Яфраклары яшел ак каенның…

КатегорияКамышлы районы
Автор Администрация сайта

«Туган як» дигәндә, авылдашларымның һәркайсы минем кебек Юкәле тауны, аның итәгендә үскән бөтен татар дөньясына мәгълүм ак каенны,
Суыксу елгасын искә төшерәдер.
Яфраклары яшел ак каенның
Хәтфә җәйгән кебек һәр ягы.
Әйлән-бәйлән уйный яшь балалар,
Гөрләп тора һәр көн тау ягы.
Авылдашым, шагыйрь, мәгърифәтче, дин әһеле Зыя Ярмәки язган «Ак каен» шигырен ишетмәгән татар кешесе юктыр. Ә менә аның безнең Юкәле тавыбыз итәгендә үскән ак каен турында язылган икәнлеген белүчеләр булса да, бик сирәктер.
Зыя Ярмәкинең әтисе Шәрәфетдин ага егерме биш ел солдат хезмәтендә йөреп, авылга шактый белем туплап кайтып төшә. Иске Ярмәктә ул җир бүлеп бирүче, землемер вазыйфасын үти. Улы Зыятдинны да укырга өнди ата кеше. Хәер, Зыя үзе дә яшьтән үк тырыш, белемгә омтылучан була. Суыксу елгасы ярында, Юкәле тауга ук терәлеп үскән ак каен төбенә утырып, иптәшләренә китаплар укый, яраткан агачы күләгәсендә еш кына ялгызы, хыялларга бирелеп, шигырьләр яза.
Мәктәпне тәмамлагач, Чистайга барып укып кайта. Ул кайткач, авылда карт мулланы алыштырып, аның урынына Зыяны куялар. Ике ел мулла вазыйфаларын башкара. 1930 елны хәллерәк крестьяннарны, дин әһелләрен кулга ала башлагач, Зыя Ярмәки Үзбәкстан якларына чыгып китә. Китә дә югала. Авылга ул 1943 елны, берәү дә көтмәгәндә, кинәт кенә кайтып төшә. Бер иптәше белән юкәле тау буена чыгып, яраткан ак каенын кочаклап, үксеп-үксеп елый. Бу күз яшьләренә читтә күргән михнәтләре дә, туган ягын өзелеп сагынулары, әрнүе, үкенүләре – барысы да сыйган булгандыр инде… Туган туфрагыннан аерылган кеше генә бу сагышны, күңел тетрәндергеч бу хисләрне аңлыйдыр. Авылга шул кайтуында Зыя Ярмәки дустына «Ак каен» шигырен укып күрсәтә, моңлы көйгә салып җырлап та бирә. Каен кәүсәсенә үзенең исеме һәм фамилия­сенең баш хәрефләрен чокып язып куюы да шул вакытта була.
Авылда Зыя берничә көн тора. «Соңгы васыять», «Туган авылым» шигырьләрен яза. Аннан, дуслары, туганнары, туып-үскән Иске Ярмәге белән хушлашып, кире Үзбәкстанга китеп бара. Шул китүеннән ул инде кабат кайта алмый…
Ак каен турында һәр буын үз хатирәләрен саклый бездә. Минем дә җырларда җырланган, якташ шагый­ребезнең үзәген өзгән каенга бәйле истәлекләрем бар. Җәй башында туган авылыма – Ярмәгемә кайтам да авылдашларымның горурлыгы булган Юкәле тауга менәм, Әүлияләр зираты янында догалар укыйм. Балачагым үткән Суыксу буйларын буйлап, суга башларын иеп оеп утырган таллар белән серләшәм. Туган ягымның саф һавасын сулап, табигатенең матурлыгына сокланып, җаныма тынычлык алам.
Дөрес, җырларда җырланган ак каен күптән юк инде. Вакыт галиҗәнаплары ак каенны да картайтты, җир куенына яшеренгән тамырлары, бер көн килеп, шифалы матдәләр суырудан туктады. Ак каенның яшен беркем белми, ләкин ул гомере буе игелек кенә кылган кеше сыман авылдашларының хәтеренә уелып калган. Олылар әйтүе буенча, 1960 елда каенны яшен суккан булган.
Мин кечкенә чакта ул ак каенның яшеннән исән калган берничә ботагы язлар җитү белән ямь-яшел яфрак яра, тирә-ягына яшьләрне, бала-чаганы, Сабантуй җиткәч – олыларны үзенә дәшеп, тартып тора иде. Кешеләр кайтып киткәч, яфраклы ботакларның җилфер-җилфер серләшүен, ә корыган ботакларының җил искән саен бер-берсенә бәрелеп ыңгы­рашуын мин балачактан ук хәтерлим.
