Якташыбызны котладык

КатегорияКамышлы районы, Өлкә татарлары
Автор Администрация сайта

15 августта якташыбыз, танылган шагыйрь, прозаик, драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Татарстанның халык шагыйре Рөстәм МИНГАЛИМгә 75 яшь тулды. Ә моннан 15 ел элек Камышлы районы Мәдәният йортында якташлары бик зурлап аның 60 яшьлек юбилеен билгеләгәннәр, шагыйрьнең 70 яшьлегендә дә Казанга барып, үзен тәбрикләгәннәр иде. Шуннан бирле күпме гомер үткән.

Соңгы елларда Рөстәм Мингалимгә нык авыру сәбәпле, бик зур сынаулар аша узарга туры килгән. Хәзер ул гомерен күбрәк түшәктә ятып үткәрә икән.

15 август иртәсендә без, Камышлы авылы җирлеге башлыгы Заһит Сафин, районның мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте идарәсе җитәкчесе Раилә Сафина һәм мин, “Камышлы хәбәрләре” газетасы журналисты Рәисә Төхбәтшина шагыйрьне район хакимияте һәм якташлары исеменнән олуг юбилее белән котларга дип, тагын Казанга юл тоттык.

Алдан телефоннан шалтыратып хәбәрләшкән булсак та, безне артык көтмәгәннәр иде. “Күптән аралашмагач, шаярталар ахрысы дип кенә уйладык”, - диде шагыйрьнең тормыш иптәше Илүсәр ханым.

Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире, Рөстәм Мингалимнең дусты Рәфгать ага Әһлиуллин алар белән еш кына аралашып, хәлләрен белешеп тора икән. Бүгенге юбилее белән дә шагыйрьне беренчеләрдән булып ул котлаган, һәм менә без дә килеп җиттек.

Заһит Габделхак улы Сафин Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдиновның котлау хатын һәм хакимият исеменнән акчалата бүләкне, якташларының сәламнәрен тапшырганда шагыйрьнең күзләрендә яшьләр күренде.

- Мине гомердә дә күрмәгән, белмәгән район җитәкчесе Рафаэль Камил улына зур рәхмәтлемен. Бик тә игелекле кеше икән. Аңа җаваплы, әмма саваплы хезмәтендә зур уңышлар телим. Ә менә якташларымны, туган ягымны бик сагынам. Тагын бер генә кат булса да кайтып, барсын да үз күзләрем белән күреп киләсе иде дә бит…, – диде ул.

Заһит Габделхак улы күчтәнәчкә дип үзенең шәхси умарталыгыннан алып барган бал да, Камышлыда пешерелгән ипи дә Миңлегалимовлар гаиләсенең күңеленә хуш килде.

Илүсәр апа кызы Алсу белән чәй өстәле әзерләгән арада без Камышлыдагы соңгы үзгәрешләр турында сөйләдек. Рөстәм ага аларны бик кызыксынып тыңлады да тагын бер кат “Их, кайтып киләсе иде”, дип, көрсенеп куйды.

Камышлы төбәгендә иренең 60 яшьлеген билгеләгәндә гомерендә бер мәртәбә генә булып киткән Илүсәр апа да: “Әй, ул Кәҗә тауларының, урман-болыннарның, җиләкле акланнарның ямьлелеге, җиләгенең тәмлелеге! Ә чишмәләре! Челтерәп аккан чишмәләрнең шифалы сулары ни тора! Бормаланып-бормаланып аккан Сок елгасы, һәм инде, әлбәттә, киң күңелле, ачык йөзле, уңган-булган халкы – бу төбәкнең горурлыгыдыр”, – дип, сокланып искә алды Камышлы якларын. Тәм-томнар белән чәй эчкәннән соң, сырхау кешене алҗытмыйк дип, без кайтыр юлга кузгалдык.

Бүләккә шагыйрьнең соңгы елларда басылган шигырь китапларын биреп, ”Тагын очрашулар насыйп булсын”, – дип озатып калды безне шагыйрь гаиләсе. Амин, шулай булсын. Кысады, Камышлы инешләре, Сок елгасы буйларында очрашырга язсын.

Рәисә ТӨХБӘТШИНА.

Автор фотосурәте.

Рөстәм МИНГАЛИМ, аның хатыны Илүсәр ханым, кызы Алсу (уртада) белән Казандагы очрашу вакытында.

 

Фикер калдыру