августта гына формалашып беткәнлектән, иртәгә тамашачыларга узган елгы фестивальдә җиңү яулаган “Круги” (режиссеры Срджан Голубович) картинасы тәкъдим ителә. Әлеге фильм быел “Оскар” премиясенә дә дәгъва кылды, дип “Татар-информ”га хәбәр итә оештыручылар.

Картинаның эчтәлеге болайрак, Сербия солдаты Марко Балканда булган сугыштан соң өенә кайтканда, мөселманны яклап чыга һәм үзенең ватандашлары кулыннан һәлак була. Тормыш Марконы үтерүчеләрнең берсен һәлак булган солдатның әтисе, икенчесен аның дусты белән күзгә-күз очраштыра. Аларга ярдәм кирәк. Әлеге үтерүчеләргә ярдәм кулы сузаргамы-юкмы икәнен һәр герой үзе хәл итә…

Искәртеп үтәбез: фестиваль 5-14 сентябрь көннәрендә Казанда үткәрелә. Ул моңа кадәр “Мәдәниятләр багланышы аша – аралашу мәдәниятенә” шигаре астында уздырылды.

tat.tatar-inform.ru

Фикер калдыру