Татар телен саклау һәм үстерү буенча Дәрдмәнд фонды булдырылачак

1-41«Татар ата-аналары» иҗтимагый берләшмәсе координаторы Ксения Зарипова татар телен саклау һәм үстерү буенча Дәрдмәнд фонды булдырылачагын әйтте. Бу хакта ул  It-паркта үткән татар ата-аналары конференциясендә сөйләде.

Мәүлид бәйрәме: “Бу көнне бер тапкыр салават әйтсәң, Аллаһы Тәгалә синең өчен унны әйтер”

мәүлид19 ноябрь – Мәүлид бәйрәме, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) дөньяга килгән көн. Бу көн – мөселманнар өчен Корбан һәм Ураза гаетләре кебек үк зур бәйрәм. Аны ничек үткәрергә? Мәүлид ашын бәйрәм көнендә уздыра алмасаң, ни була? Нинди догалар укырга? Таба ашлары пешерергәме? Бу хакта Казанның “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы, “Татар-информ”ның якын дусты Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән сөйләштек.

Укыйсың килсә… тыңла

таткнигГрек фәлсәфәчесе Әфләтүннең (Платон) мондый сүзе бар: “Китап – телсез укытучы”. Моннан меңнәрчә ел элек яшәгән шәхеснең сүзләре хәзерге заманга бер дә туры килми төсле. Хәзерге заман кешесе китапны укымый, ә тыңлый бит! Шулай булгач, китапның телле булуында шикләнәсе түгел. Әлеге замана таләбен исәпкә алып, Татарстан китап нәшрияты да яңа проект башлады.

Мәктәп тормышы: бүгенге абитуриент нинди ул?


1-3-22-960x640Быел да илебез интернет киңлегендә абитуриентларның «через-чюр», «оррестовать», «символ Олимпиады – 80 – Чебурашка» һәм башка «шедеврлары» актив тикшерелде. «Татарстан» республика вузлары өчен укырга керүчеләрнең түбән әзерлекле булулары темасы никадәргә актуаль булуын ачыкларга тырышып карады. Һәм көтелмәгәнрәк нәтиҗәләргә килде.

Татар конгрессы Минтимер Шәймиевнең авыр кайгысын уртаклаша

1Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең тормыш иптәше Сәкинә Шакир кызы вафат булу сәбәпле, авыр кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели.

Минтимер Шәймиевнең хатыны Сәкинә Шәймиева вафат


c81280b86fb136c81063e0dc28fde965Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең хатыны Сәкинә Шәймиева каты авырудан соң вафат булган. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат секретаре Эдуард Хәйруллин хәбәр итә.

Казан аэропорты Бөек Тукаебыз исемен йөртергә лаек

79c5990f98546a215f8ab549f5bb3066-620x330Бу көннәрдә халыкара аэропортлар исеменә тавыш бирү дәвам итә. «Россиянең бөек исемнәре» проекты кысаларында «Казан» халыкара аэропортына һәм «Бигеш» аэропортларына танылган шәхесләр исемнәре өчен дә тавыш бирү бара.

«Мин сине яратам!» дигән сүзләр үлемнән коткара»

7aadc33e5c2b7cc717455db83ca239a4Татарстанда балаларның үз-үзен үтерү очраклары арткан. 2017 елда 13 бала үз-үзенә кул салган булса, 2018 елның соңгы тугыз аенда гына 15 бала үлем юлын сайлаган. Казанда исә балалар суициды өч тапкырга арткан: быел җиде бала тормыш белән хушлашкан.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан аэропортларына Тукай һәм Лемаев исемнәрен бирергә чакыра

2Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  “Казан” аэропртына Габдулла Тукай, “Бигеш” аэропортына Николай Лемаев исемен бирергә тәкъдим итә. Ул укучыларын шушы шәхесләр өчен тавыш бирергә өнди. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсендә язды.

“Әгәр Тукай – бөек шагыйрь һәм татар мәдәниятенең символы, Татарстанның күпмилләтле халкының горурлыгы булса, Лемаев – республиканың сәнәгать егәрлеге һәм берничә буын татарстанлыларның хезмәт даны символы. Горурланабыз һәм сайлыбыз”, – диелгән Рөстәм Миңнеханов текстында.

Татарстан делегациясе Новосибирскта үтәчәк Федераль Сабан туе мәйданын карады

112019 елның 8 июнендә Новосибирск өлкәсендә ат чабышлары һәм Татарстан Республикасының сәнгать осталары концерты, ә 9 июнь көнне Новосибирск шәһәрендә Федераль Сабан туе узачак. Хәзерге вакытта бәйрәмгә әзерлек эшләре бара. 

Татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасы Денис авылы мәктәбендә үтәчәк

1-DSC_001517 декабрьдә Шенталы районының Денис авылы гомумбелем бирү мәктәбендә 9-11 сыйныф укучылары арасында татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасы, 6-11 сыйныф укучылары арасында шигырьләрне сән­гать­ле уку конкурсы һәм  татар теле укытучылары арасында “Ел укытучысы” бәйгесе уз­ды­рылачак. 

Гүзәл Минакова-Сибгатуллина улы Арслан хакына Камал театрыннан эштән киткән


06178ec74ad479973ca6bee5a5db9bbf

Татар театры тарихында калган легендар спектакльләрнең яңа куелышларында төп рольләрне башкарган актриса Камал театрыннан үз теләге белән эштән киткән. Сүз “Зәңгәр шәл”дә – Мәйсәрәне, “Диләфрүзгә дүрт кияү”нең заманча версиясендә (“Диләфрүз—Remake”) Диләфрүзне уйнаган Гүзәл Минакова-Сибгатуллина турында бара. Гүзәлнең театрдан китүен аның биш яшьлек улы сораган.

«Милли сәясәт сак кагылуны таләп итә»

milli

Уфада берничә көн дәвамында милли сәясәт мәсьәләләре тикшереләчәк.

Бүген Дәүләт җыелышы-Корылтайда «Русия Федерациясе субъектларында милли дәүләт сәясәтенең гамәлгә ашыру» дип аталган семинар үтә.- Милләтара мөнәсәбәтләр һәрвакыт сак кагылуны таләп итә. Ниндидер милләтнең мәдәниятен, гореф-гадәтлерен тулысынча өйрәнеп кенә милләтнең үзенчәлеген аңларга була.

Без һәрвакыт милләтләр дуслыгына җитди игътибар бирәбез, чөнки биредәге халыклар бик күп гасыр дус, тату яшәгән. Алар барлык авырлыкларны бергә күтәргән, — диде Русия Федерациясе Дәүләт думасы депутаты Александр Сидякин, чарада катнашучыларны сәламләп.

Алсу үзенең балаларын татар теленә өйрәтмәячәген әйтте

алсу1Күптән түгел генә  “Россиянең атказанган артисты» исеменә лаек булган җырчы Алсу, декрет ялыннан соң, 10 ноябрьдә, Казанда концертын куйды. Концерттан соң җырчы үзенең иҗади планнары турында сөйләгән һәм гаиләдә татар телен саклау турындагы сорауларга җавап биргән.

Татар телле ата-аналар конференциясендә милли мәгариф мәсьәләләре күтәреләчәк

014118 ноябрь көнне Казанда IT-паркта татар телле ата-аналар өчен конференция узачак. Анда яңа шартларда туган телдә тәрбия һәм белем бирү мәсьәләләре турында сойләшәчәкләр, дип хәбәр итә оештыручылар.

Чараны Бөтендөнья татар конгрессы белән “Татар ата-аналары” берләшмәсе оештыра. Бөтендөнья татар конгрессының татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов конференциядә татар мәктәпләрен кайтару ысуллары турында сөйләшү булачагын әйтте.

“Күпчелек татар мәктәпләренең татар телендә укытмавы билгеле. Татар ата-аналары мондый мәктәпләрне кайтаруны ничек таләп итә ала – шул хакта сүз булачак. Икенче проблема – татар теленең дәүләт һәм туган тел буларак укытылуы”, – диде ул.

“Мәктәп укучылары белән татар яшьләрен очраштыру мәсьәләсе дә мөһим. Бездә галимнәр, музыкантлар, җырчылар, режиссерлар бар. Мәктәп балалары заманча, шәһәрчә татар мәдәнияте дә бар икәнен күрсеннәр”, – дип белдерде Айрат “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Айрат Фәйзрахманов үзе татар мәктәбе моделе турында сөйләргә җыенуын әйтте. “Ата-аналардан да чыгышлар көтелә. Пленар өлештән кала ике түгәрәк өстәл узачак. Конкрет адымнар, конкрет планнар яңгырар, актив җыелыр дип өметләнәбез”, – ди ул.

Конференциядә баланың баш миенең үсеш этаплары, күптеллелекнең өстенлекләре, милли тәрбия, яшүсмерләр психологиясе, балалар өчен татар проектлары турында да фикер алышулар көтелә.

 

 

 

tatar-inform.tatar

 

 

 

 

 

Мөселманнар янә Болгарга традицион Мәүлид ән-Нәбигә җыелачак

дум рт2018 елның 19 ноябрендә Болгарда Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көне хөрмәтенә традицион Мәүлид ән-Нәби чарасы узачак. Бәйрәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан быел алтынчы тапкыр оештырыла.

Беренче тапкыр Казанда иң шәп татар кызын сайлаячаклар

финал16 ноябрь көнне сәг.18:00 Казан шәһәрендә М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә Халыкара “Татар кызы” бәйгесенең финалы узачак. Бәйгедә 11 төбәктән һәм 3 чит илдән килгән 14 кыз катнашачак. Бәйгенең максаты – мәдәнияткә һәм мираска яшьләрнең кызыксынуын арттыру, татар телен үстерү һәм популярлаштыру, гореф-гадәтләрне саклау.

«Самар татарлары» сайтына биш ел тулды

самара211 ноябрьдә «Самар татарлары» сайтының 5-еллыгы бәйрәм ителде.Чара программасында рәсми котлаулар, җирле иҗат коллективлары һәм Казан артистлары – Ваһапов фестивале йолдызлары Ранис Габбазов, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов һәм Айсылу Габдинова чыгыш ясадылар.

Самарада мәктәптә татар теле укымаучылар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада була

татар теле2 декабрьдә Самара шәһәр округы белем бирү учреждениесе укучылары арасында мәктәптә татар телен укымаучылар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада узачак. Бу хакта «Самара татарлары»сайты хәбәр итә.

«Хозур ТВ» Башкортстанда, Түбән Новгородта һәм Оренбург өлкәсендә эшли башлады

4eac8ccd82e30804b316c176f36587ec_XL-600x330 «Хозур ТВ» мөселман телеканалын Башкортстанда, Түбән Новгородта һәм Оренбург өлкәсендә карый алачаклар. Бу хакта «Хозур» PR бүлеге хәбәр итә.

