“Халык дингә тартыла”

КатегорияӨлкә татарлары, Өлкәбездәге дин
Автор Администрация сайта

Шәһәребезнең Җәмигъ мәчете каршындагы “Нур” мәдрәсәсендә Самара өлкә хөкүмәте, Региональ Диния нәзарәте һәм Җәмигъ мәчете ярдәме белән өлкәбез авылларыннан килгән бер төркем мөәзин һәм имамнар дин белемнәрен арттырдылар.

Мәдрәсә бүлмәләренең берсендә дәрес бара. Олы яшьтәге бабайлар да, пенсия яшенә җитеп баручы агайлар да, нәкъ мәктәп елларындагыча, парталар артына утырганнар һәм бөтен игътибарларын җигеп, укытучылары – “Нур” мәдрәсәсе ректоры Али Сөләймановны тыңлыйлар. “Иман китерү”, “мәҗүсилек”, “күпаллалык” – бу төшенчәләр күпләренә таныш булса да, аларның бөтен нечкәлекләрен белеп бетермиләр икән шул әле. Ә биредә төпле иман нигезенә өстәмә белем бирәләр, шуңа күрә мондый курслар популярлык яулый бара.

Бабайлар “Бердәмлек” корреспонденты белән очрашырга тели”, – дип, мине мәдрәсә ректоры Али Сөләйманов чакыргач, бик теләп мәчеткә юл тоттым. Гадәттәгечә, мин тыңлап, алар сөйләп, әңгәмә корып утырырбыз, дип уйлаган идем. Такта янына чыгып баскач, үземне дә укучы итеп хис итә башладым. Агайлар башта миннән сорау алырга керештеләр: “Бердәмлек”нең хәле ничек”? “Ничә кеше эшлисез”? “Ник Камышлыны күп язасыз, ә Кошки районына килеп чыкмыйсыз?” Аларның кызыксынулары кими төшкәч кенә, мин дә сорау бирә алдым. Шулай итеп, бу очрашу, көтмәгәндә, газета укучылары конференциясенә әверелде.

Сызранда яшәүче хаҗи Әбделхәй ХӘМЗИН шәһәрнең яңа “Азан” мәчете турында сөйләде:

- Сызранда барлыгы дүрт мәхәллә. Биредәге татарлар акчасына салынган “Азан” исемле яңа мәчетебезнең имамы булып Фәрит Ибраһимов хезмәт итә. Ул – бик укымышлы яшь кеше. Татарстан мәдрәсәләренең берсендә белем алганнан соң, Фәрит Согуд Гарәбстанында гыйлемен үстергән. Хәзер безнең шәһәрдә динне аңардан да яхшырак белүче, аны халыкка аңлатучы юктыр, мөгаен. Аның энекәше Таһир хәзрәт тә дин белемен өйрәтә, Вертолет училищесында курсантларга ислам нигезләрен укыта, егетләрне намазга бастыра.

Безнең мәчетебез юл өстендә генә урнашкан һәм ишеге тәүлегенә 24 сәгать ачык булганлыктан, мосафирлар аны үз итеп өлгерделәр. Аллаһы йорты ишеге һәркем өчен ачык булырга тиеш бит.

Сызранның Декабристлар урамындагы мәчеткә йөрүче Раушан МӘҖИТОВ хәрби хезмәтен тәмамлап, пенсиягә чыкканнан бирле дин юлында икән. Ул курсларга килгәч, Самараның Җәмигъ мәчетендәге өйлә намазларына кеше аз килүен күреп, бик хафаланган.

- Безнең имамыбыз Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев дини һәм дөньяви гыйлем иясе, - дип дәвам итте сүзен әңгәмәдәшем. Ул мәчетебездә тәртип урнаштырды, тырышып эшли, вәгазьләрне бик оста сөйли. Миңа үз гомеремдә бик күп имамнарны ишетергә туры килде, әмма Илгизәр хәзрәт кебекләре бик сирәк.

- Ничек уйлыйсыз, мәчеткә йөрүчеләр саны имам шәхесенә бәйлеме?

- Әлбәттә, бәйле. Биш ел элек, мин Сызранга килеп яши башлаганда, мәчеткә 16 кеше йөри иде. Бүген бу сан йөздән артып китте инде. Иң мөһиме – яшьләрнең күп булуы куандыра.

- Мәчеткә йөрү генә аз, күңелләрдә иман булырга тиеш бит?..

- Бу уңайдан бер вакыйга сөйлисем килә. Шулай беркөн мине, корбан чалырга дип, мәчеткә чакырдылар. Килдем, чалдым, итен хуҗасына тоттырдым. Ә ул әйтә: “Мин итне ала алмыйм, мәчеткә калдырам, чөнки корбан ите ашарга лаек түгелмен, кайчандыр аракы эчкән идем”. Яшь кенә кешедә нинди тәкъвалык! Искитәрлек! Һәм андыйларның саны көннән-көн арта.

