Нияз Сабиров: XX гасырга кадәр мөселман илләре Коръәннең Казан басмасын укыган

060ТР Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров XX гасыр башына кадәр мөселман илләрендә Коръәннең Казан басмасын кулланулары хакында әйтте. Бу турыда ул Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентларына сөйләде.

Ул булдырган “Бердәмлек”

рэфгат10 декабрьдә 28 ел буе “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире булып эш­лә­гән Рәфгать Нәбиулла улы Әһ­­лиуллинның вафаты­на 40 көн тула. Бу көнне Рәф­гать абыебызның рухы, җир­дәге мә­шә­катьләрдән ае­ры­­лып, күк­кә ашар һәм, тор­мыш­тагы га­мәл­ләрен бар­лый-барлый, кыя­мәт көнен көтә башлар. Без дә бу көнне аның үткәннәренә күз салып, Хо­дайдан ярлыкау со­рап, дога­ларыбызны кы­лыйк.

“Сайра” конкурсына кастинг игълан ителде

0143

 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм “Барс медиа” группасы “Сайра” проектын тормышка ашыру кысаларында татар җыры яшь башкаручылар өчен кастинг игълан китә.

“Болгар радиосы” VI Милли музыкаль премиясе җиңүчеләре игълан ителде – исемлек

0048 декабрьдә Казанның “Пирамида” концертлар залында “Болгар радиосы” VI Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узды. Катнашучылар 33 номинациядә бүләкләнде, шул исәптән җыр авторлары да “Алтын йолдыз” бүләгенә ия булды.

2019 елда “Ак калфак” оешмасы Самара өлкәсе һәм Чувашиядә күчмә утырышлар үткәрәчәк

1029 Киләсе 2019 елда да «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы Россия төбәкләре һәм Татарстан районнарында күчмә утырышлар үткәрәчәк.

«Ак калфак»ның Удмуртиядәге күчмә утырышында Васил Шәйхразиев: Күрсәтегез, сөйләгез, аңлатыгыз!

untitledУдмуртия Республикасында ” Ак калфак” иҗтимагый татар хатын-кызлары оешмасы «Тамырлар белән көчле без» темасына багышланган күчмә утырыш уздырды. 

«Татар кызы — 2019» бәйгесе финалы узачак көн билгеле

IMG_0864Агымдагы елда Казанда узган Халыкара Татар кызы бәйгесендә Удмуртия кызы — Диләрә Гыйльметдинова җиңү сәбәпле, икенче елга бәйгенең финал өлеше Ижау шәһәрендә үтәргә тиеш.

Денис авылы мәктәбендә Татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасы үтте


zxjKqgZLA3gБүген, 7 декабрьдә, Шенталы районының Денис авылы гомумбелем бирү мәктәбендә 8-11 сыйныф укучылары арасында татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасы, 1-11 сыйныф укучылары арасында шигырьләрне сән­гать­ле уку конкурсы һәм  татар теле укытучылары арасында “Ел укытучысы” бәйгесе узды.

Олимпия чемпионкасы Наилә Гыйләҗева: “Татар теле җиңү яуларга булышты!”

5defaebb004822851d82a995cbec10d1Спортчы булу өчен көчле булу җитә дип уйлыйсызмы? Ялгышасыз! Спортта җиңү өчен татар телен белергә һәм акыллы булырга да кирәк икән. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе мавыктыргыч, әмма шоу ясамый торган спорт төре — фехтовкалау остасы Наилә Гыйләҗева белән сөйләшеп кайткач, шундый нәтиҗәгә килде.

Сызраньда татар телен өйрәнү төркемнәренә укучылар җыялар

IMG_20181027_144712_croped-528x427-300x242

Сызрань шәһәр округының Татар милли-мәдәни автономиясе татар телен өйрәтү төркемнәренә укучылар җыюны дәвам итә.

Бу хакта Сызрань татарлары милли-мәдәни автономиясенә сылтама белән Самара татарлары сайты хәбәр итә.

Курслар Татар мәдәнияте үзәгендә (Сызрань шәһәре, Степан Разин урамы, 26) оештырыла, диелгән әлеге хәбәрдә.

Теләге булган һәркем татар телен өйрәнергә килә ала.

 

 

 

 

Авыруның хәлен белгән өчен нинди савап языла?