Санкт-Петербургта Татар мәдәнияте декадасы ачылды

декСанкт-Петербургта Татар мәдәнияте декадасы ачылды. Чара Халыклар бердәмлеге көненә һәм ТР Конституциясе көненә багышланган. Бу турыда Татарстанның Санкт-Петербургтагы Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәскәүдә туган телләр мәсьәләсе күтәреләчәк

татар теле

Әлеге чараны Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык оештыра.

Мәскәүдә 16 ноябрьдә узачак “Тел сәясәте: гомумроссия экспертизасы” форумы Россия халкын берләштерүче, милләтара аралашу теле булган туган телләргә һәм урыс теленә багышлана.

Бөтенроссия татар авыллары Сабан туена әзерлек дәвам итә

сабКичә Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Самара өлкәсенең Камышлы районында 2019 елда узачак Бөтенроссия татар авыллары Сабан туена әзерлек турында сөйләшү булды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров һәм бәйрәмнең режиссеры Халисә Исмәгыйлова Самара өлкәсе Мәдәният министрлыгы вәкилләре белән очрашты.

Алдагы ике елда татар теле һәм әдәбиятыннан яңа дәреслекләр федераль исемлеккә кертеләчәк

татар

Алдагы ике елда татар теле һәм әдәбиятыннан яңа дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү ниятләнә. Бу хакта бүген Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин әйтте.

Герой-шагыйрь шигърияте халыкара әдәби бәйгегә дәшә

герой

Татар халкының үлемсез улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең исеме бар дөньяга мәгълүм. Аның фашист тоткынлыгында күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы һәм шунда иҗат иткән көрәшче шигырьләре шагыйрьнең исемен мәңгеләштерде. Рус шагыйре Михаил Львов: «Җәлилнең һәр шигырь юлы канга манчып язылган. Хәтта шаян, шук шигырьләре дә кан түләп алынган. Алар – көрәшче шигырьләр. Герой шигырьләр. Батыр шигырьләр.Алар тоткынлыкта да батыр булып туганнар һәм шунда ук көрәкә ташланганнар», – дип юкка гына язмаган шул. Муса Җәлил шигърияте еллар үткән, буыннар алышынган саен аһәң көчен, үлемсезлеген көчлерәк ишеттерә. Бигрәк тә хәзер – кемнәрдер телебезне тимер кыршаулар эченә тыгып куярга омтылган бер вакытта.

Казанда Аяз Гыйләҗев әсәрләре буенча куелган театр декадасы дәвам итә

1Казанда Аяз Гыйләҗев әсәрләреннән торган театр декадасы дәвам итә. Кичә Камал театры сәхнәсендә Әлмәт театры коллективы үзенең ике спектаклен күрсәтте. Көндез тамашачы Кече сәхнәдә “Кар астында кайнар чишмә” комедиясен, кич Зур сәхнәдә “Оҗмах капкасы” трагикомедиясен карый алды.

Айдар Хәлимнең «Татар солдаты» китабы Бөтенроссия тарихи-әдәби премиясенә ия булды

Wgk1BtnKyGA-e1540811478323Айдар Хәлимнең Рейхстаг гөмбәзенә беренчеләрдән булып Җиңү байрагын кадаган Гази Заһитовның тормышына һәм сугышчан юлына багышлап иҗат иткән «Татар солдаты» тарихи-документаль романы дөнья күрде. Бу хезмәт Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча федераль агентлык акчасына Татарстанда татар һәм рус телләрендә нәшер ителде.

Данил Салихов: «Мин һәр язучы өчен җаваплы»

1-2-7-960x640Иҗат кешеләре – үзенә бер категория шәхесләр. Бу категориядә фикердәш, аркадаш, бәхәстәш булырга мөмкин. Ә менә алар белән һәм иҗат процессының үзе белән идарә итү… монысы, бүгенге күзлектән караганда бигрәк тә, абсурд белән бер чиктә тора торган төшенчә, дияргә була. Зур нарративлар юкка чыгып, идеологиягә хезмәт итү вазыйфасыннан арынгач, сәнгатькә, аның бер өлеше булган әдәбиятка, кайчандыр Дәрдемәнд сурәтләгән «кораб»тай, давылларга каршы «җилкәнен киреп», ориентирлар­сыз йөзәргә генә калды. Әдәбият корабының башында, рәсми рә­вештә яшәп, эшләп килгән оешма буларак, Язучылар берлеге тора. 60 яшьлек юбилеен тутырган көннәрендә без аның капитаны – драматург Данил Салихов белән әңгәмә корырга булдык.

Камал театрының бер спектакле алты номинациядә “Алтын битлек” премиясенә дәгъва итә


041-620x330 Камал театрының Г.Исхакый әсәрләре буенча Айдар Җаббаров сәхнәләштергән «Тормышмы бу?» спектакле «Алтын битлек» милли театр премиясендә алты номинациягә дәгъва итә. «Алтын битлек» милли театр премиясенә дәгъва итүче театрлар исемлеге билгеле булды.

Татарстан китап нәшрияты ел ахырына 21 автор иҗатын аудиокитап итеп чыгарырга җыена

002Татарстан китап нәшрияты быел 21 автор иҗаты буенча 35ләп аудиокитап яздырырга җыена. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр редакциясе һәм махсус проектлар бүлеге җитәкчесе Айсылу Галиева әйтте.

  • Татарстан китап нәшрияты быелдан аудиокитаплар чыгара башлый. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә куела.

“Татар кызы-2018″: 14 финалист кыз Казанда төп тамашага әзерләнә

 

татар кызы

16 ноябрьдә Казан “Татар кызы-2018” Халыкара бәйгесенең финалын кабул итә. Төп тамашага әзерлек исә инде бүген үк башланды. Кичә Татарстан башкаласында бөтен дөньядан иң сөйкемле, иң сәләтле, татар гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен хөрмәт иткән, туган телен белгән кызлар җыелды. Дистә көн дәвамында гүзәлкәйләр сәхнәдә үзен тотарга өйрәнәчәк, сәнгатьле сөйләм, вокал һәм хореография белән шөгыльләнәчәк. Шулай ук татар кызлары өчен мавыктыргыч күңел ачу программасы да әзерләнгән.

Татар халкы үсеше стратегиясендә башка милләтләрнең дә мәнфәгатьләре истә тотылачак

 


untitledуууу

Бүген Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йортында Татар халкы үсеше стратегиясенә багышланганган киңәшмә үтте. Киңәшмәдә стратегик документны әзерләүче эшче төркем һәм Татарстан халыклары Ассамблеясы вәкилләре катнашты. Чираттагы утырышның нәкъ менә әлеге бинада узуы очраклы түгел, татар халкы үсешенә багышланган документны әзерләгәндә Татарстанда яшәүче барлык халыкларның да фикер һәм тәкъдимнәре исәпкә алыначак.

Васил Шәйхразиев: “Кем соң син, татар булмасаң?!”

1Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елгы юлламасында Бөтендөнья татар конгрессы алдында бурычлар билгеләде. Аерым алганда, татар халкының үсеш стратегиясен кабул итү максаты куелды. Бу стратегиянең нәрсәдән гыйбарәт булачагы һәм ничек тормышка ашыралачагы турында Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев белән сөйләштек.

«Җәлил укулары» халыкара әдәби бәйгесе уздырыла

джалил

Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесен оештыра.

Әлеге чараны уздыруның максатлары булып Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, М.Җәлилнен ижади мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, яшь талантларны ачыклау, аларга сәләтләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру.

Милли мәсләкне ничек билгеләргә яки татар халкы үсеше стратегиясен бергәләшеп төзү турында

през2018 елның 24 сентябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советының пленар утырышында республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юллама белән мөрәҗәгать итте. Икътисади һәм социаль мәсьәләләрне хәл итү белән беррәттән бу чыгышта милли-мәдәни тәрәккыять, татар халкы язмышы турында шактый  саллы әйтелде.

«Туган тел» җәмгыятенең асылбикәсе

фото«Туган тел» исемле Самар өлкә татар җәмгыятенә 30 ел тула. Шул уңайдан без архивыбызда сакланган кайбер материалларны укучыларыбызның игътибарына тәкъдим итәргә булдык.

Бүген без алда басылган мәкаләнең эчтәлеген баетыр йөзеннән Разия ханым Әюпова-Йосыповага кагылган бер фотосурәтне урнаштырабыз.

Бергә булганда, без тагын да көчлерәк

закиров и миннехановРөстәм Миңнеханов (уңнан сулга) һәм Ринат Закиров пленар утырышта.

Казанда авыл эшмәкәрләре җыены булып узды. Аның эшендә катнашырга Россиянең 41 төбәгеннән 700дән артык кече бизнес, фермер һәм крестьян хуҗалыклары вәкилләре кил­гән иде. Самара өлкәсеннән дә кырыклап кеше булып, араларында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре дә, шәхси эшмәкәрләр дә, кырчылык һәм терлекчелек продуктларын эшкәртү һәм сату белән шөгыльләнүчеләр дә бар иде. Күбрәк Похвистнево районыннан килүчеләр күзгә ташланды. Атаклы Гали авылы җирлеге җитәкчесе Идрис Муллабаев үзе белән авылның алдынгы крестьян-фермер ху­җалыклары баш­лыкларын – Камил Исхаковны һәм Халит Йосыповны алып килгән. Ә менә Сәйфулла Маннанов сәүдә тармагында эшли икән.

Аның бөтен тормышы көрәш иде

Гаряев 3Якташыбыз, классик кө­рәш буенча ике мәртәбә СССР, өч мәртәбә РСФСР чемпионы, СССР хәрби көчләренең XII җәйге спартакиадасы, Иван Поддубный истәлегенә узды­рылган турнир, Болгария, ГДР, Финляндия, Швециядә уздырылган ярышлар җиңү­чесе Наил ГӘРӘЕВнең тууына – 22 мартта 85 яшь, вафатына – 4 апрельдә 1 ел тула.

Җитмеш чакрым җирдән килдек без…

IMG_9858“Ак калфак” оешмасы әгъзаларының бер төркеме Айсылу Әбдиевага кушылып җырлый.