Кошки районының Надеждино авылында яшәүче Мәсгуть ага КЫЯМОВ күпмилләтле авылда татарларның гына мәчетле булуы, гөрләтеп Мәүлид аенда мәҗлесләр үткәрелүе, 1996 елда төзелгән мәчеткә капиталь ремонт ясалуы, зиратларның тәртиптә тотылуы турында тәфсилләп сөйләде. Тик, кызганычка, башка милләт халыклары йогынтысы белән, мәчеткә яшьләрнең аз йөрүе борчый ветеранны.

Большая Черниговка районының Ыргыз авылында яшәүче Ринат ХАСИЯНОВ ул якта яшәүче башкортларның тормышы турында бәян итте. Авылларда башкорт халкы саны кими, Урта Азия якларыннан үзбәк, кыргыз халкы килеп урнаша тора. Сигез авылга бер генә мәчет эшләп тора икән. Менә быел Ыргыз авылында, авыл агайлары тырышлыгы белән, тагын бер мәчет ачылырга тора. Ул элеккеге балалар бакчасы бинасында урнашачак. Бу вакыйганы авылдашлар зур түземсезлек белән көтәләр икән.

Елховка районының Тупли авылындагы өч Аллаһы йортының берсендә имам булып эшләүче Наил ГЫЙМАТДИНОВ мәчет эшләренең бик уңышлы баруына тукталып үткәннән соң, авылда яшьләр булмавына басым ясады. Самара якын булганлыктан, алар барысы да шәһәрдә яши, туган авылларына бәйрәмнәргә генә кайтып йөриләр. Шуңа күрә мәҗлесләрне картлар ял көненә туры китерергә тырышалар, чөнки балалар да, оныклар да гыйбадәтләребезне күреп үсәргә тиешләр, дип саный Наил хәзрәт.

Камышлы районыннан килүчеләр арасында Иске Ярмәк мәчете мөәзине Фәрит ВӘЛИӘХМӘТОВ, Камышлының Иске мәчетенә йөрүче Әхмәтгали ХӘЛИМОВ, Яңа Усман мәчете мөәзине Минсәгыйть УСМАНОВ ул яклардагы мәчетләрнең төзек булуы, яшьләрнең гыйбадәтханәләргә күпләп йөрүе, халыкның дингә тартыла башлавы турында сөйләделәр. Ә Фәрит Вәлиәхмәтов Иске Ярмәктәге күп хуҗалык эшләре дә мәчеттә хәл ителә, дип әйтте. Мәсәлән, Сок елгасы аша буа буу эшләрендә мәчет картлары башлап йөрүчеләрдән булганнар.

- Моның өчен оештыру сәләте зур булган мәчет советы рәисе Мөхтәр Рәхимовка, төзүче булып эшләгән Наил Рәфыйковка рәхмәт әйтергә кирәк, – дип дәвам итте ул сүзен. - Имамыбыз Габдулла Мөхәммәткәрим бөтен эшкә дә өлгерә: ул Камышлы, Кләүле һәм Исаклы районнары мөхтәсибе булып тора, Казан белән дә ныклы элемтә тота, авыл тарихы турында китап язуга күп көч куя, дини бәйрәмнәрне бик матур итеп уздыра, эчүчелеккә каршы уңышлы көрәш алып бара.

Очрашуда агайларның барысын да борчыгын зур проблема да күтәрелде. Ул да булса – татар зиратларындагы һәйкәлләргә фотосурәт кую-куймау мәсьәләсе. “Бу мәсьәлә буенча абруйлы дин әһелләре – Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдин, Самара өлкәсе мөселманнарының Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин газета битләрендә аңлатма язып бирсәләр, бик яхшы булыр иде. Без бит зиратка килгәч, шушы фотосурәтләргә карап дога кыла алмыйбыз. Шул сорауга тиз арада җавап аласы килә”, – дип гозерләрен газета аша тапшырдылар.

Шулай ук бу төркемнең старостасы булып торган Челно-Вершины районы Совнурлат авылы мәчетенә йөрүче Тәлгать Төхвәтуллин семинаристлар исеменнән шушы укуларны оештырган, белемнәрен арттырган, күп нәрсәләргә күзләрен ачкан Самара өлкәсе мөселманнарының Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллинга, мәдрәсә ректоры Али хәзрәт Сөләймановка, Ильяс хәзрәт Гирфановка, Иршат хәзрәт Сафинга, Габделәхәт хәзрәт Мингачевка, Илнур хәзрәт Сабировка, Сәйфетдин хәзрәт Мөрсәлимовка, Наил хәзрәт Биктаевка газета аша рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

“Бердәмлек”

 

Фикер калдыру