8335_big_allah_1835630_960_720Исламның иң күркәм гадәтләреннән берсе – авырган кешенең хәлен белү. Аллаһның хак илчесе, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм бу күркәм гадәтне ныгыта һәм аны барлык мөселманнар өчен вәҗиб дәрәҗәсенә, ягъни тиешле булган дәрәҗәгә күтәрә һәм мөселманның алты хакы арасына кертеп болай ди: «Мөселманны күрү белән аңа сәлам бир. Сине чакырса – җавап бир. Киңәш сораса – нәсыйхәт бир. Төчкереп «Әлхәмдүлилләһ» дисә – җавабын бир. Авырса – хәлен бел. Үлсә – җеназасына бар». 

Малайлар ир булсын өчен әти кирәк

untitledнгегГаилә башлыгының бала тәрбияләүдән читләшүе җәмгыятькә дә куркыныч белән яный.

Гаилә турында сүз йөрткәндә күбрәк хатын-кыз, балалар турында уйлыйбыз. Әлбәттә, гаиләдәге психологик торыш, андагы уңайлыклар хатын-кыз кулында, әмма ир-егетне юкка гына “гаилә башлыгы” димиләр бит. Ягъни ул гаилә төзү өчен карарга килүче дә, аның яшәве өчен шартлар тудыручы да, якын кешеләрен тәэмин итүче дә.

Авыл халкының пенсиясе 2400 сумга арта

1544024277_f02ec6704f8c7e06ae77958dcac45f7bЯңа елдан авылда яшәгән һәм эш стажы 30 елдан да ким булмаган кешеләрнең пенсиясенә өстәмә 2400 сум тәшкил итәчәк.

Бу хакта Русиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин белдергән.

Сүрияле Коръәнне алтын җепләр белән чиккән

коранТегүче Мөхәммәд Махер Хадри, Коръән Кәримнең тулы текстын чигеп, Гиннессның рекордлар китабына эләккән. Кара бәрхеткә алтын җепләр белән Коръән Кәримне чигеп, 12 томны эшләү өчен сүрияле 12 елдан артык вакыт сарыф иткән.

Самара аэропортына яңа исем билгеләнде

 

самара аэроп“Россиянең бөек исемнәре” проектына йомгак ясалды, аның кысаларында илнең 45 аэропортына күренекле кешеләр исемнәре биреләчәк. Самараның һава аланын легендар очкыч аппаратлар конструкторы Сергей Королевка багышлап атаячаклар.

«ШАЯН ТВ» балалар телеканалы Таттелеком телевидениесе челтәрендә һәм shayantv.ru сайтында

209-1-300x160

2018 елның 12 ноябреннән Таттелеком телевидениесе челтәрләрендә яңа «Шаян» балалар телеканалы эшли башлады. Шулай ук телеканалны shayantv.ru сайты аша да карап була.

Татарлар элемтәдә! Эстониянең Таллин шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез: «Бердәм булыйк!»

untitledпыкркеурБөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтында «Татарлар элемтәдә» дип исемләнгән рубрикада дөнья буйлап сибелгән милләттәшләребезнең видеомөрәҗәгатьләре, сәламнәре урнаштырыла. Әлеге акциядә һәркем катнаша ала.

Җир шарындагы иң матур хатын-кыз Татарстаннан булып чыкты

СнимокгелглКытайның Шеньчжень шәһәрендә кияүдә булган хатын-кызлар арасында  уздырылган Mrs Globe бәйгесендә  «җир шарының иң матур хатын-кызы» исемен Татарстанда яшүче Алиса Тулынина яулаган.

«Путин акчасы» кемнәргә бирелә?

26844292662018 елдан гаиләдә туган беренче балага “Путин акчасы” каралган. Дөрес ул гаиләнең уртача кереме бер кеше башына яшәү минимумыннан 1,5 тапкырга артып китмәгән очракта гына бирелә. Шул рәвешле безнең республикада беренче баласын табучыларга ай саен 8 490 сум пособие түләнә.

Имам-хатыйб татарларның XIX гасырга кадәр җәй айларында ястү намазын укымаганын әйтте

011Татарлар Болгар чорыннан алып XIX гасырга кадәр җәй айларында ястү намазын укымаган. Шул хакта Нияз хәзрәт Сабиров Шиһабетдин Мәрҗанинең гыйбадәт турындагы “Назурәт-әл-хак…” китабында булган мәгълүматны “Татар-информ” хәбәрчесенә җиткерде.

“Белгәнебезчә, соңгы намаз караңгы төшкәннән соң гына укыла, ләкин май аеннан алып август башына кадәр караңгылык булмый. Шәфәкъ кызыллыгы бетеп җитми. Шуңа күрә дә татарлар Урта Азиядә яшәгән бер галимнең фәтвасына таянган”, – ди Нияз хәзрәт.