Ай, әле бик еракта идек без,

Җитмеш чакрым җирдән

                             килдек без…

Бу көнне нәкъ менә шулай, җырда җырланганча, сагынып, ашкынып өлкәбезнең төрле авыл-шәһәрләрендә яшәүче хатын-кызларыбыз “Дуслык” һәм “Ак калфак” оешмалары тарафыннан оештырылган фәнни-гамәли конференциягә үз­ләре алдында торган зур бурычлар турында сөйләшү өчен килгәннәр иде. Мәртәбәле кунаклар арасында Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин да,“Дуслык” оешмасы пре­зиденты, Бөтедөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Фәхретдин Канюкаев та, өлкә администрациясендә җәмәгать фикерен өйрәнү департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт ида­рәсе җитәкчесе, баш консультант Надежда Осиповада, Татарстанның ТНВ каналының “Халкым минем” тапшыруын төшерүче һәм алып баручы Ләйсәнә Садретдиновада бар. Бөтенроссия “Ак калфак” оешмасы рәисе Кадрия ханым Идрисованың килүен көткән булсак та, бу юлы ул, башка ашыгыч эшләре булу сәбәпле, видеокотлавын гына җибәргән.

Гүзәл, күңелебезне кайтарма инде

ГузельБүген татар эстрадасында җырчылар, кем әйтмешли, төрле тәмгә – кайсын телисең, шунысын тыңла. Самарага да Казан артистлары еш килеп, концертлар куеп торалар. Без инде тәмам иркәләнеп беттек: “Миңа бу башкаручы ошый, тегесе ошамый”, – дип, концертларга сайланып кына йөрибез. Бәлки шуңа да соңгы вакытларда бу концертлар ярым буш залда үтәдер.

Интернет челтәрендә Татарстан мәчетләрендә вәгазьләрне татарча уку турында фикер алышалар

Интернет челтәрендә Татарстан мәчетләрендә вәгазьләрне татарча уку турында фикер алышалар

Бу яңалык Казанда республика мөселманнары Диния нәзарәтендә кабул ителде һәм зур яңгыраш тапты

(Казань, 15 августа, «Татар-информ», Айсылу Хафизова, Гөлүзә Василова). 11 августта Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте пленумы җомга вәгазьләрен татар телендә генә үткәрү турында карар кабул итте. Республика мөфтие Камил Сәмигуллин сүзләренчә, Татарстанның барлык имамнары бу яңалык өчен бертавыштан ризалык белдергән.

Әмма Россия һәм Татарстан өммәтендә мондый бердәмлек күзәтелми. Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең элеккеге матбугат сәркатибе Диләрә Әхмәтова белдергәнчә, бу карар практик мәгънәгә ия түгел һәм татар теле проблемасын хәл итми. Автор фикеренчә, бу шәһәр яшьләрен, урта яшьтәгеләрне, читтән килүчеләрне һәм дингә яңа килүчеләрне Татарстан өммәте тормышында актив катнашудан читләштерәчәк. Бу вазгыять әлеге категория кешеләрен башка конфессияләргә, секталарга, хәтта террорчылар оешмаларына мөрәҗәгать итүгә этәрәчәк, дип борчылуын белдерде Диләрә Әхмәтова. Мәкалә рус телендә язылган. Күпләр Исламны этнизацияләү – ул Россия таркалуга юл дигән фикерне хуплаган.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбриз Яруллин бу фикер белән килешми. Татар яшьләре лидеры бу пост турында татар телендә үз фикерен белдерде һәм мәчетләрдә татар теле буенча бушлай курслар дингә яңа килүчеләрне генә түгел, ә башка милләт вәкилләрен дә җәлеп итәчәк, дип билгеләп үтте. “Рамил хәзрәт (Юнысов) татар телендә вәгазь укыды, һәм моның өчен ничә кеше террорчылыкка китте?” – дип сорый Яруллин. Аңа, киресенчә,  мөселман хөтбәсен рус телендә кабул итәргә авыр икәнен билгеләп үтә. Яшь җитәкче совет кешеләре бабайлары динен нәкъ менә туган татар телләре аша кабул итәләр дип саный. Уфадан Римма Колбарс та үз фикерен белдергән: “Үзгәртеп кору елларында беренче тапкыр мәчеткә кергәч, татар телендә сөйләшергә мөмкин булуы куандырды. Мин нәкъ менә мәчет татар телен саклаган дип уйладым”.

Алия Мостафина Риодагы Олимпиадада алтын медаль яулады

Алия Мостафина Риодагы Олимпиадада алтын медаль яуладыГимнастчы борысларда ярышып, Россия җыелмасына сигезенче алтын медаль китерде

Россиядән Төркиягә туристлар агымы һәм сәүдә мөнәсәбәтләре торгызылырга мөмкин

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургта Россия белән Төркия мөнәсәбәтләрен җайлау мәсьәләләре буенча сөйләшүдә катнаша

(Казан, 9 август, «Татар-информ», Арсений Маврин, Миләүшә Низаметдинова). Санкт-Петербургның Константинов сараенда Россия Президенты Владимир Путин һәм Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган очрашуы бара.

Эшлекле иртәнге аш форматындагы очрашудга икътисад, энергетика, транспорт министрлары, Сирия низагын җайга салу буенча экспертлар, шулай ук төбәк башлыклары кушылды. Дәүләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салу мәсьәләсендә сөйләшүгә кушылганнар арасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та бар.

Киңәйтелгән форматтагы шушы очрашу алдыннан Владимир Путин белән Рәҗәп Эрдоган тар даирәдә очрашып сөйләште. Анда ике дәүләтнең тышкы эшләр министрлары һәм президентлар ярдәмчеләре катнашты. Ул сөйләшү ике сәгатьтән артык вакыт барды, монысы күпме вакытка аласы әлегә билгеле түгел.

Фикер алышуга чыгарылган темалар арасында – туристлар агымын торгызу. Россиянең Төркия курортларының туристик хезмәтләреннән баш тартуы сәбәпле, әлеге ил быел гына да 800 млн АКШ доллары күләмендә акча югалткан. Бу мәсьәлә уңай хәл ителгән очракта, Төркиягә Россия туристларын куркынычсызлык ягыннан тәэмин итәргә тиеш була. Моннан тыш, яклар ике икътисади проект турында фикерләшә: Төркия хәрбиләре Россия бомбардировщигын бәреп төшергәннән соң мөнәсәбәтләр суынганчыга кадәр республика территориясендә Россия проекты буенча атом электр станциясе төзү планлаштырылган иде. Төркия проектны эшләтеп җибәрү яклы. Илләр “Төрек агымы” проекты – Кара диңгез төбеннән газүткәргеч төзү буенча эшләрнең яңадан башлануы белән дә кызыксына.

Путин Эрдоганның Россиягә сәфәрен үзара аңлашуны яңарту дип бәяләде

Путин Эрдоганның Россиягә сәфәрен  үзара аңлашуны яңарту дип бәяләде  9 август 2016,17:07

Фото:kremlin.ru

 Россия лидеры төрек коллегасына сәүдә-икътисад элемтәләрен торгызуда фикер алышырга тәкъдим итте
(Казан,9 август, «Татар-информ»). Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганның Россиягә сәфәре  ике ил халкы мәнфәгатьләрен күздә тотып сөйләшүләрне яңарту теләге, дип белдерде РФ Президенты Владимир Путин. Бу хакта “Интерфакс” яза.

“Сезнең бүгенге сәфәрегез, Төркиядә сәяси хәл бик катлаулы булуга карамастан, Төркия һәм Россия халкының үзара  мәнфәгатьләрен яңартуны күздә тотып эшләнгәнлеге аермачыкһәм без ике як та моны телибез”, – диде ул төрек коллегасы белән очрашуда.

Россия  Президенты   Эрдоганны икътисади элемтәләрне яңартырга һәм терроризм  белән көрәш мәсьәләләрендә фикер алышырга чакырды. “Бүген безнең тар һәм киң даирәдә, шул исәптән сәүдә-икътисад элемтәләрен торгызуда һәм терроризмга каршы көрәштә хезмәттәшлек өлкәсендә сөйләшү мөмкинлеге бар”, – диде ул.

Үз чиратында Эрдоган Мәскәү һәм Әнкараның  ике ил арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтүдә зур адым ясауларына өметләнүен белдерде. Ул шулай ук Төркиянең Россия белән хезмәттәшлек Советының чираттагы киңәшмәсен югары дәрәҗәдә бик теләп кабул итәргә әзер булуларын да әйтте. Президент көн тәртибендә ике яклы мөнәсәбәтләрне билгеләү, аларны үстерү буенча шактый эшлисе мәсьәләләр күтәреләчәген  билгеләп үтте.

Путин сүзләренчә, алдагы елларда Мәскәү һәм Әнкара арасындагы бәйләнешләр “моңарчы күрелмәгән югары дәрәҗәгә” җиткән. “Әмма узган елның ноябрендә безнең хәрби үлгәннән соң, түбән тәгәрәде, начарланды”, – дип белдерде.

Искәртеп узабыз: ике яклы элемтәләр, шулай ук Мәскәү һәм Әнкара арасындагы хезмәттәшлек  2015 елның 24 ноябрендә Төркия Хәрби Һава көчләре Сириядә Россия  хәрби самолетын бәреп төшергәч начарланды.

Ике як мөнәсәбәтләренең җайлашуы әлеге инциденттан   җиде ай үткәч, Эрдоган   Россия Президентына очучы үлеме өчен гафу үтенеп һәм үзара мөнәсәбәтләрне җайлауга омтылыш белдереп юллаган хаттан соң  башлана. Аннан соң 29 июньдә Россия ягы инициативасы белән Путин һәм Эрдоганның сөйләшүе була.

Ринат Закиров татар авылларын үстерү өчен яшьләрне эшмәкәрлек итәргә чакырды

Ринат Закиров татар авылларын үстерү өчен яшьләрне эшмәкәрлек итәргә чакырдыБөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Татарстанда татар милләтен үстерү юнәлешендә башкарыла торган эшләр турында сөйләде
(Казан, 6 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Беренче форумнарга килгән яшьләр бүгенге форумга килгән яшьләрдән шактый нык аерыла. Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре әнә шундый фикердә. Бүген бу хакта БТК Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров форумның пленар утырышын тәмамлап ясаган чыгышында белдерде. “Барыбызның да фикере бер – татар яшьләре шактый төпле фикерле”, – дип, ул яшьләрнең күбесенең милли хәрәкәттә катнашкан ата-бабаларының дәвамчылары булуын билгеләп узды.

Ринат Закиров Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының төрле төбәкләрдәге яшьләр тормышына игътибарлы булуын ассызыклады. “Яшьләр хәрәкәте куәтле булмый икән, Бөтендөнья татар конгрессының 25 еллык эшчәнлегенең мәгънәсе булмаячак”, – диде ул. Аның сүзләренчә, Россия төбәкләрендә 100 дән артык татар яшьләре оешмалары бар.

Ринат Закиров татар авылларын торгызу, саклау буенча махсус проект – Татар авыллары эшмәкәрләре җыены уздырылуы турында сөйләп узды. “Бөтен төбәктән татар эшмәкәрләре килә, алар авылларның икътисадын булдыручылар”, – диде ул һәм татар авылларында яшәүче яшьләрне авылны үстерү өчен эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә өндәде.

