Халык әйтсә – хак әйтә

КатегорияПохвистнево районы, Өлкә татарлары
Автор Администрация сайта

Гомер-гомергә татар авылларында әхлаклы, тәрбияле, үрнәк итеп куярлык матур гаиләләр яшәгән. Кыз бала кияүгә чыгарга яки егет өйләнергә теләсә, иң элек аның ата-бабасының кем, нинди кешеләр икәнлеген искә төшергәннәр, нәселенә карап, бәя биргәннәр.

Андыйлар авылларыбыз-да бүген дә күп әле. Шундыйларның берсе – Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылында яшәүче Иваевлар гаиләсе. Алар турында  мин биредә бары тик матур, җылы сүзләр генә ишеттем.

Гомерләре буе колхозда эшләп картайган Фәйзерахман абый белән Зәйтүнә апаның өч уллары бар. Рәшит белән Абдулла шәһәргә китеп, анда үз эшләрен тапканнар, үз ояларын булдырганнар. Шәүкәт авылда калып, бүгенге көндә “Восток” авыл хуҗалыгы предприятиесендә “Айбагар”көнбагыш эшкәртү цехында  электрик булып эшли.

- Хуҗалыгыбыз да яхшы, хуҗаларыбыз да бик әйбәт, шуңа эшлисе килеп кенә тора. Дөрес, мондый һөнәр иясе булгач, тәүлекнең төрле вакытында, төрле һава шартларында өйдән чыгып китәргә туры килә. Ярдәм сорап килүче мохтаҗ кешеләрне дә кире кагып
булмый. Ә менә хатыным Наиләгә генә эш юк. Ул йорт эшләре белән шөгыльләнә, карт әти-әниебезне карый. Без үзебез дә хәзер әби белән бабай булдык инде. Кызыбыз Рамилә белән киявебез Рамил безгә оныгыбыз Даниярны бүләк иттеләр. Улыбыз Рамил белән киленебез Руфиянең бәбиләре юк әле,
- дип таныштырды үзенең гаиләсе белән Шәүкәт әфәнде.

- Әнкәй белән әткәйнең бергә картаюлары куандыра. Алар бер-беренә иптәш тә, юаныч та. Үз әтием картлык гомерен ялгызлыкта кичергәч, бик уңайсыз. Көндә аның хәлен белеп, ярдәм итеп торабыз. Кичләрен тәрәзәсендә яктылык булмаса, борчыла башлыйм. Тик шунысы эчне пошыра: рәхәтләнеп эшкә йөрисем килә, ә бездә авыл хатын-кызларына әлегә эш юк. Дөрес, озакламый күрше Подбельскидагы кошчылык фабрикасын яңадан аякка бастырачаклар, дигән сүзләр йөри. Шуңа өметләнеп яшибез әле, - дип Наилә ханым да иренең сүзләренә кушылды.

Халык әйтсә – хак әйтә, диләр бит. Авыл җирлеге җитәкчесе Сафиулла Мәкъсутов та Иваевлар турында тик яхшы сүзләр генә әйтте.

- Шәүкәт тә әтисе Фәй-зрахман абзый төсле тыныч холыклы, эш сөяр ир-егет. Бүген авыл нәкъ менә шундый кешеләрнең тырышлыгы аркасында яши дә инде, - дип сөйләде ул.

Фәйзерахман абый белән Зәйтүнә апага Аллаһы Тәгалә кыз бала бирмәгән. Шуңадыр да алар киленнәреннән бик канәгать.

Озак еллар бер нигездә гомер кичергән киленнәре Наилә турында алар: “Ул үз кызыбыздай кадерле дә, якын да”, – диделәр.

Мин Иваевларга килгәндә, әти-әниләренең хәлен белергә баласы белән кайткан шәһәрдә яшәүче икенче киленнәре Тәслия ханымны да очраттым. Барысын бергә рәсемгә дә төшереп алдым. Менә шундый матур, дус, тату гаилә яши Иске Мәчәләй авылында.

Нурсинә Хәкимова.

 

Рәсемдә:
Фәйзерахман абый һәм Зәйтүнә апа Иваевлар
(арткы рәттә сулдан уңга)

киленнәре Тәслия, Наилә, уллары Шәүкәт һәм оныкчыклары Вероника белән.

Фикер калдыру