Нияз хәзрәт сүзләренчә, Шиһабетдин Мәрҗани әлеге мәсьәләне тирәнтен өйрәнә. “Галим башка бик күп чыганакларны карый, дәлилләр китерә һәм ястү намазын укырга кирәк дигән нәтиҗә ясый. Хәзерге вакытта без Мәрҗанинең хезмәтләренә таянып, ястү намазын җәйге кыска көннәрдә дә укыйбыз”, – ди ул.

 

Татар балалары өчен татар телендә “Башваткыч” сканворды булдырылган


a826962b49fea21641bf0cca259172b4 Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиясе укучылары яшүсмерләр өчен “Башваткыч” сканвордын чыгара башлаган.“Сорауларны туплаганда, һәр сканворд бер генә тематикага туры килерлек итеп төзибез. Мәсәлән, география, татар халык ашлары, татар киемнәренә кагылышлы сканвордлар бар”, – диде җитәкче.

Археолог — романтик

Риза-2Шушы көннәрдә 48 ел гомерен археологиягә багышлаган тарих фәннәре кандидаты, Россия тарихы кафедрасы доценты Риза Баһаутдиновка 70 яшь тула.

«Үзгәреш җиле» татар җыры фестивале быел “Ветер перемен” түгел

011a292f6a9b4880be1317ba3e6f69f2«Үзгәреш җиле» татар җыры фестивале өченче сезон концертын тәкъдим итте.

«Үзгәреш җиле» татар җыры фестивале быел 29 татар җырына реставрация ясады – таныш җырларны яңача төреп тамашачыга тәкъдим итте. Җырчылары яңа түгел иде – барысы да таныш җырчылар. Аларның бер өлеше «Үзгәреш җиле»нә кадәр үк исемнәрен булдырып (Марсель Вагыйзов, Раяз Фасыйхов) заманча эстрада яратучы һәр татарның күңел түрендә яшәсә, икенче берләре – Артур Исламов, Илгиз Шәйхразиев, Зәринә Вилдановалар альтернативщиклар буларак яңа буын татар яшьләре исемлегендә; бер өлеше – Венера Ганиева укучылары – әлеге киң җәмәгатьчелеккә таныла алмадылар. Без инде инде шушы өченче төркемнең «Үзгәреш җиле» аша танылуын көтәбез.

 

Рөстәм Миңнеханов «Татарстанның эшлекле партнерлары» XIII форумының пленар утырышында катнашты

1Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстанның эшлекле партнерлары» XIII форумының пленар утырышында катнашты.

Пленар утырыш Чаллыдагы ИТ-паркта узды.

Түбән Абдулның данлы тарихы

1Чал тарих өстендә утырган һәм бүгенге тормышы да шуңа лаек булган гаҗәеп татар авыллары бар, Әлмәт районындагы Түбән Абдул авылы әнә шундыйлардан. Хәер, бу авыл Шушма елгасындагы күпер аша Иске Бәгрәҗ авылы белән кушылып, халык телендә барысын Елховой, дип тә атап йөртәләр. Чирмешән районы чигенә урнашкан бу татар-мишәр авылы үзенең холык-характеры, аннан чыккан танылган шәхесләре белән дә данлыклы. Һәм, ниһаять, Түбән Абдул турында да тарихи-публицистик китап дөнья күрде, китап бик саллы – 415 биттән тора, яхшы кәгазьгә басылган, төсле фотолар белән баетылган, узган заманнарның сирәк документлары, карталары, шәҗәрәләре, кабер ташлары, халык авыз иҗаты урын алган. (Илдус Габдуллин. Әсгать, Миләүшә Закировлар. Түбән Абдул. – Казан, 2018.)

Дөрес, аңа кадәр дә бу төбәк тарихы турында Әсгать Сәлаховның “Бараж токымы” һәм тарих фәннәре кандидаты Таһир Кәримовның “Нәселе барның – иле бар” дип аталган китаплары басылып чыккан иде. “Түбән Абдул” китабы исә үткәннәргә тагы да тирәнрәк үтеп керүе, аны шушы төбәк тарихы белән бәйләп, гомуммилләт тарихына әйләндерә алуы, күп материалларның фәнни әйләнешкә беренче тапкыр кертелүе белән дә кыйммәтле һәм кадерле. 

Гаяз Исхакыйның “Көз” әсәрен аудиокитап буларак тыңлап була

козТатарстан китап нәшрияты сайтының аудиокитаплар бүлегендә Гаяз Исхакыйның “Көз” әсәре урын алды. Аудиофайлларны түләүсез тыңлау һәм күчереп алу мөмкинлеге бар. Моның өчен www.tatkniga.ru сайтына керергә кирәк.