Шулай ук һәр елны татар дин әһелләрен очраштыру җыеннары уздырылуын да әйтеп китте. “Бу бик мөһим. Халкыбыз иманга килмәсә, аның киләчәге икеле”, – диде ул һәм ил буенча соңгы елларда илдә 3 меңнән артык, шул исәптән Татарстанда 1 меңгә якын мәчет төзелүен хәбәр итте. Ринат Закиров мәчетләрдә, янәсе, татарлардан тыш анда башка милләт вәкилләре дә йөри дигән сылтау белән, вәгазьләрне рус телендә уку гадәткә кереп киткәнен дә әйтте. “Бу алай булырга тиеш түгел. Вәгазьләр татар телендә укылырга тиеш. Яшьләр бу мәсьәләдә аеруча сизгер булсын иде. Мәчетләр – милләтне саклый торган урыннарның берсе”, – диде.

Ринат Закиров Казанда татар хатын-кызлары форумын үткәрүне дә күркәм гадәткә әйләнеп киткәнен искәртте. “Гомер-гомергә татар хатын-кызлары милләтне саклау юлында булган”, – диде. Ул шулай ук читтән килгән ватандашларны уку йортларына кертү буенча эш алып барылуын да әйтте һәм яшьләрне Казанга укырга чакырды.

Әдилә Һадиева: “Милли кием дизайны – әлегә көндәшле өлкә түгел”

Әдилә Һадиева: “Милли кием дизайны - әлегә көндәшле өлкә түгел”Күпләргә “ТНВ” телеканалындагы “Яшьләр тукталышы”, “Син – минеке, мин – синеке” тапшырулары аша таныш Әдилә Һадиева бүген Мәскәүдә милли киемнәр тегә
(Казан, 8 август, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Соңгы вакытта милли дизайнерлар саны арта. Шулай да, әлегә бу өлкәдә көндәшлек юк. Киресенчә, алар бер-берсе белән аралашып, үзара ярдәмләшеп яши. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчеcенә кичә Казанның Кабан күле буенда оештырылган “Печән базары” ярминкәсендә күпләргә “ТНВ” телеканалындагы “Яшьләр тукталышы”, “Син – минеке, мин – синеке” тапшырулары аша таныш Әдилә Һадиева сөйләде. Хәзерге вакытта ул Мәскәүдә “Сколково” резиденты булган IT-компаниядә PR-бүлек җитәкчесе булып эшләүдән тыш, заманча милли кием тегү белән дә шөгыльләнә. Бүген яшь әни декрет ялында.

Тумышы белән Татарстанның Саба районы кызы Әдилә Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган. Озак вакыт телевидениедә эшләгәннән соң, Мәскәүгә күчеп киткән. Милли үзаңы көчле булу сәбәпле, биредә ул башта читекләр сату буенча интернет-кибет ачып җибәргән. Читекләрне заказ буенча эшләтергә ниятләгән, әмма Татарстандагы эшмәкәрләр белән уртак фикергә килә алмаганлыктан, бу проект ябылган.

“Проект ябылса да, миндә татарча әйберләр эшләү теләге сүрелмәде. Бер ел элек татар милли орнаментлары нигезендә заманча киемнәр тегә башладым. Бу милли костюмнар түгел. Бүгенге XXI гасыр кызлары нәрсә кия, мин нәкъ менә шундый кием эшлим. Әмма ул киемнең төп нигезе – татар халык орнаментлары, бизәкләре, рәсемнәре”, – дип сөйләде Әдилә Һадиева. Эш барышында ул, күп кенә милли дизайнерлар кебек үк, Фуад Вәлиевнең татар халкы орнаментларын туплаган китабыннан алынган үрнәкләрне файдалана, аларның кайберләрен заманчалаштырып, бизәкләргә яңа сулыш өрә.

Әдилә татарларның Мәскәүдә дә, чит илдә дә күпләп яшәвен, аларның татарлыкка сусавын әйтте. Араларында милли киемне киләчәк буыннарга калдыру нияте белән сатып алучылар да бар хәтта. Шуңа күрә продукциябезгә ихтыяҗ шактый зур, диде Әдилә.

“Күпләр миңа син бизнес ачып җибәргәнсең икән диләр. Әмма әлегә бу бизнес түгел, ә хобби, күңел ихтыяҗы. Ләкин яшьләргә бик ошый, моны көтәләр, алар милли әйберләргә сусаган. Бу – иң мөһиме. Әлегә милли киемнәр интернет аша гына сатыла. Киләчәктә кибет, челтәр булдыру теләге бар-барын, әмма моның өчен башка мөмкинлекләр таләп ителә. Ул чакта арендага, кибетчеләргә түләргә кирәк булачак. Ә бу, билгеле, кием бәясенең артуына китерәчәк. Минем исә һәркем сатып алырдай милли кием эшлисем килә”, – дип сөйләде ул. Шулай да, Әдилә үз эшен башлап җибәрергә теләгән татар яшьләренә курыкмаска киңәш итте.

Кырым аерым федераль округ булудан туктады – Россиядә отставкалар һәм үзгәрешләр көне

Кырым аерым федераль округ булудан туктады - Россиядә отставкалар һәм үзгәрешләр көне

Бельяниновны Федераль таможня хезмәтеннән җибәрделәр, ә өч өлкә һәм Севастопольдә яңа җитәкчеләр билгеләнде. Пәнҗешәмбе көнне Россия Президенты Владимир Путин ышынычны югалту, үз теләкләре белән һәм башка эшкә күчү сәбәпле берничә төбәк башлыгын оставкага җибәрде. Ә Премьер Дмитрий Медведев Федераль таможня хезмәте башлыгы, күптән түгел контрабанда эше буенча шаһит булган Андрей Бельянинов урынына яңа җитәкчене билгеләде, дип яза “Интерфакс” агентлыгы.

28июль көнне имзаланган карарда әйтелгәнчә, Таможня хезмәте башлыгы Бельянинов үз теләге белән отставкага җибәрелде. Аның урынына Төньяк-Көнбатыш федераль округта РФ Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле вазифасыннан азат ителгән Владимир Булавин билгеләнде.

Бүгеннән Кырым федераль округы бетерелде, Россия Президенты аны Көньяк федераль округ составына кертте. Кремльдә билгеләп үтүләренчә, бу “Дәүләт хакимияте федераль органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында” эшләнгән.

Моңа бәйле рәвештә, Кырым федераль округында Президентның Тулы вәкаләтле вәкиле вазифасы кирәксез булып калды һәм аны биләгән Олег Белавенцев Төньяк-Кавказ федераль округында шундый ук урынны биләде.

Әлеге үзгәреш нәтиҗәсендә эштән азат ителгән Төньяк-Кавказ федераль округында Тулы вәкаләтле вәкил Сергей Меликов Илкүләм гвардиянең Федераль гаскәрләр хезмәте директоры урынбасары – Илкүләм гвардия гаскәрләре баш командующие итеп билгеләнде.

Россиянең кайбер төбәкләренә дә үзгәреш җиле кагылды. Пәнҗешәмбе көнне Киров өлкәсе губернаторы Никита Белых “ышанычны югалту сәбәпле” эштән азат ителде. Искәртеп узабыз: ул бер ай элек коррупциядә шикләнелеп кулга алынган иде.

Әлеге отставкадан соң Киров өлкәсен вакытлыча Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте белән идарә иткән Игорь Васильев җитәкләде.

2014 елда референдумнан соң Россия составына кергән Севастопольдә дә үзгәрешләр бар. Әлеге шәһәрнең губернаторы Сергей Меняйло Россия Президентының Себер федераль округындагы вәкиле вазифасына күчте (шул рәвешле, ул Николай Рогожкинны алмаштырды).

Меняйло урынына вазифаны вакытлыча башкаручы итеп Дмитрий Овсянников билгеләнде. Ул 2015 елның декабреннән РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары булып эшләгән иде. Ул шәһәр белән губернатор сайлаган зат үз вазифасына керешкәнче җитәкчелек итәчәк.

Ярославль өлкәсендә дә яңа җитәкче. Губернатор Сергей Ястребов үз теләге белән эштән китте. Эчке эшләр министрының элккеге урынбасары Дмитрий Миронов аның урынына төбәк башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнде.

Россия Президентының отставка турындагы тагын бер указы Калинград өлкәсенә кагыла – 2010 елдан бирле губернатор вазифасын биләгән Николай Цуканов Владимир Путинның Төньяк-Көнбатыш федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле булды. Аңа алмашка төбәк башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Евгений Зиничев билгеләнде. Аңа икенче төбәктән күченергә кирәкми – ул бер елдан артык Куркынычсызлык федераль хезмәтенең Калининград өлкәсе буенча идарәсе белән җитәкчелек итте.

1 августтан пенсияләр арта

1 августтан пенсияләр арта

222 сум 81 тиен өстәлә. 1 августтан эшли торган пенсионерларның пенсияләре арта. Пенсия фонды аларны “Иминият пенсияләре турындагы”  Федераль закон таләп иткәнчә, яңадан исәпли. Бу хакта “Российская газета” яза.

Дөрес, бик күп өстәмәгә өметләнергә кирәкми. Законда иң югары баллар (пенсия коэффициентлары) күрсәтелгән. Алар өчтән артырга тиеш түгел. Быел бер пенсия коэффициентының 74 сум 27 тиен булуын исәпкә алсак, 222 сум 81 тиен килеп чыга. Бу максималь өстәмәгә хезмәт хаклары аена 20 мең сумнан арткан кешеләр исәп тота ала.

Пенсияләрне инфляция дәрәҗәсенә карап индексацияләүгә килгәндә, эшләүче пенсионерлар өчен ул “читтән торып”  үткәрелә һәм бары эштән киткәннән соң гына түләнә башлый.

Татар яшьләре форумы һәр ике ел саен 5-6 татар гаиләсе барлыкка килүгә сәбәп була

Татар яшьләре форумы һәр ике ел саен 5-6 татар гаиләсе барлыкка килүгә сәбәп булаФото:Салават Камалетдинов

 Быел форумда катнашачак делегатларның 85 проценты – парсызлар. Бөтендөнья татар яшьләре форумыннан соң, гадәттә, 5-6 татар гаиләсе барлыкка килә. Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы үткәргән матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин шул хакта сөйләде.

Искәртеп үтик: 4-7 августта Казанда уздырылачак VII Бөтендөнья татар яшьләре форумында 30 чит илдән, Россиянең 60 төбәгеннән һәм Татарстанның барлык районнарыннан, шәһәрләреннән 900ләп делегат катнашуы көтелә. Шуларның 15 проценты гына гаиләле, калган 85 проценты – ялгызлар, диде Тәбрис Яруллин.

