Яңа Ярмәгемә кайткан идем!

КатегорияКамышлы районы
Автор Администрация сайта

Һәркемгә үзенең туган йорты, уйнап үскән урамы, авылы кадерледер, мөгаен. Мин дә үземнең кече Ватаныма – Камышлы районындагы җиләк-җимешкә бай урманлы, биек таулар белән уратылып алынган, боргаланып-боргаланып аккан Сок ел­гасы буена урнашкан Яңа Ярмәгемә сабый вакыттан ук гашыйк­мын.

Балачакта иптәш кызлар, ма­лайлар белән уйнаганда: «…без барыбыз да авылда калырбыз. Яңа Ярмәгебездә зур-зур өйләр корып, авылыбызны үстерербез. Биредән адым да атламабыз», дип бер-беребезгә вәгъдәләр дә бирешкән идек. Инде боларны искә алып, ямансулап елмаерга гына калды. Яшьләрнең шә­һәргә таба юнәлешләре гадәти күренешкә әверелде шул.

«Авылда калган яшьләр эшсезлектән эчүгә генә сабыша. Авылның киләчәге – тормышка ашмаслык хыялдыр», - дип өлкәннәр яшьләрне бер нәр­сәдә дә гаепләмичә, фатиха би­реп, шәһәрләргә озатып бетер­деләр.

Әйе, бар иде колхозыбызның да гөрләп яшәгән чоры: маллар белән фермалар тулы чак, чәчү вакытларында, урак өсләрендә күрше хуҗалыклар белән яры­шып эшләүләр. Тик өстәге түрә­ләр һәм колхоз җитәкчеләре, кызганычка, авылыбызның килә­чәге турында аз гына булса да уйламадылар, күрәсең… Ярмәк хуҗалыгының ничек черегән агач кебек, тимәс борын, аварга тору хәлендә калуын халык төшен­мичә дә калды. Фермаларда тер­лек биналарының җимерелә ба­рып, анда сызгырып җилләр исә башлавын, колхоз техникасының җелеге суырылган хәлдә калуын кем дә көтмәгән иде.

Бишәр-алтышар ел дәвамын­да хезмәт хакы күрмәгән колхоз­чыларның күпчелеге бу авыр хәлдә каушап калмады, минемчә, чөнки һәркем акча эшләүнең башка юлларын эзли һәм таба башлады.

Яңа Ярмәктә яшәргә тырыш­кан халык бервакытта да малсыз тормый. Хәзер дүртәр-бишәр сыер асраучылар да бар икән инде! Һәр көнне авылга ике ав­томашина килеп, халыктан сөтнең литрына 6 сум түләп са­тып алып китәләр.

Шулай ук елның-елында бакча-бакча суганын да, кишерен дә, бәрәңгесен дә үстереп саталар биредә. Әйе, җитешсезлектән интегәсе килмәгәннәр таң белән кош җиргә төшмәс борын уянып, төн җиткәнгә кадәр эшлиләр дә эшлиләр. Шулай дөнья куып, булсын дип яшәүчеләр авылда, Аллаһыга шөкер, байтак. Тик эчүче­леккә сабышып, «дөньяларын түгәрәкләп» йөрүчеләр дә көннән-көн арта бара…

Туган авылы ташландык хәлдә иясез ятканын күреп, Яңа Ярмәктә туып-үскән, хәзерге вакытта Самара шәһәрендә яш­әүче эшкуар Хәйдәр Сабир улы Сафиуллин хуҗалыкта идарә эшен үз кулына алырга була. Үткән елны банкрот дип санал­ган колхоз урынына ул авылдаш­лары белән киңәшләшеп, «Эссор» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять оештыра һәм бөтен финанс мәсьәләләрен үз кулы­на алып, аларны хәл итәргә керешә. Яңа генераль директор иске хуҗалыкның бурычларын иң беренче чиратта түләп бетерә, халыкка күп еллар түләнмәгән хезмәт хакын бирә башлый.

Хәйдәр әфәнде үзе Самара­да яши, е «Эссор» җәмгыятенең көндәлек эшләренә җитәкчелек итүне күрше Иске Ярмәк авы­лында күп еллар колхоз рәисе булып эшләгән Рәсих Әхмәтзыя улы Габидуллинга ышанып тап­шыра. Дөрес,  авыл халкы арасында бу яңалык төрле караш­лар тудыра: берәүләр өметлә­неп, җиңелрәк сулап куйсалар, икенчеләре алдан киләчәктә нәрсә булачагы билгесез икән­леген аңлап, бу эшне шикләнебрәк каршы алалар.