Борынгыдан килгән гадәт


1-1-9Авылларда каз өмәсе гөрләгән чак. Гаҗәп һәм шул ук вакытта сөенечле хәл: каз өмәсе һаман да йола буларак яши әле, димәк. Соңгы елларда район-авылларда бөтен шартын туры китереп оештырылган каз өмәләрендә булырга туры килде. Каз асрау, безнең халык өчен бу кош­ның дәрәҗәсе, бәһасе хакында да язарга кирәк дип таптык. Каклаган каз – бездә иң зур сыйларның берсе бит.

Авылга мулла кайтмаса, шайтан кайта

2bb5e989d7e2572c62e331611749780bЭлектрик булып эшләүче берәү авылда имам да булып тора икән. Мәчеткә дин дәресләренә йөргән баладан әнисе, ничек, улым, үскәч мулла булырсыңмы инде, дип уенын-чынын бергә кушып сорагач, юк, әни, мулла булып булмый, мин багана башына менә алмыйм, дигән.

Галимнәр әдәби телне яклап көрәшкә күтәрелә һәм… Ркаил Зәйдулланы Тукай премиясенә лаек түгел дип саный

ed1100e2783c5e30ead9b85fa113a00eБер утырыш тарихы: галимнәр «әдәби тел»не яклый, Илида Бәширова Рәмис Латыйпов белән Ркаил Зәйдулланы тәнкыйтьли, Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов дәшми.

Динә Гарипова: Телебезнең матурлыгын күрсәтәсем килә

0101Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе тарафыннан оештырылган Рөстәм Яхин исемендәге классик музыка фестивале быел дүртенче тапкыр уздырылды һәм ул, елдагыча, зур йомгаклау концерты белән тәмамланды. Фестиваль 2015 елда барлыкка килгән иде.

“Ул мине ташлады һәм яшь кызга китте…” Ләйлә Дәүләтова – ире, баласы һәм күңеле турында

8b7a0932fe7d1b5f59d676b1dcb77e4cТамашачыларга аның ничек, кем белән яшәве һәрвакыт кызык булды. Әмма шагыйрә, “Адәм белән Һава” тапшыруының авторы һәм алып баручысы Ләйлә Дәүләтова үзенең шәхси тормышы турында сөйләми иде. “Интертат”ка эксклюзив интервьюда ул төп серен чиште.

Ник ирегезне табибка алып бармыйсыз?

8160Озакламый безне, кешеләр­не, Кызыл китапка кертергә туры килмәгәе. Кешелеккә бөтенләй юкка чыгу куркынычы яный, чөнки ирләр, әкренләп, хатын-кызга әверелә бара”, – дип чаң суга ирләр сәламәтлеге клиникасы хуҗасы, уролог-андролог Любовь Мумладзе. Ир-атлар­ның сә­ламәтлеге мәсьәләләре бе­лән 40 елга якын шөгыльләнә инде ул.

Васил Шәйхразиев Милли Шура утырышында Татарстанга ярдәм итәргә чакырды

6438

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Татарстанның 100 еллыгына бәйле инициатив тәкъдимнәр белән чыгарга, Татарстанга ярдәм итәргә өндәде. Бу хакта ул бүген “Казан” милли мәдәният үзәгендә узган Милли Шураның киңәйтелгән пленар утырышы вакытында әйтте.

«Яңа заман шартларында татар журналистикасы» — Казанга Россиядәге каләм әһелләре җыела


untitledпппп
20150211_100846Татарстан башкаласында Россия төбәкләреннән җыелган татар журналистлары өчен әлеге темага багышланган семинар-укулар үтә.

Көрәш ярышлары «абсолютка» кайта!

iКиләсе елга татарча көрәш ярышлары арасында иң-иңнәреннән саналган Муса Җәлил истәлегенә узачак турнирда күптән көтелгән вакыйга — абсолют батыр өчен көрәш узарга мөмкин.

Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»н тыңлап кара

муса3Герой-шагыйрь Муса Җәлил, Бөек Ватан сугышында фашислар кулында тоткында булганда язган «Моабит дәфтәрләре»н хәзер аудиокитап буларак тыңлап була.

Рөстәм Миңнеханов Бөекбританиядә татар җәмәгатьчелеге белән очрашты

prezidentБүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лондонга эш сәфәре кысаларында Бөекбританиядәге татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Очрашуда шулай ук  Татарстан вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхрәзиев катнашты.