Форум рәисе сүзләренчә, шул рәвешле, җыен дөньяның төрле кыйтгаларында яшәүче парсыз татар егетләрен, кызларын үзара таныштыру, кавыштыру мәйданчыгы булып та тора. Әйтик, 2 ел элек үткәрелгән форум Санкт-Петербург егете Әнвәр белән Кырым кызы Зәнифәне кавыштырган. Алар, гаилә корып, бүген Кырымда яши. Форумда тиң ярын тапкан татар яшьләре арасында соңрак Казанга күчеп килүчеләр һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән эшчәнлекләрен дәвам итүчеләр дә аз түгел, диде ул.

“Бу үзенә күрә бер матур гадәткә әверелде. Нәтиҗәләр сөенерлек. Кызларны, кияүләрне алып китеп торалар. Гөрләтеп туйлар уздыралар. Узган җәйдә генә Австралиядә яшәүче татар яшьләре Татарстанга килеп, берсе кияү, берсе кыз алып китте”, – дип билгеләп үтте Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Данис Шакиров.

Авыл туризмы тарафдарлары үз маршрутларын интерактив карта ярдәмендә төзи алачак

Авыл туризмы тарафдарлары үз маршрутларын интерактив карта ярдәмендә төзи алачак

Фото:prnt.sc/byxcga

 Моның өчен Интернетта махсус карта булдырырга уйлыйлар. Авыл туризмын үстерү, авыл территорияләренең комплекслы туристик продуктын таныту өчен интерактив карта төзергә уйлыйлар. Кичә Казанда узган “Идел буе федераль округында авыл туризмы үсеше: торышы, проблемалары, перспективалары” I төбәкара гамәли конференциясендә “Верное решение” компаниясе җитәкчесе Сергей Маслехин әлеге картаны тәкъдим итте. Ул җитәкләгән оешма территорияләр үсеше белән шөгыльләнә.

“Туризм өлкәсендә шәһәрләрнең генә түгел, авылның, аерым утарларның танылуы да мөһим. Яшь буын мәгълүматны Интернет челтәрендә эзли. Менә шул үзенчәлекле кунак йортларын табу өчен берәр корал кирәк. Ул ачык фотосурәтләрдән, кызыклы видеодан, утар хуҗасының кыскача аңлаешлы сөйләменнән гыйбарәт булырга тиеш. Игътибарны теләсә нәрсә җәлеп итәргә мөмкин – кемдер, мәсәлән, агачтан уелган бизәкле эшләнмәләр ясый, берәр хуҗабикә үзенчәлекле әйбер белән сыйларга әзер һәм башкалар. Күпчелек Интернеттан, Яндекс карта, Гугл картадан эзләгәч, интерактив карта кирәктер дип уйладык”, – дип аңлатты Сергей Маслехин. Ул моны, әйтик, туристик компанияләргә мөрәҗәгать итмичә, велосипедта каядыр юл тотучыларга уңайлы булачагын әйтте.

Сергей Маслехин “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә билгеләп үткәнчә, карта булдыру өчен авылларның, төрле хуҗалыкларның йөзен күрсәтүче “утар паспорты”н формалаштыру кирәк. “Анда бераз текст һәм игътибарны җәлеп итә торган визуаль элементлар булырга тиеш. Аннан инде шул утарларны картага төшереп булачак. Әмма ул үтемле булырга тиеш. Мәсәлән, каядыр барасың икән, Гугл карта шундук хәбәр итәргә тиеш – хәзер борылып, 5 км барсагыз, анда шул-шул әйбер булачак дип. Бу – идеалда инде, моның өчен кешенең кайдалыгы күзәтелеп торырга тиеш. Әмма бу чынга ашырып булмаслык нәрсә түгел”, – дип сөйләде Сергей Маслехин.

Аның әйтүенчә, үзендә туристлар күрергә теләгән һәр кунак йорты, хуҗалыклар, авылларга паспорт тутыру тәкъдим ителәчәк. Паспортта объекттагы шартларга, мөмкинлекләргә галочкалар куелырга тиеш. Мәсәлән, “кунакларны шимбә-якшәмбе генә кабул итә алам”, я булмаса, “бәдрәф урамда” дип. Турист исә шунда үзен кызыксындырган әйбергә галочка куя ала. “Без фантазиябезне эшкә җиктек тә, баксаң, берничә мең пункт була ала икән. Маршрутлар формалаштыру да кирәк. Һәр турист та үзенә нәрсә кирәген белеп бетермәскә мөмкин. Әгәр аңа 1 мең пункт тәкъдим итсәк, аның башы әйләнәчәк. Шуңа күрә популяр маршрут тәкъдим итәргә кирәк. Мәсәлән, “бал” дигән пунктны сайласа, картада барлык объектлар күрсәтелергә тиеш булачак. Турист үзенә кирәкле критерийларны сайлап ала да, күрәсе килгән нокталарыннан маршрут төзеп, юлга кузгала алачак”, – дип аңлатты Сергей Маслехин. Ул бу эшнең бик күләмле булуын билгеләп узды. “Үзенә туристлар җыярга теләгән меңләгән авыл хуҗалыкларын колачлап була. Тик һәрберсе белән эшләргә, анкета тутыру, фото, видео, аудио урнаштыру таләпләрен аңлатырга кирәк. Кемдәдер, фотограф, видеооператор булмаса, авыл туризмы төбәк ассоциациясе үз белгечләрен тәкъдим итә ала”, – диде Сергей Маслехин. Ул хуҗаларның үзләре тәкъдим иткән хезмәтләр өчен тулысынча җаваплы булырга тиешлеген ассызыклады. Әйтик, атларым бар ди икән, анда терлекчесе дә, атлар белән ниндидер интерактив программалар, ашату өчен ризыгы да булырга тиеш.

Әлеге интерактив карта Татарстанның Авыл туризмы ассоциациясенә тәкъдим ителгән. Соңгылары, үз чиратында, аны хуплаган. Сергей Маслехин әйтүенчә, бу картага туроператорлар да кушылып, билгеле бер турлар җыелмасын төзи ала.

Илдар Халиков: “Безнең максат – талантлы яшьләргә үзләрен күрсәтү мөмкинлеге бирү”

Илдар Халиков: “Безнең максат – талантлы яшьләргә үзләрен күрсәтү мөмкинлеге бирү”

 Татарстан Хөкүмәте йортында балалар һәм яшьләрнең интеллектуаль-иҗади мөмкинлекләре концепциясен тормышка ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрелде. Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген Хөкүмәт йортында балалар һәм яшьләрнең интеллектуаль-иҗади мөмкинлекләре концепциясен тормышка ашыру, талантлар белән идарә итү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

Киңәшмәдә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Премьер-министр урынбасары – Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, республика Хөкүмәте әгъзалары, югары уку йортлары җитәкчеләре катнашты.

“Республиканың “Перспектива” балалар һәм яшьләрнең интеллектуаль-иҗади мөмкинлекләрен үстерү һәм тормышка ашыру концепциясе Татарстан Президенты Указы белән 2012 елның октябрендә үк кабул ителгән иде, – дип искәртте Илдар Халиков үзенең кереш сүз белән чыгышында. – 2014 елның декабрендә Татарстан Хөкүмәте Карары белән “2015-2020 елларга ТРда талантлар белән стратегик идарә итү” программасы кабул ителде. Программа елына 100 млн сум күләмендә финанслана, ә аларны гамәлгә ашыру буенча вәкаләтле органнар “Казан ачык талантлар университеты 2.0” автоном коммерцияле булмаган оешмасын билгеләде”, – дип өстәде ул.

Республика Хөкүмәте башлыгы шулай ук билгеләп үткәнчә, узган ел декабрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Талантларны ачу” форумында сәләтле яшьләрне иртәрәк ачыклап, аларны күз уңыннан җуймый алга таба үстерү буенча эшне камилләштерүнең мөһимлегенә игътибарны юнәлтте.

Программаны 2015 елда тормышка ашыру барышы һәм быелга куелган бурычлар турында төп докладчы белән ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән минмистры Энгель Фәттахов чыгыш ясады.

“2015 елда программада каралган 26 чара гамәлдә булды, үтәлде, – диде министр. – Алар арасында – уен рәвешендәге һөнәри ориентация сезонлы кампанияләрне, балалар һәм яшьләрне иртә һөнәрле итү. Шушы чаралар кысаларында 100ләп семинар, түгәрәк өстәл, экспертлар сессияләре, белем бирү мәктәпләре уздырылды”, – дип өстәде Фәттахов.

Программа конкурсларына 85 оешма һәм компания җәлеп ителде. Җитештерү мәйданнарының беркадәрендә, шул исәптән “КАМАЗ”да һәм Казан вертолет заводында, яшьләр һәм аларның остазлары иҗат иткән проектлар урнаштырылды. Талантлар университеты белән берлектә тренинг-класслар, проект лабораторияләре эшли, яшьләр фәндә ярыша. Яшьләрне эшкә җәлеп итүдә 150 остаз – ата-аналар, предприятиеләр һәм белем бирү оешмалары вәкилләре турыдан-туры эшли. Республика буенча формаль булмаган белем бирү программасына 10 яшьтән 30га кадәр булган 10 мең кеше җәлеп ителгән.

Гасырлар буе тупланган уникаль әдәби байлыкны саклап калырга кирәк – Татарстан мөфтие

Татарстанда “Китапка кылый хисап” дигән яңа проект гамәлгә ашырыла.Республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән, Татарстанда Хәнәфи мәзһәбе елы кысаларында, “Китапка кылыйк хисап” дигән татар дин тәгълимәтләрен саклап калу буенча яңа проект гамәлгә ашырыла. Татар дин тәгълиматчыларының борынгы китапларын исәпкә алу һәм туплау реестрын булдыру уникаль басмаларның тарихи кыйммәтен саклап калуга булышачак. Цифрлаштырылган китапларның электрон күчермәләрен теләгән һәркем Интернет челтәрендә Darul-kutub.com электрон китапханәсе сайтында укый ала. Моннан тыш, “Хозур” нәшрият йорты кайбер китапларны бүгенге заман татар теленә тәрҗемә итеп, яңадан бастырырга ниятли.

“Проектның төп максаты – гасырлар буе тупланган уникаль әдәби байлыкны, әһәмиятле кулъязмалар һәм китапларны тузудан, янгыннардан, битарафлыктан саклап калу, – дип билгеләп үтә Камил хәзрәт Сәмигуллин. – Кәгазь мәңгелек материал түгел, мирас киләчәк буыннарга да калсын өчен чаралар күрү зарур. Әлегә кадәр билгесез булган һәм хуҗалары гына кулланган борынгы басмалар сканерланып, интернетта урнаштырылачак. Без сирәк китаплар тарихчылар һәм туган якны өйрәнүче белгечләр өчен генә түгел, укучылар һәм студентлар, укытучылар һәм мөгаллимнәр, журналистлар, язучылар, гомәмән, Ислам һәм аның Россиядә үсеше белән кызыксынган күп кешегә әһәмиятле булыр дип уйлыйбыз”.

