Хәләл хезмәттә үткән тормыш савабы

КатегорияИлдәге һәм дөньядагы дин, Өлкә татарлары
Автор Администрация сайта

ТохватуллинЧелно-Вершины рай-онын­дагы Краснояриха авылында төрле милләт халкы гомер-гомергә үзара дус-тату булып, бер-берсенең динен, тормыш кагыйдәләрен хөрмәт итеп яшиләр. Күптән түгел генә авыл уртасында бик матур мәчет калкып чыкты.
Ике катлы Аллаһ йорты заман таләпләренә җавап би­рерлек итеп төзелгән. Биредә тәһарәтнамә, кунакларны кабул итү бүлмәсе, мәдрәсәдә уку, ашханә, мәҗлесләр һәм компьютер бүлмәләре бар. “Манара әле күтәрелмәсә дә, намаз бүлмәсе өлгертелде инде, милләттәшләребез гыйбадәт кылырга йөри башладылар”, – дип шатлыклары белән уртаклашты мәчет имамы Тәлгать хәзрәт Төхвәтуллин. Тәлгать хәзрәт дин гый­лемен Самараның “Нур” мәд­рәсәсендә үзләштергәннән соң, Татарстанның Нурлат шә­һәрендә укып, белемен тагын да үстерергә алынган. Мәдрәсә өлгереп беткәч, авылдашларын да гарәп графикасына һәм Ислам нигезләренә өйрәтергә хыяллана, хаҗ кылып кайту бәхетенә дә ирешкән.
Тәл­гать Төх­вәтуллин үзенең хез­мәт юлын укытучы буларак башлап җибәрә. Ун елга якын мәктәптә балаларга белем бирә, ә тормыш шартлары үзгәреп киткәч, аңа колхозның өлкән ветеринары булып эшләргә дә туры килә. Ә инде колхоз тәмам таркалгач, Тәлгать үзенең җир кишәрлекләрен бүлеп алып, иген игү эше белән шөгыльләнә башлый. Маңгай тирен түгеп башкарган авыр хезмәт аны аягында нык басып торучы крес­тьян хуҗалыгы җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрә.
- Ул елларда районыбызның байтак кешеләре фермерлык эшенә алынган иде дә, күбесе булдыра алмыйча, безнең сафтан төшеп калды, – дип исенә төшерә үткән тормыш юлын героебыз. “Ә сез хуҗалыгыгызны ничек саклап кала алдыгыз?” – дигән сорауга ул: “Аллаһының рәхмәте белән. Хезмәтем дин белән үрелеп барды. Эчмәдем, тартмадым, тәртипле тормыш рәвеше алып бардым. Бәлки шуңа-дыр”, – дип җавап бирде.
Тәлгать Әбделәхәт улының хуҗалыгында эш җитәрлек: җир эшкәртә, иген үстерә, авыл халкына үзе үстергән икмәкне сата, авылдашларын салам белән тәэмин итеп тора. Хуҗалыкта җир эшкәртү техникасы да җитәрлек, эшчеләргә тиешле хезмәт хакы да түләнеп тора. Быелгы уңыш өчен дә нигез салынган инде: көзен уҗым бодае чәчеп калдырылган булган, язгы чәчүгә техникалары әзер.
- Сездә проблемалар да юк ахыры? – дип сорадым мин аңардан.
- Аллаһыга шөкер, бер проблемабыз да юк. Зарлану – гөнаһ ул. Безне бары тик тырыш, хәләл хезмәт кенә коткара. Хәрәкәттә – бәрәкәт, диләр. Эшләсәң, барысы да була ул. Хатыным Нурсинә белән ике бала тәрбияләп үстердек, хәзер инде Эльмира да, Илшат та үз гаиләләре белән яшиләр, әби-бабайга оныклар да бүләк иттеләр инде, – дип уртаклашты ул шатлыклары белән.
Җир хуҗасының эш тәҗ­ри­бәсе дә байтак, абруе да зур. Ул үзенең туган Совет Нурлаты авы­лында мәхәллә рәисе ва­зифасын үтәгән булган инде, ә хә­зер Краснояриха хал­кы аны яңа мәчетнең имамы итеп сай­лаган.
- Авылда татарлар күп түгел бит. Мәчеткә йө­рү­челәр булырмы икән? – дип сорадым мин ахырда.
- Иншалла. Мәчеткә өлкән-нәр генә түгел, балалар да йө­риләр, – дип җавап бирде ул. – Корбан, Рамазан гаетләренә чит­тән кайтучы авылдашлар да күп. Иң мөһим бурычыбыз – яшь буынны ислам диненә өн­дәү.
Нурсинә Хәкимова.

Рәсемдә: Краснояриха мәчете имамы Тәлгать Әбделәхәт улы Төхвәтуллин.

“Бердәмлек”

Фикер калдыру