“Балаларыма бәхет сорыйм”…

фото-Гарифуллиной-Х.Г.Похвистнево районының Яңа Мансур авылында 89 яшен тутырган Хәтимә әби Гарифуллинаны белмәгән кеше юк. Кемнән генә сорама, аның турында: “Ачык йөзле, йомшак күңелле, бик әйбәт кеше”, — диләр. Дәһшәтле сугыш еллары да, тормыш сынаулары да аның күңелен каралтмаган.

Мәктәпләрдә укытучылар өчен психологлар булдырылырга мөмкин

imgpreviewРоссия мәктәпләрендә укытучылар өчен психолог вазифасын кертергә тәкъдим иттеләр. Бу турыда RT хәбәр итә.

Татарча әйлән-бәйлән кирәкме?

989d92a75594891296105d1f7b01dec9Яңа елга күп калмады. Дөнья мәшәкате күпме генә булмасын, халык бәйрәмгә алдан әзерләнә. Казанның мәдәният оешмалары әлеге уңайдан нәни­ләргә нинди генә тамаша тәкъ­дим итми! Могҗизалы әйлән-бәйлән дисеңме, фәнни бәй­рәм, су өстендәге тамаша – нәрсә генә юк. Боларга шәхси театр коллективлары тамашаларын да өстәсәң, чыннан да, сайлап алу мөмкинлеге зур. Алар арасында татарчалары күпме соң? Кызганыч, бу сорауга уңай җавап бирү читен. Чөнки баланы әкияти бинасы белән тартып торган “Әкият” курчак театры афишасында да быел урысча Яңа ел бәйрәме генә бар.

Нинди бүләк ришвәт булмый?

57d64e51db9457d6279b3f553ff9f9b1_500_0_0Бәйрәмнәр якынлашканда бакча, мәктәпләрдә тамашалар үткәрү, акча җыю мәсьәләсе янә калкып чыга. Укытучыга бирү өчен нинди бүләк алырга ярый? Татарстан Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек итү департаменты башлыгы Наталья Гречанникова матбугат киңәшмәсендә ришвәт белән бүләк арасындагы чикне аңлатырга тырышты.

Яхшы ниятне бер кашык дегет боза

02aa265f2239852a7078af08fa57263a_500_0_0Атна башында Казанда галим, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанигә һәйкәл ачылды. Ниһаять, Казанда Бакый Урманченың иҗаты урын алды, олпат галимнең исеме мәңгеләштерелде дип сөенәсе урынга, әлеге вакыйга күбрәк ризасызлык тудырды.

Самара өлкәсендә балалар бакчаларына чиратларны бетерергә ниятлиләр

детсадСамара өлкәсендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә чиратлар белән көрәш дәвам итә. Шулай итеп, «Демография» илкүләм проекты кысаларында өлкә җитәкчелеге алдында 3 яшькә кадәрге һәм 3-7 яшьлек нәниләр өчен балалар бакчаларында урыннар булдыру бурычы тора. Мәгълүмати сәясәт департаменты мәгълүматларына караганда, бу ел ахырына 11 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ачылачак, димәк, 3 яшькә кадәрге балалар өчен 485 урын һәм 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен 2045 урын барлыкка киләчәк.

Федераль татар милли-мәдәни мохтариятенең 20 еллыгы уңаеннан Мәскәүдә конференция уза

фнкат6Бүген Мәскәүдә «Этникара диалог һәм гражданлык татулыгын үстерүдә Россиянең милли-мәдәни автономияләре роле” конференциясе уза. Бу чара Федераль татар милли-мәдәни мохтариятенең 20 еллыгына багышланган. Әлеге әһәмиятле вакыйгада ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г.Шәйхразиев һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Р.З.Закиров катнаша.

Фәрит Бикчәнтәев «Казан» аэропортына ни өчен Тукай исеме туры килгәнен әйтте

2222Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев «Казан» аэропортына ни өчен Тукай исеме туры килгәнен әйтте.

Туристларның каз өмәсе белән татар туен күрәсе килә

каз1Татарстанда гына түгел, Россиядә, Евразиянең татарлар күпләп яшәгән төбәкләрендә дә этнотуризмны үстерү һәм моның өчен галимнәрнең, музей белгечләренең, бизнес һәм туристлык вәкилләренең берләшеп эшләве мөһим. Сабан туен гына түгел, Каз өмәләре, Карга боткасы, Сөмбелә бәйрәмнәрен дә танытып була. Туган телләрен өйрәнү өчен, балаларны татар авылларына җибәреп укытырга кирәк. «Татар дөньясында этнотуризм һәм туган якны өйрәнү: хәзерге торышы һәм перспективалары» бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышында шундый фикерләр яңгырады.