Моннан тыш, проектның авторлары китапларның электрон күчермәләре ярдәмендә татар галимнәренең онытылган исемнәрен һәм әсәрләрен кире кайтырырга һәм татар дин тәгълиматы тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүгә Россиянең башка төбәкләре галимнәрен дә җәлеп итәргә тели.

Төркия Президенты Эрдоган 9 августта Россиягә киләчәк

Төркия Президенты Эрдоган 9 августта Россиягә киләчәк

Әлеге датаны Төркия вице-премьеры атаган

(Казан, 26 июль, “Татар-информ”). Төркия вице-премьеры Мехмет Шимшек Президент Реджеп Тайип Эрдоганның 9 август көнне Санкт-Петербургка килергә җыенганын әйткән. Бу белдерүне ул РФ вице-премьеры Аркадий Дворкович белән очрашу вакытында ясаган, дип яза “Интерфакс”.

Мехмет Шимшек сүзләренчә, Төркия Россия белән мөнәсәбәтләрне узган елның ноябренә кадәр булганнан яхшырак итәргә тели.

“Без вәзгыятьне һәм 24 ноябрь көнне өзелгән мөнәсәбәтләрне мөмкин кадәр тизрәк җайлау өчен бирегә килдек. Россия безнең якын күрше генә түгел, стратегик партнер да. Безнең мөнәсәбәтләр билгесез вакытка өзелде. Әмма без аларны 24 ноябрьгә кадәр булганнан яхшыртырга телибез”, – дип билгеләп үткән Төркия вице-премьеры.

Ул хәбәр иткәнчә, Төркия Россиягә чартер рейсларны яңарту өчен куркынычсызлык тәэмин итү турында доклад тәкъдим иткән.

Мехмет Шимшек шулай ук Россия җитәкчеләренә хәрби түнтәрелешкә омтылыш вакытында ярдәм иткән өчен рәхмәт белдергән.

Үз чиратында Дворкович, Россия һәм Төркия башлыклары очрашуы августның беренче яртысында булырга мөмкин дип билгеләп үткән. Аның сүзләренчә, Россия Төркия белән элемтәләрне яңарту өчен мөмкинлекләрнең яхшы булуын күрә.

“Сәүдәне, инвестицион хезмәттәшлекне яхшырту, зур проектларны тормышка ашыру, шул исәптән туристлар агымын торгызу өчен дә мөмкинлекләребез яхшы. Моның өчен тиешле шартлар һәм куркынычсызлык гарантиясен булдырырга кирәк”, – дип өстәгән Дворкович.

Казан Россиядә иң арзан яңа фатирлы шәһәрләр рейтингына кергән

Казан Россиядә иң арзан яңа фатирлы шәһәрләр рейтингына кергән

Татарстан башкаласында яңа фатирларның иң очсызы 977 мең сумнан башлана

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Казан Россиядә яңа төзелгән торакларда фатир бәяләре иң түбән булган эре шәһәрләр егермелегенә кергән. Аналитикларның күчемсез милек белешмәләре базасын тикшерү нәтиҗәләрен китереп, cian.ru шул хакта хәбәр итә.

Экспертлар билгеләп үткәнчә, икътисадтагы торыксызлык күчемсез милек бәяләре төшүгә китерде. Яңа проектлар базарга бик түбән бәяле фатирлар белән чыга.  cian.ru аналитиклары Россиянең беренчел базарда фатир бәяләре иң түбән булган 20 эре шәһәре рейтингын төзегән. Моның өчен алар файдаланышка 2016-2018 елларда тапшыруны күздә тоткан объектларны исәпкә алган. Ачыкланганча, аларның теләсә кайсында 2 млн сумнан да очсызрак бәядән торак алу мөмкинлеге бар.

Рейтингның беренче унлыгына Краснодар, Мәскәү өлкәсе, Сарытау, Ростов-на-Дону, Төмән, Омск, Новосибирск, Красноярск, Пермь һәм Самара торак комплекслары кергән. Казан анда 13 нче урында исәпләнә. Татарстан башкаласында яңа төзелә торган йортларда иң арзанлы фатир бәясе 977 мең сумнан башлана.

Россия мөселман эшмәкәрләре ислам банкингыннан файдалана алачак

Партнерлык банкингы үзәге белән Россия мөселман эшмәкәрләре ассоцициясе хезмәттәшлек турындагы меморандум имзалаган

(Казан, 27 июль, “Татар-информ”). Партнерлык банкингы үзәге белән Россия мөселман эшмәкәрләре ассоцициясе хезмәттәшлек турындагы меморандум имзалаган. Әлеге документ белән ислам финансларын, икътисад һәм банк эшчәнлеген үстерү өлкәсендә уртак эшнең өстенлекләре һәм юнәлешләре билгеләнгән.

Меморандум кысаларында кайбер белем бирү проектлары һәм фәнни-тикшеренү эшләрен тормышка ашыру, шулай ук мөселман бизнес-берләшмәләре вәкилләре арасында хезмәттәшлекне арттыру ниятләнә. Моннан тыш, яклар юридик затларга расчет-касса хезмәте күрсәтү буенча махсус тарифлар һәм Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе әгъзалары һәм партнерлары өчен ташламалы шартлар кертү турында да килешкән.

Әйтергә кирәк, Партнерлык банкингы үзәге Россия Банкы, Татарстан Республикаксы буенча Милли банк, Татфондбанк, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Ислам үсеш банкы (Согуд Гәрабстаны) ярдәмендә төзелгән. Шунысы да мөһим, Ислам банкы үзәгенең барлык продуктлары да Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы белән килештерелгән.

Социаль челтәрдә рус телен кулланган өчен Рига мэрына штраф салганнар

Социаль челтәрдә рус телен кулланган өчен Рига мэрына штраф салганнар

Латвиянең Дәүләт теле үзәге халык белән аралашуны латыш телендә алып баруны таләп итә

(Казан, 28 июль, “Татар-информ”). Латвиянең Дәүләт теле үзәге Рига шәһәр думасы социаль челтәрләрдә рус телен кулланган өчен мэр Нил Ушаковка штраф салган. Бу хакта Дума рәисе үзенең фейсбуктагы аккаунтында хәбәр итә.Нил Ушаков үзен җәзага тартуларын журналистлардан ишетүе хакында яза һәм бу җәза белән килешмәвен белдерә. Ул “Дәүләт телләре турындагы” канунда чит илләрдә теркәлгән социаль челтәрләрдә җирле үзидарә халык белән кайсы телдә сөйләшергә тиешлеге язылмаган дигән дәлил китерә һәм бу карарны юкка чыгаруны сорап судка мөрәҗәгать итәсен әйтә.

Нил Ушаков, штрафка карамастан, Рига Думасының халык белән социаль аккаунтларда өч телдә – латыш, рус, инглиз телләрендә аралашасын искәрткән. Дәүләт телләре үзәгенә мэр “алар булдырырлык эшләрдә” шөгыльләнергә – мәсәлән, покемоннарны латышча ничек атау турында уйланырга тәкъдим иткән. “Алар башка эшләргә барыбер сәләтле түгел”, – дип тә өстәгән Нил Ушаков.

Путин: “Россия допингка катнашы булганнарның барысын да җавапка тартачак”

Путин: “Россия допингка катнашы булганнарның барысын да җавапка тартачак”
Фото:tass.ru

 Президент билгеләп үткәнчә, Россия үзенең “чиста” спортчыларын дисквалификацияләү белән ризалаша алмый һәм закон нигезендә дөреслек даулаячак
 (Казан, 27 июль, “Татар-информ”). Россия допингка катнашы булганнарның барысын да, кайсы чинда булуына карамастан, җавапка тартачак һәм “чиста” спорт өчен көрәшәчәк. Бүген бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Россия олимпия җыелма командасы белән булган очрашуда игълан итте, дип белдерә ТАСС.“Без допинг белән бәйле җәнҗалларга катнашы булганнарның барысын да, чиннарына һәм хезмәтләренә карап тормастан, җавапка тартып кына калырга җыенмыйбыз, иң мөһиме – спортка допингны катыштырмаслык нәтиҗәле система да формалаштырырга ниятлибез”, – дип басым ясап әйтте дәүләт башлыгы.

Президент билгеләп үткәнчә, Россия үзенең “чиста”, ягъни допингтан азат җиңел атлетларын дисквалификацияләү белән ризалаша алмый һәм закон нигезендә дөреслек даулаячак.

“Мин моны басым ясап әйтәсем килә: без үзебезнең допингтан “абсолют чиста” җиңел атлетларыбызны дәлилсез дисквалификацияләү белән килешә алмыйбыз, – диде Россия лидеры. Аның сүзләренчә, Россия ”ачыктан-ачык дискриминация” булганда, моның белән “килешмәячәк”. “Бу тулысы белән олимпизм принципларына туры килми. Шулай да, дөреслеккә фәкать закон тәртибендә ирешәчәкбез, катгый рәвештә Олимпия хартиясенә туры китереп эш итәчәкбез”, – дип нәтиҗә ясады Путин.

Президент шулай ук допинг-контрольга бердәм халыкара таләпләр эшләргә һәм ул процедураның ачыклыгын тәэмин итәргә өндәде.

Бөтен илләрнең дә допинг белән бәйле проблемалары була, дип билгеләп үтте ул. Шулай да, Путин фикеренчә, бу өлкәдә төрле илләрнең атлетларына карата таләпләр аерыла. “Допингка каршы сайлап алып түгел, ә, чыннан да, нәтиҗәле көрәшү өчен бердәм халыкара допинг-контроль таләпләре эшләү кирәк дип инанам. Һәм, билгеле, спортчылар үзләре һәм җанатарлар тикшерүләр нәтиҗәләрен, кемнең, кайда, кайчан, ни рәвешле тикшеренә алуы, нинди нәтиҗәләр чыгарылуы ачык форматта күрә алырга тиеш”, – диде Россия лидеры.

VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы турында “Татар-информ”да белергә була

Матбугат конференциясенә журналистлар чакырыла

(Казан, 27 июль, “Татар-информ”). 28 июль көнне 11.00дә “Татар-информ” агентлыгында VII Бөтендөнья татар яшьләре форумына багышланган матбугат конференциясе була.

Чарада Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Данис Шакиров һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзраханов катнаша.