Авылыма юл тотуымның да беренче сәбәбе әлеге дә баягы яңача идарә итү, аның җитәкчелегенең эшне ничек алып баруы, үткән елгы нәтиҗәләре белән кызыксыну иде. Халык белән очрашып сөйләшермен дигән өмет белән икенче көнне үк иртәнге сәгать сигездә машина тракторлар ремонтлау мастер­скоена килдем. Әле иртәдер дип уйлап, ялгышканмын икән. Бу ва­кытта халыкның кайсысы-кая та­ралган иде инде. Тимер-томырлар складыннан чыгып килүче яшүсмер чакларыннан бирле авылыннан китмичә механиза­тор булып хезмәт иткән Сәлим­җан Мирза улы Ибраһимовны күрүемә нык шатландым. Ул хәзер биредә склад мөдире бу­лып эшли икән.

- Эшче халык кайда соң? – дип сорыйм үзеннән.

- Кайда булсын инде. Бар­сы да эштә, кырларда! Чәчү ва­кыты бит, – диде горурлык хисе белән Сәлимҗан абый.

Миңа барыбер механизатор­ларның берсе белен күрешеп сөйләшергә насыйп булган икән әле. Авылыбызда гына түгел, рай­онда да алдынгылардан булган Айрат Мәсгут улы Фәйзуллин кырга китеп өлгермәгән икән. Ул тракторының нәрсәсендер төзәтеп маташа иде.

- Исәнме, Айрат абый, хәлләрегез ничегрәк? – дип со­рашам үзеннән.

- Яхшы, сеңелем, менә бе­раз тракторым чыгымчылап алган иде, шуны җайладым әле. Хәзер менә яңадан кырга чәчүгә китәм. Тизрәк эшне тәмамлыйсы килә бит, - дип җавап бирде. Ул трак­торына менеп утырды да, китеп тә барды. Мин шул мизгелдә аның «корыч айгырын» фотосурәткә төшереп алырга да элгердем.

Бушап калган машина-трак­тор паркы территориясендә, хәзер кая барыйм икән дип бераз уйланып торгач, үткән елны гына төзелгән инку­баторга керергә булдым. Монда да кызу эш вакыты. Берничә хатын-кыз инкубаторга икенче төркем каз бәбкәләре чыгарыр өчен йомыркалар ур­наштыру белән мәшгуль иде. Үзләре белән сөйләшеп алырга да өлгердем. Гөлсинә Харис кызы Нуретдинова, Даһия Мидхәт кызы Шәрәфиева, Филүзә Дәүләтгәрәй кызы Хәмидуллина инкубаторда аның бе­ренче көненнән үк эшлиләр икән инде. Әле куптән түгел эш арту сәбәпле, Рушания Вилдан кызы Хәмидуллина да бирегә урнашкан. Аларның ничек эшләүләрен бе­раз күзәтеп торганнан соң, канә­гать калып, кайтыр юлыма чык­тым.

Ә уемда ничек тә хуҗалык җи­тәкчеләре белән очрашып сөйләшү иде. Тик Рәсих Әхмәтзыя улы Габидуллинны «то­туы» җиңелдән түгел икән. Баш­танаяк эшкә чумган идарә кеше­сен эш вакытында кабинетында табармын дип хыялланма да. Шуңа күрә 9 майда тантаналы митингка сугыш һәм хезмәт ве­тераннарын тәбрикләргә килгәч кенә, җитәкчене күреп, сөйләшергә мөмкинлек булды.

- Үткән елны йомгаклап, шуны әйтергә була, - дип башла­ды үзенең сүзен Рәсих Әхмәтзыя улы, – иң беренче уңышыбыз шул – инкубатор тезеп, чебешләр чыгару эшенә керештек. Майның бишләренә 1600 ит чебеше (бройллер) чыгарып, шуның 600ен үзебезгә үстереп, җәмә­гать туклануына калдырсак, кал­ганын саттык. Шулай ук 1200 каз, 560 үрдәк бәбкәсен чыгарып, шуларны үрчетүгә калдырдык, 750 күркә бәбкәсе дә чыгарып сат­тык. Ә быел бу күрсәткечләр күп­кә югары. Тавык чебешләрен генә тугыз меңгә якын чыгарып, күпчелеген саттык та инде. Ә эшебез әле дәвам итә.

Моңардан тыш, игенчелек белән дә шөгыльләнәбез. 700 гектар мәйданга көнбагыш, арпа, солы, бодай чәчелде, шул ук ва­кытта 1000 гектарга якын җирне эшкәртеп, чәчүгә әзерләдек.

