Халыкара мөселман киемнәре фестивале Islamic Clothes Казанда уза

КатегорияДини кызыклы мәгълүмат
Автор Администрация сайта

15 майда Казанда  Islamic Clothes – халыкара мөселман киемнәре фестивале уздырыла. Фестивальне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, “Россия мөслимәләр берлеге” федераль иҗтимагый оешмасы, Россия мөселман дизайнерлары берлеге Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды  булышлыгында уздыра.
Фестиваль кысаларында чит ил һәм Россия дизайнерлары коллекцияләре тәкъдим ителәчәк, “Иң яхшы дизайнер-2014″ конкурсы, “Бүгенге заман мода индустриясендә мөселманча һәм милли киемнәр” темасына конференция үткәрелә.
Дизайнерлар конкурсына 70тән артык гариза кабул ителде. Алар арасында Төркия дизайнерлары да бар. Россия дизайнерлары Башкортстаннан, Чечнядан, Екатеринбургтан, Мәскәүдән һәм башка төбәк -шәһәрләрдән килә.
“Пирамида”да узачак чара сәгать 19.00дә башлана.

intertat.ru

Фикер калдыру