Матбугат конференциясенә журналистлар чакырыла. Аккредитацияне pr@tatar-infom.ru электрон адресы буенча узарга мөмкин.

Татаристика югары мәктәбе филология, тарих, археология һәм культурологияне берләштерергә тиеш

Татаристика югары мәктәбе филология, тарих, археология һәм культурологияне берләштерергә тиешФото:kpfu.ru

 ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бу хакта КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында әйтте
 Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев КФУның Симуляцион һәм имитацион белем бирү үзәгендә булды. Бу хакта вузның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Үзәктә ТР Дәүләт Киңәшчесе Фундаменталь медицина һәм биология институты җитәкчеләре һәм профессорлар белән аралашты. М.Шәймиев сәламәтлекне саклауның бөтенләй яңа системасын формалаштыруның төп элементы буларак университет клиникасын үстерү кирәклегенә басым ясады. “Көнбатышта барлык алдынгы технологияләр кешеләргә университет клиникалары аша килә. Бүген мин безнең университетта да яхшы мөмкинлекләр күрәм.  Кыска гына вакыт эчендә бу актуаль фәнни уку юнәлеше дөнья дәрәҗәсендәге җиһазлар белән тулыланды. Алга таба да бу юнәлешне үстерү зарур”, – дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев. Аның сүзләренчә, бу уникаль инфраструктура һәм университетның әйдәп баручы галимнәре башкалар тәҗрибәсен генә өйрәнеп калмыйча, үз тәҗрибәсен дә тарата ала.

Лаборатор корпуста КФУ ректоры Илшат Гафуров хәзер университетның медицина кластерында эшләнүче проектлар турында сөйләде. Аның фикеренчә, классик университетның төп өстенлеге – институтларның күп юнәлешле булуында. “КФУда һәр өлкәдән диярлек белгечләр табарга була. Бу уртак нәтиҗәгә ирешү өчен көчләрне берләштерү мөмкинлеген бирә”, – диде Гафуров.

Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында татар телен, милли мәдәният, тарих һәм гореф-гадәтләрне саклап калу турында сөйләштеләр. “Татар филологиясен меңләгән студентлар өйрәнә, ә күптән түгел төзелгән  Татаристика югары мәктәбе катнаш юнәлешләр: филология, тарих, археология һәм культорологияне берләштереп, әлеге эшне ныгытырга тиеш”, – дигән фикерен җиткерде М.Шәймиев.

Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында да шул теманы дәвам иттеләр. Анда тарихчылар Татарстан Дәүләт киңәшчесенә милли мирасны өйрәнгән вакытта филологлар һәм тарихчыларның хезмәттәшлек традицияләре турында бәян итте.

“Бу хакта күбрәк сөйләшергә кирәк. Сез нинди нәтиҗәләргә ирешүегезне белеп торырга тиеш”, – дип ассызыклады Минтимер Шәймиев КФУга сәфәре азагында.

КФУның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бүгенге очрашу нәтиҗәләре буенча татар телен саклап калу һәм үстерү аспектлары турында фикер алышуны түгәрәк өстәл артында дәвам итү карары кабул ителгән.

Нормандиядә чиркәүгә һөҗүм иткән террорчылар үтерелгән

Һөҗүм нәтиҗәсендә берничә кеше яраланган, рухани үтерелгән булырга мөмкин. Нормандиядә пычак белән коралланган ике ир чиркәүгә һөҗүм итеп, кешеләрне тотык итеп алган. Һөҗүм итүчеләр Франция куркынычсызлык көчләре тарафыннан юк ителгән. Бу хакта “Би-би-си” хокук саклау органнарындагы чыганакларга сылтама белән хәбәр итә.

«Le Figaro» газетасының хокук саклау органнарындагы чыганаклары мәгълүматлары буенча, һөҗүм вакытында рухани һәлак булган.

Алданрак янгын сүндерүчеләр берничә кешенең яралануын әйткән иде.

Пычаклар белән коралланган ике ир җирле вакыт белән 10.00да Сент-Этьен-дю-Рувре шәһәрендә урнашкан чиркәүдә кешеләрне тотык итеп алып, бер сәгать буе тоткан.

Франция мәгълүмат чаралары мәгълүматларына караганда, рухани, ике монашка һәм ике мәхәллә кешесе тотык итеп алынган булган, дип яза Slon.ru.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе яздырган аудио Коръән тәкъдим итәчәк

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе яздырган аудио Коръән тәкъдим итәчәк

Мөфтинең Коръәнне яздыруы Россия Ислам тарихында булганы юк иде – Рөстәм Батров

4 нче август көнне “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин үз тавышы белән яздырган аудио Коръән тәкъдим итәчәк. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары – матбугат секретаре Рөстәм хәзрәт Батров хәбәр итте.

Рөстәм Батров әйтүенчә, Коръәнне тулысынча яздыру өчен бик күп вакыт киткән. “Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия мөфтиләре арасында беренче Коръән хафиз. Һәм ул Коръәнне тулысынча бөтен кагыйдәләре белән яздырып укып чыкты. Эш барышын шәехлар, зур галимнәр тикшереп торды. Авазларны әйтү ягыннан хаталы урыннары булса, аны дөресләтеп бардылар. Аудио Коръән бөтен тәҗвит кагыйдәләре, мәкам буенча дөрес итеп эшләнелгән. Мөфтинең, дин белгеченең Коръәнне яздыруы Россия Ислам тарихында әле булганы юк иде. Моны тарихи вакыйга дип тә атарга мөмкин. Төрле мөфтиләрнең Коръәнгә кагылышлы китаплар язганнары бар иде. Коръәннең бер өлешен яздыручылар да булды. Ә мондый форматтагы тулы Коръән беренче мәртәбә тәкъдим ителә.”

Аудио Коръән ике дискка яздырылган. Дисклар бушлай да тартылыр, сатуга да чыгарылыр дип көтелә.

Олимпия чемпионнары өчен премияләрне Татарстан күтәргән, Россия – юк

Олимпия чемпионнары өчен премияләрне Татарстан күтәргән, Россия – юк

5-21 августта Рио-де-Жанейрода старт алачак XXXI җәйге Олимпия уеннарында җиңү яулаган Татарстан спортчыларына күпме акча түләнәчәге ачыкланды/ 5-21 августта Рио-де-Жанейрода старт алачак XXXI җәйге Олимпия уеннарында җиңү урын яулаган Татарстан спортчыларына күпме акча түләнәчәге ачыкланды. Әлеге сумма ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә билгеләнә.

Татарстан спортчылары һәм тренерларына дәүләт ярдәме күрсәтү турындагы документта әйтелгәнчә, Олимпиада һәм Паралимпиада җиңүчеләренә – 4 миллион, көмеш медаль ияләренә – 2,5 миллион, ә бронза медаль яулаучыларга 1,7 миллион сум акча түләнәчәк. Тренерларга шул сумманың 50 проценты күләмендәге премия биреләчәк.

Әйтергә кирәк, стимул күләме узган Олимпия уеннары белән чагыштырганда, шактый арткан. Чагыштыру өчен: 2012 елда Лондондагы Уеннардан соң Татарстан спортчыларына 3,3 млн., 2 млн. һәм 1,3 млн. сум түләнгән иде. Тренерларына шул сумманың 50 проценты күләмендә акча бирелде.

Быелгы җәйге Олимпиадада Татарстан данын 16 спортчы яклаячагы хакында хәбәр ителгән иде. Әмма исемлектән волейболчылар Евгения Старцева һәм Виктор Полетаев төшеп калды. Россия спортчыларына карата Халыкара Олимпия комитеты кабул иткән карарда алдагы елларда допинг белән бәйле шау-шуларга тарыган спортчыларны бу ярышларга кертмәскә дигән пункт буенча Уеннарда велоузышчы Илнур Закаринның катнашмау мөмкинлеге бар.

4+4=8: Татарстан чемпионнарына баю мөмкинлеге

Әгәр дә Олимпия уеннарында чемпион калсалар, Татарстан спортчылары 4 кенә түгел, бәлки 8 миллион сум күләмендә акча алачак. Тагын 4 миллионны Россия хөкүмәте түлиячәк. Бу хактагы карарны РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев ел башында ук имзалаган иде. Көмеш һәм бронза медальләр суммасы да Татарстанныкы белән тәңгәл.

Шунысы кызык, ил җитәкчелеге быел спортчыларга артык юмарт булырга җыенмый булып чыга. Кайбер фактларга гына игътибар итик. 2012 елдагы Лондон Олимпиадасында да, 2014 елгы Сочидагы кышкы Олимпия уеннарында да җиңүчеләр алган акчалата бүләк нәкъ быелгы күләмдә булган. Тотрыклылык, күркәм күренеш, әлбәттә. Спорт нәтиҗәләре дә шундый ук булса бигрәк тә. Икътисадта индексация, инфляция дигән төшенчәләр дә барлыгын онытсаң, быел ил данын күтәрүче спортчыларны моннан дүрт ел элек шундый ук уңышка ирешүчеләр белән чагыштырганда, бик начар бәяләнәчәк булып чыга. Лондон Олимпиадасы вакытында доллар да 30 сум тирәсе тора иде.

Әзербайҗанда заводтагы шартлауда 11 кеше зыян күргән

Илнең Оборона сәнәгате министрлыгы шартлауның сәбәпләрен тикшерүне башлау турында белдергән

(Казан, 26 июль, “Татар-информ”). Бүген Әзербайҗанның Ширван шәһәрендәге “Араз” заводында көчле шартлау булган. Оборона сәнәгате министрлыгының әлеге заводы сугыш кирәк-яраклары җитештерә.

РИА Новости, Ширван үзәк шәһәр сырхауханәсенә сылтама белән, шартлау вакытында зыян күрүчеләр саны 11 кешегә җиткән, дип хәбәр итә.

Илнең Оборона сәнәгате министрлыгы шартлауның сәбәпләрен тикшерүне башлау турында белдергән.

Рөстәм Миңнеханов: “Рубин” Европада уйнасын дип телик!”

Рөстәм Миңнеханов: "Рубин" Европада уйнасын дип телик!"

Кичә Казанның “Рубин” футбол командасын тәкъдим итү фанфесты үтте

(Казан, 25 июль, «Татар-информ»). Кичә башкаланың Гаилә үзәге янәшәсендә Казанның “Рубин” футбол командасын презентацияләү фанфесты үтте. Бу уңайдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов команда җанатарларына видеомөрәҗәгать белән чыгып, аларны яңа сезон башлану белән котлады. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика Президенты Татарстан командасының җанатарлар мәхәббәтенә һәм игътибарына мохтаҗ булуына басым ясады. “Рубин” Европада уйнасын дип телик, аның уңышларына сөенергә язсын”, – диде Президент.