Самарада татар календаре чыккан

hor-calendar-2019-gorhor-calendar-2019-gor

hor-calendar-2019-gor

калСамарада 2019 ел өчен татар дөньясындагы истәлекле көннәр һәм вакыйгалар календаре дөнья күргән. Бу хакта «Самара татарлары» сайты хәбәр итә.

Мәрҗанине кайтару: без әле зур эшләрнең башында гына

02aa265f2239852a7078af08fa57263a_500_0_0Казанның Бакый Урманче музеенда Шиһабетдин Мәрҗанинең гипстан ясалган сыны бар. Танылган рәссам сынчы галимне олпат, мәгърур, җанлы итеп ясаган. Шушы сын мәрмәрдән эшләнеп, Мәрҗани мәчете каршында урын алыр да, шәһәрнең бер матур бизәгенә әйләнер дигән өметләр 2015 елда ук пәйда булган иде инде. Ниһаять, ул тормышка ашты.

Бөтендөнья татар конгрессы татар мөһаҗирлеге музеен булдырырга тәкъдим итә

коуч1Бөтендөнья татар конгрессы татар мөһаҗирлеге музее ачарга тәкъдим итә. Бу хакта Ленин ял итү комплексында узган «Архивлар һәм Россия халыкларының асылын саклау» исемле коуч-сессиядә әйтелде. Конгрессның Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров үз чыгышында мондый музейның кирәклегенә басым ясады.

Эстониянең Таллин шәһәрендә IV Европа Сабантуе үтәчәк

shayh
Таллин шәһәр идарәсендә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Таллин шәһәр җыены рәисе Михаил Кылварт белән очрашты. Очрашуда шулай ук Россия Федерациясенең Эстониядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Петров та катнашты.

«Мулла» һәм «Байгал» картиналары Казахстандагы кино фестивалендә җиңүгә дәгъва кыла

мулла10Татарстанның «Мулла» һәм «Байгал» картиналары бу көннәрдә Казахстанның Алма-Ата шәһәрендә уза торган XIV Халыкара Шакен Айманов кино фестиваленең төп бәйгесендә катнаша. Бу хакта ТР «ТатарКино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Самарада халык саны кимүе фаразлана

самара1-2Самара шәһәр Думасында хәбәр итүләренчә, шәһәрдә уртача халык саны кимүе ихтимал. Кайбер фаразларга караганда, 2019 елда өлкә башкаласында 1 151 000 кеше яшәячәк.  2021 елга бу сан 1 135 000 гә кадзр кимергә мөмкин.

Рөстәм Миңнеханов: Пәйгамбәрнең туган көнендә Мәрҗанигә һәйкәл ачу – зур тантана

мэржаниТатарстан Президенты Рөстəм Миңнеханов Мөхəммəд пəйгамбəрнең (с.г.в.) туган көнендə татар галиме Шиһабетдин Мəрҗанигə һəйкəл ачуны зур тантана булуын белдерде. Бу хакта ул һəйкəл ачылу вакытында сөйлəде.

Татарстан Президенты чыгышын Мəүлид бəйрəме белəн котлавыннан башлады. “Нəкъ Мөхəммəд пəйгамбəрнең (с.г.в.) туган көнендə бөек татар халкының улы – Шиһабетдин Мəрҗанигə һəйкəл ачу – зур тантана. Быел галимнең тууына 200 ел тулды, ул хезмəтлəре белəн татар халкын бөтендөнья күлəмендə күтəрде”, – диде ул.

Гали авылында изге Мәүлид бәйрәме узачак

гали1Хөрмәтле дин кардәшләребез!

26 ноябрьдә  Похвистнево районының Гали авылы Мәдәният йортында изге  Мәүлид бәйрәме узачак. Барыгызны да чарада көтеп калабыз. Башлана сәгать  9.30да.

Рәхим итегез!

Мәскәүдә “БалаФест” фестивалендә Сөембикә, Батыр, Шүрәле, Су анасы белән таныштырганнар

балаМәскәүдә Татар мәдәни үзәгендә “БалаФест” дип аталган фестивальдә балалар Сөембикә, Батыр, Шүрәле, Су анасы, Убырлы образлары белән танышты. “Голос” тапшыруы ярымфиналисты Сәидә Мөхәммәтҗанова килгән кунакларга җырлар бүләк итте. 

