Хөрмәтле дин кардәшләр! Мөхтәрәм милләттәшләр!

КатегорияИл һәм дөнья татарлары, Илдәге һәм дөньядагы дин
Автор Администрация сайта

Узган елның Корбан бәйрәмендә Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте инвалид ятим балалар өчен тернәкләндерү үзәген ачу өчен акча җыюга юнәтелгән телемарафон уздырган иде. Җыелган акчалар ярдәмендә Теләче районында ике бина сатып алынды. Узган ел эчендә бик зур әзерлек эше алып барылды. Хәзер без бу биналарны ата-ана карамагыннан мәхрүм калган инвалид балаларны кабул итүгә әзерлибез.

ТР мөселманнары ДН яңадан сезне бу изге эштә булышырга чакыра. Бүген, изге Корбан бәйрәме көнендә, без республикабызның барлык мәчетләрендә дә яңа ачылачак тернәкләндерү үзәге өчен акча җыябыз. Биналарда ремонт ясарга, балалар өчен махсус җайланмалар сатып алырга, шулай ук приют территориясен дә рәткә китерергә, балалар өчен микроавтобус сатып алырга кирәк. Көчләребезне берләштерсәк, һичшиксез, без бу зур эшне башкарып чыга алачакбыз.

Бүгенге марафонда катнашу өчен 7715 номерына “ЗАКЯТ” сүзен язып СМС җибәрергә кирәк һәм сезнең телефон счетыннан инвалид ятим балалар өчен тернәкләндерү үзәге счетына 45 сум тирәсе акча алыначак (төгәл сумма операторыгыздан тора). Сезгә сәдака бирергә теләгегезне раслауны сорап, җавап СМС киләчәк. Бу бик мөһим: раслаусыз акчаларыгыз балаларга барып җитмәячәк. Әгәр дә сез зуррак сумманы күчерергә телисез икән, “ЗАКЯТ” сүзеннән соң пробел куеп, күчерергә теләгән суммагызны языгыз. Иң мөһиме – расларга онытмагыз.

Шулай итеп, 7715 номерына “ЗАКЯТ” сүзе белән СМС яки “ЗАКЯТ” пробел һәм сез күчерергә теләгән сумма ны язып СМС җибәрәсез.

Аллаһы Тәгалә сәдакаларыгызны кабул итсен, һәм безгә ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышып торырга һәрвакыт мөмкинлек биреп торсын. Бергәләшеп без бик күп игелекле эшләр башкара алабыз.
Шулай ук 4 октябрь көнне «Жертвовать – значит любить!» дигән исем астында ТНВ һәм ТНВ – Планета телеканалында ТЕЛЕМАРАФОН үткәреләчәк. Сезгә аның программасын да тәкъдим итәбез.

Фикер калдыру