Яңа Норлат авылы яши һәм яшәячәк әле…

КатегорияЧелно-Вершинский район, Өлкә татарлары
Автор Администрация сайта

Моннан берничә ел элек без аның белән очрашкан идек инде. Хәмзә хәзрәт бик тә акыллы, төпле, гыйлемле кеше буларак хәтеремдә калган. Яңа Норлат авылында моннан унөч ел элек иске кибет бинасын үзгәртеп төзелгән яңа мәчет, аның имамы Хәмзә Әхмәтсафа улы Мөхәммәтҗанов турында “Бердәмлек”тә язмам да дөнья күрде.

Хәзрәт җирле хуҗалыкның таркалуы, авылда торак йорт­ларның саны елдан-ел кимүе хакында борчылып, ачынып сөйләгән иде.

Менә тагын бу тынгысыз милләттәшебез белән очрашырга насыйп булды. Беренче карашка, ул аз гына да үзгәрмәгән, маңгаенда берничә җыерчыгы гына арткан димме.

- Колхоз тормышының таркалуына да байтак еллар үтеп китте бит инде. Шулай булса да авылыбыз үлмәде, һаман яши әле. Бүгенге көндә авылда утызлап йорт бар. Ә мәчеткә йөрүчеләр юк дәрәҗәсендә, олы яшьтәгеләр бакыйлыкка күчеп беттеләр, ә коммун чорында тәрбияләнүчеләр бирегә юлны бөтенләй белмиләр, – дип сөйләп китте хәзрәт.

- Берүзем һәр көнне мәчеткә киләм дә, азан әйтеп, намаз укыйм. Өлкән яшьтәге әбиләрне дәшеп караган идем. Алар, хатын-кызга шәригать буенча мәчеткә йөрергә ярамый, дип баш тарттылар. Җәмәгатем Оркыя апагыз чаршау алып килеп ирләр ягын бүлеп куйса да, файдасы булмады. Ә дини бәйрәмнәрдә читтә яшәүче авылдашлары­быз кайтып, гамәл кылып, хәер биреп китәләр. Хә­зер­ге көнгә кадәр мәчетебез рәс­ми­ләштерелмәгән дә әле, шул садака акчаларына яшәп ятабыз. Күптән түгел пластик тәрәзәләр, яңа ишекләр куйдырдым. Бәлки тора-бара заманалар үзгәреп, авылыбыз да зураер, яшьләрне дә мәчеткә, дингә, иманга тартып булыр.

Әйе, өметләнергә кирәк. Өметсез – шайтан гына, диләр. Кеше бит ул агач төсле. Агач та үсә-үсә тамырлары белән җиргә ныграк берегә, биредә дә  авыл таркалуга карамас­тан, буш йортлар күп булса да, арада нык, таштан салынганнары да, матур итеп агачтан эшләнгәннәре дә бар. Күпләр өр-яңа тәрәзәләр, ишекләр куйдырып, өй түбәләрен калай белән ябып, диварларын сайдинг белән әйләндереп алганнар. Авыл халкы күп итеп терлек үстерә, хәтта ат асраучылары да бар. Юлларга, урамнарга таш түшәлгән.

Хәмзә хәзрәтнең дә тормышы бөтен. Ул Оркыя апа белән таштан салынган йортта яши, бәрәңге бакчасын эшкәртергә үз тракторы да бар. Күптән түгел балалары бергәләп әти-әниләренә заманча мунча тө­зеп куйганнар.

Хәзрәт сүзләренә караганда, авылда кибет булмаса да, телефоннан шалтыратуга, сатучылар җаның теләгән әйберне үзләре үк өйгә китереп бирәләр. Күрше “Раздолье” посёлогыннан социаль хезмәткәр Эльвира Мөхәммәтҗанова килеп, аларга ярдәм күрсәтеп китә.

Хәмзә абзый белән Оркыя апа “Бердәмлек” газетасының һәр санын көтеп алып, укып баралар икән. Авылда бу газетаны укучылар байтак. Андагы дингә багышланган язмалар, төгәл намаз вакытларының күрсәтелүе бик тә кирәкле гамәл, дип саныйлар алар.

- Без бигрәк тә авыл тормышы, аны саклап калу турындагы язмаларны яратып укыйбыз, – диде хәзрәт.

Хәмзә Әхмәтсафа улы үзе дә – 46 ел авыл хуҗалыгында икмәк үстереп, лаеклы ялга чыккан кеше. Оркыя абыстай да, ире төсле үк, хезмәт ветераны. Вакытында 700 баш мөгезле эре терлеге булган, ә хәзер ташландык ферма биналарының  диварлары, йөрәкне әрнетеп, Мөхәммәтҗановлар яшәгән йорт­тан күренеп тора.

- Нишлисең бит, Аллаһы Тәгалә безне сынар өчен шулай кушкандыр, - ди Хәмзә хәзрәт офтанып. - Без – ата-аналар, балаларыбыз өчен һәрчак җаваплы. Исән чагы­бызда аларда динебезгә, те­лебезгә карата ихлас мә­хәб­бәт тәрбияләргә тиешбез. Мәңгелек йортка күчкәч тә, бу турыда сорау бик каты булачак. Балаларыбыз да без күрсәткән юлдан тайпылмый­ча тормыш итсәләр, ике дөньяда да бәхетле булачак­лар. Барыбыз да шул турыда онытмасак иде.

Хәмзә хәзрәт намаз вакыты җитүгә, берүзе генә булса да, азан әйтеп намазлыкка баса.

- Аллаһының биргәненә мең шөкер, минем белән бергә фә­рештәләр дә намаз укыйлар, - диде ул. Аның сүзләрендә ниндидер горурлык хисе дә, өмет тә бар иде кебек.

Без Хәмзә хәзрәт белән саубуллашып, кайтыр юлыбызга чыктык. Шул чакта авыл өстенә, өйлә намазына чакырып, бәгырьгә үтеп кереп, яшәү яме бүләк итүче моңлы азан тавышы яңгырады. Әйе, бар бит әле безне иманга өндәп торучы, Хәмзә хәзрәт кебек ихлас күңелле, чын мөселман бәндәләре. Нәкъ шундыйлар аркасында, бернинди кыенлык­ларга да карамыйча, авыл яши дә торгандыр.

Нурзинә ХӘЛИМОВА.

“Бердәмлек”.

РӘСЕМДӘ: Хәмзә хәзрәт һәм Оркыя абыстай МӨХӘММӘТҖАНОВЛАР.

Фикер калдыру