Татар телен саклау һәм үстерү буенча Дәрдмәнд фонды булдырылачак

1-41«Татар ата-аналары» иҗтимагый берләшмәсе координаторы Ксения Зарипова татар телен саклау һәм үстерү буенча Дәрдмәнд фонды булдырылачагын әйтте. Бу хакта ул  It-паркта үткән татар ата-аналары конференциясендә сөйләде.

Мәүлид бәйрәме: “Бу көнне бер тапкыр салават әйтсәң, Аллаһы Тәгалә синең өчен унны әйтер”

мәүлид19 ноябрь – Мәүлид бәйрәме, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) дөньяга килгән көн. Бу көн – мөселманнар өчен Корбан һәм Ураза гаетләре кебек үк зур бәйрәм. Аны ничек үткәрергә? Мәүлид ашын бәйрәм көнендә уздыра алмасаң, ни була? Нинди догалар укырга? Таба ашлары пешерергәме? Бу хакта Казанның “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы, “Татар-информ”ның якын дусты Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән сөйләштек.

Укыйсың килсә… тыңла

таткнигГрек фәлсәфәчесе Әфләтүннең (Платон) мондый сүзе бар: “Китап – телсез укытучы”. Моннан меңнәрчә ел элек яшәгән шәхеснең сүзләре хәзерге заманга бер дә туры килми төсле. Хәзерге заман кешесе китапны укымый, ә тыңлый бит! Шулай булгач, китапның телле булуында шикләнәсе түгел. Әлеге замана таләбен исәпкә алып, Татарстан китап нәшрияты да яңа проект башлады.

Мәктәп тормышы: бүгенге абитуриент нинди ул?


1-3-22-960x640Быел да илебез интернет киңлегендә абитуриентларның «через-чюр», «оррестовать», «символ Олимпиады – 80 – Чебурашка» һәм башка «шедеврлары» актив тикшерелде. «Татарстан» республика вузлары өчен укырга керүчеләрнең түбән әзерлекле булулары темасы никадәргә актуаль булуын ачыкларга тырышып карады. Һәм көтелмәгәнрәк нәтиҗәләргә килде.

Татар конгрессы Минтимер Шәймиевнең авыр кайгысын уртаклаша

1Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең тормыш иптәше Сәкинә Шакир кызы вафат булу сәбәпле, авыр кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели.

Минтимер Шәймиевнең хатыны Сәкинә Шәймиева вафат


c81280b86fb136c81063e0dc28fde965Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең хатыны Сәкинә Шәймиева каты авырудан соң вафат булган. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат секретаре Эдуард Хәйруллин хәбәр итә.

Казан аэропорты Бөек Тукаебыз исемен йөртергә лаек

79c5990f98546a215f8ab549f5bb3066-620x330Бу көннәрдә халыкара аэропортлар исеменә тавыш бирү дәвам итә. «Россиянең бөек исемнәре» проекты кысаларында «Казан» халыкара аэропортына һәм «Бигеш» аэропортларына танылган шәхесләр исемнәре өчен дә тавыш бирү бара.

«Мин сине яратам!» дигән сүзләр үлемнән коткара»

7aadc33e5c2b7cc717455db83ca239a4Татарстанда балаларның үз-үзен үтерү очраклары арткан. 2017 елда 13 бала үз-үзенә кул салган булса, 2018 елның соңгы тугыз аенда гына 15 бала үлем юлын сайлаган. Казанда исә балалар суициды өч тапкырга арткан: быел җиде бала тормыш белән хушлашкан.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан аэропортларына Тукай һәм Лемаев исемнәрен бирергә чакыра

2Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  “Казан” аэропртына Габдулла Тукай, “Бигеш” аэропортына Николай Лемаев исемен бирергә тәкъдим итә. Ул укучыларын шушы шәхесләр өчен тавыш бирергә өнди. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсендә язды.

“Әгәр Тукай – бөек шагыйрь һәм татар мәдәниятенең символы, Татарстанның күпмилләтле халкының горурлыгы булса, Лемаев – республиканың сәнәгать егәрлеге һәм берничә буын татарстанлыларның хезмәт даны символы. Горурланабыз һәм сайлыбыз”, – диелгән Рөстәм Миңнеханов текстында.

Татарстан делегациясе Новосибирскта үтәчәк Федераль Сабан туе мәйданын карады

112019 елның 8 июнендә Новосибирск өлкәсендә ат чабышлары һәм Татарстан Республикасының сәнгать осталары концерты, ә 9 июнь көнне Новосибирск шәһәрендә Федераль Сабан туе узачак. Хәзерге вакытта бәйрәмгә әзерлек эшләре бара. 

Татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасы Денис авылы мәктәбендә үтәчәк

1-DSC_001517 декабрьдә Шенталы районының Денис авылы гомумбелем бирү мәктәбендә 9-11 сыйныф укучылары арасында татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасы, 6-11 сыйныф укучылары арасында шигырьләрне сән­гать­ле уку конкурсы һәм  татар теле укытучылары арасында “Ел укытучысы” бәйгесе уз­ды­рылачак. 

Гүзәл Минакова-Сибгатуллина улы Арслан хакына Камал театрыннан эштән киткән


06178ec74ad479973ca6bee5a5db9bbf

Татар театры тарихында калган легендар спектакльләрнең яңа куелышларында төп рольләрне башкарган актриса Камал театрыннан үз теләге белән эштән киткән. Сүз “Зәңгәр шәл”дә – Мәйсәрәне, “Диләфрүзгә дүрт кияү”нең заманча версиясендә (“Диләфрүз—Remake”) Диләфрүзне уйнаган Гүзәл Минакова-Сибгатуллина турында бара. Гүзәлнең театрдан китүен аның биш яшьлек улы сораган.

«Милли сәясәт сак кагылуны таләп итә»

milli

Уфада берничә көн дәвамында милли сәясәт мәсьәләләре тикшереләчәк.

Бүген Дәүләт җыелышы-Корылтайда «Русия Федерациясе субъектларында милли дәүләт сәясәтенең гамәлгә ашыру» дип аталган семинар үтә.- Милләтара мөнәсәбәтләр һәрвакыт сак кагылуны таләп итә. Ниндидер милләтнең мәдәниятен, гореф-гадәтлерен тулысынча өйрәнеп кенә милләтнең үзенчәлеген аңларга була.

Без һәрвакыт милләтләр дуслыгына җитди игътибар бирәбез, чөнки биредәге халыклар бик күп гасыр дус, тату яшәгән. Алар барлык авырлыкларны бергә күтәргән, — диде Русия Федерациясе Дәүләт думасы депутаты Александр Сидякин, чарада катнашучыларны сәламләп.

Алсу үзенең балаларын татар теленә өйрәтмәячәген әйтте

алсу1Күптән түгел генә  “Россиянең атказанган артисты» исеменә лаек булган җырчы Алсу, декрет ялыннан соң, 10 ноябрьдә, Казанда концертын куйды. Концерттан соң җырчы үзенең иҗади планнары турында сөйләгән һәм гаиләдә татар телен саклау турындагы сорауларга җавап биргән.

Татар телле ата-аналар конференциясендә милли мәгариф мәсьәләләре күтәреләчәк

014118 ноябрь көнне Казанда IT-паркта татар телле ата-аналар өчен конференция узачак. Анда яңа шартларда туган телдә тәрбия һәм белем бирү мәсьәләләре турында сойләшәчәкләр, дип хәбәр итә оештыручылар.

Чараны Бөтендөнья татар конгрессы белән “Татар ата-аналары” берләшмәсе оештыра. Бөтендөнья татар конгрессының татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов конференциядә татар мәктәпләрен кайтару ысуллары турында сөйләшү булачагын әйтте.

“Күпчелек татар мәктәпләренең татар телендә укытмавы билгеле. Татар ата-аналары мондый мәктәпләрне кайтаруны ничек таләп итә ала – шул хакта сүз булачак. Икенче проблема – татар теленең дәүләт һәм туган тел буларак укытылуы”, – диде ул.

“Мәктәп укучылары белән татар яшьләрен очраштыру мәсьәләсе дә мөһим. Бездә галимнәр, музыкантлар, җырчылар, режиссерлар бар. Мәктәп балалары заманча, шәһәрчә татар мәдәнияте дә бар икәнен күрсеннәр”, – дип белдерде Айрат “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Айрат Фәйзрахманов үзе татар мәктәбе моделе турында сөйләргә җыенуын әйтте. “Ата-аналардан да чыгышлар көтелә. Пленар өлештән кала ике түгәрәк өстәл узачак. Конкрет адымнар, конкрет планнар яңгырар, актив җыелыр дип өметләнәбез”, – ди ул.

Конференциядә баланың баш миенең үсеш этаплары, күптеллелекнең өстенлекләре, милли тәрбия, яшүсмерләр психологиясе, балалар өчен татар проектлары турында да фикер алышулар көтелә.

 

 

 

tatar-inform.tatar