Яңа Ярмәк авылы мәчетендә Мәүлед бәйрәме болай зурлап үткәрелгәне юк иде әле

КатегорияӨлкә татарлары, Өлкәбездәге дин
Автор Администрация сайта

2013 елның 11 февралендә Камышлы районы Яңа Ярмәк авылы мәчетендә Мөхәммәт Пәйгамбәрезнең тууына багышланган Мәүлед бәйрәме узды.

Бәйрәм мәчет администрациясе һәм җирле иганәчеләр – Зәйдуллиннар, Мифтаховлар һәм Вәлиахмәтовлар гаиләләре – ярдәмендә оештырылган иде. Әлеге бәйрәмдә 58 ир-ат, 40лап хатын-кыз катнашты. Бәйрәмнән соң мәктәп укучылары чәй табынына чакырылды.

Мәүлед бәйрәме традицияләренә тугры калып, бу мәчеттә вәгазьләр, мөнәҗәтләр укылды. Камышлы районы имам-хатыйбы Габдулла хәзрәт Кәримов һәм Похвистнево районы Гали авылы мәдрәсәсе укытучылары Мөхәммәт Пәйгамбәребезне зурлап вәгазьләр сөйләделәр.

Соңрак “Гали” мәдрәсәсе шәкертләре мөнәҗәтләр укыды һәм Пәйгамбәребез рухына догалар кылды.

Бәйрәм Розалия Мифтахова, Сәрия Мухитова, Рәхилә Билялова, Шәмсенур Хәбибуллина һәм Розалия Гафурова әзерләгән мул табын артында йомгакланды. Азизулла Пулатханов килгән кунакларны хуш исле пылау белән сыйлады.

Табын артында Коръән укылды, пәйгамбәребезнең бөеклеге, үткән юлы турында сөйләнде. Шулай ук авыл җирлеге башлыгы Рәсих Габидуллин да үзенең һәм Камышлы районы башлыгы котлауларын авыл халкына җиткерде.

Бәйрәмдә җыелган сәдакалар “Гали” мәдрәсәсе шәкертләренә тапшырылды.

Яңа Ярмәк авылы халкы бәйрәмне оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр. Әлеге көнгә кадәр бу гыйбадәтханәдә Мәүлед бәйрәме болай зурлап үткәрелгәне юк иде әле.

Римма НУРЕТДИНОВА.

Галия ВӘЛИӘХМӘТОВА фотосурәтләре.

Фикер калдыру