Авылымның матур бер йоласы бар иде. Язгы кыр эшләре тәмамлангач, бар табигать, басулар, тереклек яңгырга сусаган вакытта яңгыр теләү өчен балачага, аланга җыелып ботка ашап, су коена иде. Әй, ул ботканың тәмлелеге! Зур казанда изелеп, майда йөзеп пешкән тары боткасын капсаң телеңне йотарсың. Ашъяулык өстендә әбиләребез алып килгән кош теле, безнең якларда гына пешерелә торган зур җәймә, кыстыбый, бәлеш, мичтә тәгәрәткән бәрәңге… Казан янында кайнашкан әбиләр балаларны ботка, тәм-томнар белән сыйлагач: «Ходайдан яңгыр сорагыз, яңгырсыз уңыш булмас, уҗымнар корып бетәр», – диләр. Без бер-беребезнең өстенә су сибешә-сибешә такмаклый идек: «Яңгыр, яу, яу, иләкләп тә чиләкләп, уңышлар күкрәп үссен…» Ходайның рәхмәте, берничә көннән яңгыр яумый калмый иде. Такмаклар әйтеп, әйлән-бәйлән уйнап, җырлап-биеп күңел ачкан балалар тавышыннан Юкәле тау гөрләп тора. Арып-талып, юеш киемнәребезне яшел чирәмгә киптерергә җәеп, ак каен күләгәсендә әкиятләр сөйләп, такмаклар әйтешеп утырабыз. Кечерәкләр тәгәрәшеп йоклап та китә. Ә әбиләребез уяу: бер баланы да күз уңыннан җибәрми, су буе бит, Алла сакласын!
Карт ак каен урынына минем яшьтәшләрем утырткан яшь каен, аның дәвамы булып, юкәләр ышыгында кояшка тартыла да тартыла: елдан-ел ныгый, ботакларын тирә-якка җәя, кошлар моңын тыңлый-тыңлый җилдә тирбәлә.
Якташыбыз язган «Ак каен» шигыре күптән инде безнең – искеярмәклеләрнең гимнына әйләнде. Авыл Мәдәният йорты каршында 40 елдан бирле эшләп килә торган татар халык фольклор ансамбле дә «Ак каен» исемен йөртә. Бер генә бәйрәм дә шушы ансамбльдән башка узмый. Халкыбызның гореф-гадәтләрен пропагандалауда, югалып бара торган милли йолаларны яшьләргә өйрәтүдә «Ак каен» бик зур эш алып бара. Ә безнең Ярмәк авылында гына биелә торган «Ярмәк вагы» биюе үзебезнең өлкәдә генә түгел, Татарстанда да, башка төбәкләрдә дә билгеле. Ләкин аны Ярмәктә туып, аның салкын чишмәләреннән су эчеп үскән кеше генә башкара ала шул.
Юкәле тау бик күп серләр сак-лый. Кайчандыр тау башында авыл булган. Яулар вакытында, басып алучы гаскәрне ерактан ук күрер өчен калкулыкларга урнашкан борынгы бабаларыбыз. Тауның иң текә җирендә Әүлияләр зираты бар. Олылар сөйләве буенча, анда Пугачев восстаниесе вакытында вафат булган сугышчылар җирләнгән. Каяндыр адашып килгән юлчы кабере диючеләр дә бар. Ни булса да, авылдашларым бу каберне карап, тәрбияләп тора.
Юкәле тау башында яшен уйный торган җирләр дә бар әле. Моны үз күзләрем белән күргәнем булды. Элегрәк без тау астында көтү көтә идек. Берсендә шулай, каяндыр яңгыр болытлары чыгып, күк күкри, яшен яшьни башлады. Яшен шарлары тау буйлап тәгәрәп йөрде. Матурдан бигрәк, шомлы күренеш иде бу.
«Туган як» дигәндә, авылдашла­рымның һәркайсы минем кебек Юкәле тауны, аның итәгендә үскән бөтен татар дөньясына мәгълүм ак каенны, Суыксу елгасын искә төшерәдер.

Фәния Кәримова.

Фикерләр

  1. Аноним

    яфараклары яшел ак каеннын хэтфэ жэйгэн ебек хэр ягы

  2. Гадаля

    балачакта ойрэнгэн жырлар )))))))))

  3. рпрролп

    памроаполпаш

  4. Аноним

    авыл искэ тоште, ииихххх

Фикер калдыру