Хикмәтле бүрек

КатегорияӘкиятләр
Автор Администрация сайта

Булган икән, ди, бик тапкыр бер карт. Көннәрдән бер көнне бу кеше сыерын сатарга дип базарга китә, ди. Моның бөтен байлыгы шул бердәнбер сыеры булган. Китә бу. Барып җитә бер авыл янына. Юлда моңа бер кеше очрый.
— Кая барасың? — ди.
— Базарга, — ди карт.
— Нәрсә, әллә син бу сарыгыңны сатарга илтәсеңме? — ди.
— Нишләп сарык булсын ул, күзең күрмиме әллә синең, сыер ич ул!
— Син үзең сыер белән сарыкны аермыйсың икән.
Шулай ди дә китә бу кеше үз юлына. Карт та китә. Барып җитә тагын бер авылга. Авылга керү лән үк, моңа тагын бер кеше очрый.
— Нәрсә, сатасыңмы әллә бу сарыгыңны? — ди. Карт әйтә:
— Нишләп сарык булсын ул, сыер ич! — ди.
— Үзең олы гына кеше, ә үзең сарык белән сыерны да аермыйсың икән, — ди теге.
Карт аптырап кала, нәрсә сөйлиләр соң болар, дип. Китә бу. Базарга җитәр алдыннан картка тагын !р кеше очрый.
— Нихәл, агай, исәнме? — ди.
— Бик яхшы әле, — ди карт.
— Син, агай, бу сарыгыңны сатарга илтәсеңме әллә, күпме сорыйсың?
— Акылдан яздыңмы әллә син, сыер ич бу!
— Син, абзый, миңа юкны сөйләмә, сарык тек сарык инде бу.
Карт та: «Чыннан да Рарыкмы икән әллә бу?» — дип уйлый башлый. Күңеленә шик төшә хәзер эның. Ә тегеләр өчесе дә жуликлар икән. Картны алдарга теләп, алдан план корып куйганнар болар.
Карт уйлап-уйлап тора да, базарга кермичә, шушы кешегә сыерын сарык бәясенә сатып җибәрә, енә кайтып керү белән, хатынына әйтә:
— Их карчык, без үзебезнең малны юкка гына сыер дип санап йөрткәнбез икән, ул сыер түгел, фык булган икән бит, — ди.
Хатыны әйтә:
— Нигә алай булсын, сине алдаганнар икән болай булгач, — ди. Карт бик нык хурлана инде алдануына.
Көннәрдән бер көнне карт хатыныннан теге сыер саткан акчаны ала да чыгып китә әлеге базарлы әһәргә. Бара. Өч чәйханәгә кереп, яхшылап сөйләшеп чыга:
Мин өч кунак алып килермен, аларны ашатырсыз, эчертерсез туйганчы, — ди. Ашаган-эчкән өчен, шулай алдан сөйләшеп, кирәк хәтле акчасын түләп чыгып китә бу.
Базарга бара. Йөри торгач, теге өч кеше очрый моңа. Исәнлек-саулык сорашканнан соң, әйтә бу эгеләргә:
— Теге базарда сарыгымны да яхшы бәягә алдыгыз, әйдәгез, чәйханәгә кереп бергә-бергә чәй чеп чыгыйк, — ди.
— Әйдә, — диләр тегеләр, — алай бик сыйларга ниятең булгач, без каршы түгел.
Карт боларны алып кереп ашата-эчертә дә акча түләү урынына, башындагы бүреген салып, өстәлгә шап итеп суга һәм, «расчет» дип, хуҗа белән саубуллашып чыгып китә.
Чәйханәдән чыгып, базарда алай-болай йөргәннән соң, карт боларны икенче чәйханәгә алып керә. арт монда да, алдан сөйләшеп, тиешле акчасын биреп куйган була инде. Болар бик куанып, туйган-ы ашап эчәләр. Карт тагын бүреге белән өстәлгә шап итеп суга да чыгып китә. Тегеләр гаҗәпләнәләр юңа, ничек инде ул акча түләмичә генә кунакны сыйлап йөри дип уйлыйлар.
Бераз йөргәннән соң, карт боларны өченче чәйханәгә алып кереп сыйлый. Ашаган-эчкәннән соң тагын акча-фәлән түләү юк, әлеге бүрекне өстәлгә шап итеп суга да, «расчет» дип, саубуллашып чыгып китә бу.
Теге каракларның берсе түзми, карттан сорый:
— Кара әле, абзый, — ди, — соң син ничек акча түләмичә генә сыйланып йөрисең, әллә моның берәр хикмәте бармы? — ди.
— Бар шул, бүрек бик хикмәтле бит минем, шап итеп суккан җирдән акча килеп чыга, — ди.
— Сат син ул бүрегеңне, — ди теге карак.
Сатуын сатар идем дә, акчагыз җитмәс шуп сезнең, — ди.
Карт бик кыйммәт сорый бүреккә. Тегеләрдә акчакүп бит инде, уйлап-нитеп тормыйлар, барлык акчаларын биреп, бүрекне бик кыйммәт бәягә сатып алалар. Карт өенә кайта да хатынына әйтә:
— Безгә караклар килерләр, син аларны берәм-берәм генә керт, барысын да берьюлы кертмә, — ди.
Берзаман теге караклар, бүрекне алып алданганнарын белгәч, картны эзләп, аның өенә килеп керәләр. Карчыктан сорыйлар:
— Карт өйдәме? — диләр.
— Әйдәсен өйдә дә, — ди карчык, — тик берәм-берәм генә керегез, карт шулай кушты, — ди. Тегеләр үзен туры китергәч, берәм-берәм генә керергә булса да бик риза инде. Болар өйгә берәмләп кенә керә торалар, карт, кергән берсенең башын кисеп төшереп, гәүдәләрен сөяп куя бара. Кич була. Боларга бер Николай солдаты килеп керә:
— Бер генә кич кунып чыгыйм әле, — ди.
— Ярар, — ди карт, — тик минем базда бер кеше басып тора, шуны зиратка илтеп куймасаң, төне буе шайтан йокы бирмәс, — ди.
Теге солдат бик таза нәрсә була. Базга төшеп, теге каракны күтәреп алып чыга да зиратка алып китә. Аның зираттан кайтуына карт икенче каракны шул ук урынга бастырып куя. Солдат кайту белән, карт әйтә моңа:
— Бу син илткән нәрсә үзеңнән алда кайтып җитте бит, — ди, — яңадан илтеп куй әле шуны. Инде икенче берәр урынга куеп кара, — ди.
Солдат икенче каракны да алып чыгып китә.
— Илттем, — дип, өйгә кайтып керүенә, шул ук урында өченче карак басып тора икән. Карт әйтә:
— Тагын бер генә мәртәбә илт инде, эченә кертмичә, зират коймасына гына сөяп калдыр, шәт, бу юлы кайтмас, — ди.
Нишләсен, солдат тагын күтәреп китә. Юлда моңа күрше авылдан кайтып баручы поп очрый. Солдатны күрә дә поп сорый моннан:
— Бу нишләвең, нәрсә күтәрдең? — ди.
— Кычкырма, — ди солдат, — тавышланма, батюшка, бу — шайтан, мин аны зиратка илтеп таш-ламакчы булам, — ди.
Попның шул сүзләрне ишетүе була, куркып, әллә кая кача.
Солдат теге каракны зират коймасына сөяп калдыра да карт янына кайтып китә.
Карт, солдатны ашатып-эчертеп, бик шәп ял иттерә һәм икенче көнне иртән юлга чыгарып җибәрә.

Фикер калдыру