Техникадан «Алтай» тракторы, чәчкечебез, «Нива» комбайны, ике «ЗиЛ» машинабыз бар. Алла бо­ерса, тагын бер комбайн, бер­ничә трактор сатып алу – пла­ныбызда. Шулай ук 200 баш са­рык алып, үрчетергә уйлыйбыз, - дип тәмамлады ул сүзен.

Авылдашларымның башлаган эшләре ярты юлда туктап калма­сын иде. Авыл хуҗалыгына игъ­тибар кимеген бу болгавыр чор­да әнә инкубаторда да, кошчылык фермасында да хатын-кызларга эшләргә эш булды. Шулай дә­вам ителсә, «Эссор»да эшләүче 41 кеше (Иске Ярмәк, Чулпан авылларыннан да килеп эшләү­челәр бар) хезмәт хакын даими рәвештә акчалата да, икмәкләтә дә алып торырлар, дип ышанасы килә.

Күпчелек ир-атларның бирегә эшкә керергә ашыкмауларын, акча табуның башка юлларын эзләүләрен дә аңлап була. Яшәү кыйммәт, тормыш арбасын ир булып тартып бармасаң, гаиләң кемгә кирәк? Ә «Эссор»ның эшләре алга китсә, киләчәктә эш хакларының да артуы ихтимал.

Машина-трактор паркыннан кайтышлый авылыбызның мәктәбенә дә сугылып чыктым.

- Елдан-ел бала саны кими. Бүгенге көндә мәктәптә барлыгы 44 бала укый, балалар бакчасына 11 сабый йөри. 2007 елдан мәктәбебездә башлангыч сыйныфлар гына кала инде, – диде уку-укыту бүлеге җитәкчесе Әлфия Абделхак кызы Кәлимуллина бик борчылып.

Шуңа күрә хөкүмәтнең укытучыларга хезмәт хакларын күтәрү турында кабул иткән карарлары да Яңа Ярмәк мәктәбе укытучыларын куандыра алмый. Мәктәп башлангыч итеп кенә калдырылса, пенсия яшене дә җитмәгән укытучыларга эш булмаячак бит.

Әйе, мәктәп яшәсә,авыл да яшәячәк. Ә менә балалар саны кимегәндә, яшь гаиләләр авылдан китәргә генә торганда, мәктәпне ничек яшәтергә? Беренче планда – укытуның нәтиҗәлелеге, сыйфаты түгел, ә мәктәпләргә билгеләнгән акча мәсьәләсе чоры шул бүген.

- Мәктәбебезнең бинасы да яңа, шәп тә бит, тик тиздән буш калачак шул, – диделәр укытучылар офтанып.

Әйе, авыл бик авыр чорда яши бүген. Ә халыкны берләштерүче булып дин, мәчет тора. Авыл уртасында манараларыннан нурлар сибеп утырган мәчеткә намазга даими рәвештә ун-унбишләп карт йөри икән. Яңа Ярмәктә күпләр ураза тотып, корбан чалып, ислам кануннары буенча никах туйларын үткәрәләр, туган балага исем куштыралар, вафат булучыларны соңгы юлга озаталар. Әле күптән түгел мәктәп балалары үз теләкләре белән зират тирәләрен чистартканнар.

Тик яшьләр әлегә мәчеткә йөрергә тартыналармы, белмим. Халык хәзер күбрәк рухи азык турында түгел, ә матди байлык турында кайгыртып яши. Бер карасаң, анысы да кирәк, әлбәттә. Әгәр эшләргә яхшы урының булмаса, акчасызлыктан интексәң, рухи азык икенче планга күчә шул ул.

Мин проблемалар турында, Самарага кайткач, «Эссор»ның генераль директоры Хәйдәр Сабир улы Сафиуллин белән очрашып (ул үзе «Бердәмлек» газетасы редакциясенә килгән иде), озак сөйләшеп утырдык. Җитәкчене халыкның әле яңача эшләүгә бик ышанып бетмәве борчый, крестьяннарның җир пайлары мәсьәләсен дә тиз көннәрдә җайга саласы бар икән әле. Боларның барысы турында көзгә табан, «чебешләр санар вакыт җиткәч», тагын бер күрешеп сөйләшергә вәгъдәләштек Хәйдәр абый белән.

Римма НУРЕТДИНОВА.

“Бердәмлек”,

6 июнь 2006 ел.

Фикер калдыру