Фанфестта шулай ук Казан мэры Илсур Метшин да катнашты. “Без “Рубин” тарихындагы алтын белән уелып язылачак вакыйгаларның, зур җиңүләрнең шаһитлары булдык. Җиңүләрнең тагын буласына ышанычым зур”, – дип мөрәҗәгать итте мэр һәм клубка ярдәме өчен Татарстан Президентына рәхмәтен җиткерде.

“Рубин” фанфестында җанатарлар игътибарына клубның яңа уенчылары, логотибы, уенчылар формасы да тәкъдим ителде.

Россиядә 72 урында урман яна

Россиядә 72 урында урман яна<br />

Красноярск краенда хәлләр аеруча катлаулы

(Казан, 24 июль, “Татар-информ”). Россиядә 9,5 мең гектар мәйданда 72 урман янгыны теркәлгән. Красноярск краенда хәлләр аеруча катлаулы. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кризислы вәзгыятьтә илкүләм идарә үзәгендә узган селектор киңәшмәсендә үзәкнең башлыгы Виктор Яцуценко хәбәр итте, дип яза ТАСС.

Красноярск краенда 5 мең 631 гектар мәйданда 14 янгын дөрли. Ямал-Ненец автоном округында 1 мең 495 гектар мәйданда 24 янгын теркәлгән.

Виктор Яцуценко сүзләренчә, космостан даими мониторинг үткәрелә. Мәгълүмат шунда ук җирле үзидарә органнарына җиткерелә. Урман янгыннарына бәйле хәлләрне тотрыклыландыру буенча чаралар кабул ителә.

Рөстәм Миңнеханов: “Юлларны вакытында дәваларга кирәк”

Рөстәм Миңнеханов: "Юлларны вакытында дәваларга кирәк"<br />
Татарстан Президенты район башлыкларына юлларның торышын күзәтергә кушты

(Казан, 23 июль, «Татар-информ», Арсений Маврин, Гөлшат Ганиева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына юллар төзелешенең сыйфатына аерым игътибар бирүне, ә район башлыкларына аларның торышын күзәтүне йөкләде.

Республика башлыгы бу хакта ТР Хөкүмәте йортында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә әйтте. Анда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

“Юл салу буенча объектның 81ендә эшләр бара. План 51 процентка үтәлгән”, – дип хәбәр итте ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин.

Быел торак пунктларга 40 км юл салачаклар һәм 370 км төбәк юлларын ремонтлаячаклар.

30 августка Кама аркылы күпернең икенче чиратын төзү дә тәмамланачак. “Быел Россиядә 2 генә күпер – Татарстанда һәм Удмуртиядә генә төзелә”,  - искәртеп үтте министр. Шул ук вакытка Зәй районында юл үткәргече дә салына. Ике объект та бер үк вакытта файдалануга тапшырылачак.

Графикка сыешмаган бердәнбер объект – федераль трассаның 941 нче юлы. “Волгомост” подряд оешмасы эшкә керешмәде дип хәбәр итте юл транспорты министры. “Быелга планлаштырылган эшне “Каздорстрой” башкарачак дигән карарга килдек. Ә тегесе белән без килешүне өзү процедурасын башладык”, – диде министр.

Республика көненә Татарстандагы торак пунктлардагы асфальт юлларны ремонтлау да төгәлләнеп килә. Бу эшләр төп программа буенча да, Татарстан Президенты фәрманы белән кабул ителгән өстәмә программа нигезендә дә башкарыла.

Татарстан Президенты республикада кабул ителгән югары стандартлардан бер генә миллиметрга да читкә китмәскә кушты: “Без юлларны ремонтлау һәм төзү өчен зур акчалар бүлеп бирәбез. Алар  тиешле ресурсны үтәмәсә, бик кызганыч. Сез республика өчен эшлисез, һәм юлларны үзегезгә эшләгән кебек салырга бурычлы. Стандарт бик катгый булырга тиеш. Казанда гына түгел, барлык эре шәһәрләрдә, бөтен җирдә дә. Кеше федераль юл, төбәк, муниципаль дип аерып тормый. Юл яки бар, яки юк”,

Пландагы эшләрдән тыш, агымдагылары да бар, алар турында да онытырга ярамый дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. “Әгәр юлларда ярыклар барлыкка килә икән – моңа шунда ук игътибар итәргә һәм проблеманы чишү өчен акча табарга кирәк. Ярыкны ямау җиңелрәк. Вакытында, зур чокырлар барлыкка килеп, юл сафтан чыкканчы  дәваларга кирәк”, – диде ул район башлыкларына.

КФУдагы бүгенге имтихан татар бүлегенә ихтыяҗның зур булуын күрсәтте

КФУдагы бүгенге имтихан татар бүлегенә ихтыяҗның зур булуын күрсәтте

Бүгенге сынауны татар теленнән бердәм республика имтиханын тапшырмаган абитуриентлар уза.

(Казан, 20 июль, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Бүген КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегенә гариза биргән 130лап абитуриент татар теленнән имтихан тапшырды. Имтихан иртәнге 9да башланып, көндезге 12гә дәвам итте. Аның нәтиҗәләре иртәгә билгеле булачак.

“Без бакалавриатка абитуриентларны филология (татар теле һәм әдәбияты, тәрҗемә белеме); педагогик белем бирү (татар теле һәм әдәбияты, инглиз теле), (татар теле һәм әдәбияты, башлангыч мәктәп укытучысы) юнәлешләре буенча кабул итәбез. Шушы 3 юнәлешкә барлыгы 70 бюджет урыны каралган. Бу илнең башка вузларындагы милли юнәлешләр белән чагыштырып караганда, бик яхшы сан. Милли тел, әдәбият бүлекләренә бер генә бюджет урыны да бирелмәгән уку йортлары бар”, – дип сөйләде бүлек мөдире, профессор Әлфия Юсупова.

Абитуриентларның рус теле, җәмгыять белеменнән БДИ баллары, шулай ук татар теленнән имтихан нәтиҗәләре исәпкә алына. Бүгенге сынауны әлеге фәннән бердәм республика имтиханын тапшырмаган абитуриентлар уза. Әйтик, филология юнәлеше буенча гариза тапшырган 172 кешенең 47сенең БДИ нәтиҗәләре инде бар, шуңа күрә алар бүгенге имтиханнан азат ителгән.

Бүлек мөдире кабул итү сынауларының БДИ белән традицион имтихан кушылмасыннан гыйбарәт булуын әйтте, ягъни анда тест өлеше дә, киңәйтелгән җавап бирүне таләп иткән биремнәр дә бар. Шул ук вакытта абитуриентлардан мәктәп программасы күләмендә генә белем таләп ителә.

Мөфти турында ялган таратып, Интернетта акча җыярга теләүчеләр барлыкка килгән

Мөфти турында ялган таратып, Интернетта акча җыярга теләүчеләр барлыкка килгән<br />

Камил хәзрәт Сәмигуллин гайбәтләрне кире кага һәм мөселманнарны ялгыш адымга бармаска чакыра

(Казан, 23 июль, “Татар-информ”, Гөлшат Ганиева). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Instagram аккаунтында үзе һәм әти-әнисе турында чыккан гайбәтләрне кире какты.

Диния нәзарәте рәисе үзенең урынбасары Рөстәм Хәйруллин алган хәбәргә сылтама китергән:

“Әссәләмәгаләйкүм, Рөстәм хәзрәт. Безнең мөфтинең әти-әнисенең йорты янган һәм пенсионерлар үз пенсияләреннән 1000әр сум акча җыя икән дип ишеттек. Ә без, яшьләр, бу хакта берни дә белмибез. Бу хәбәрне раслагыз яки инкарь итегез әле, зинһар өчен. Дөрес икән, акчаны кая күчерергә икәнен, ничек ярдәм итеп булганын әйтегез”.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бу мәгълүматны кире кага һәм мөселманнарны ялгыш адымнарга бармаска чакыра:

“Кайвакыт Интернетта үзең һәм гаиләң турында әллә никадәр кызыклы “яңалыклар” белергә була…Кемдер дөнья челтәрендә, имеш, минем әти-әниләрнең өйләре янган һәм, имеш, республиканың мескен пенсионерлары Татарстан Мөфтие гаиләсенә ярдәм итәр өчен 1000 шәр сум акча җыялар (яки җыярга тиешләр) дигән гайбәт тарата. Мондый хәбәр яки махсус таратылган ялган яки минем ир һәм кыз туганнарымның ялгышуы. Нинди генә очрак булса да: “Рәхмәт!” – диясем килә. Нинди генә максаттан эшләнүгә карамастан, Аллаһ аларга яхшы сыйфатлар бирсен. Мөгаен, һәрчак күз уңында булган кешеләр тирәсендә аларның үзләреннән дә күбрәк белгән кешеләр йөрүенә ияләнергә кирәктер инде. Мөгаен, тормыш шулай яратылгандыр”, – дип мөрәҗәгать иткән ул.

Мөселман яшьләре форумы кысаларында Сабан туе узды

Мөселман яшьләре форумы кысаларында Сабан туе узды

Бүгенге форум татар телендә, милли рухта үткәрелә.

(Казан, 22 июль, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Бүген мөселман яшьләре форумының алтынчы көне. Ул тулысынча татар телендә, гомумән, милли рухта уза. Форум кысаларында милли бәйрәм – Сабан туеның оештырылуы моңа дәлил булып тора. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә ТР Мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте вәкиле Айзирәк Гәрәева сөйләде.

Искәртеп үтик: мөселман яшьләренең II форумы Болгарда үткәрелә. Анда Татарстан, Башкорстан, Чувашия, Удмуртия, Кырым республикаларыннан, Ростов, Төмән, Пенза, Мәскәү өлкәләреннән 120ләп делегат катнаша. 16 июльдә башланган форум иртәгә төгәлләнәчәк. Атна дәвамында мөселман яшьләре аралашучанлык һәм лидерлык сыйфатларын үстерүне күздә тоткан тренингларда, исламның актуаль мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәлләрдә һәм фикер алышуларда катнашты, чит илләрнең һәм Татарстанның күренекле дин әһелләре, шул исәптән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, белән очрашты.

Бүгенге чаралар иртәнге сәгать 10да башланган. Иң элек “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең укыту-тәрбия бүлеге проректоры Зөлфәт хәзрәт Габдуллин татарча вәгазь сөйләгән. Ул яшьләргә гыйлем алу үзенчәлекләрен аңлаткан. Аннары егетләрне, кызларны Спас районы башлыгы Камил Нугаев һәм әлеге район имам-мөхтәсибе Фәрхәт хәзрәт Минсәгыйров сәламләп, аларга үзләренең нәсыйхәтләрен әйткән. Шуннан соң кунаклар һәм яшьләр Ак мәчеткә җомга намазына җыелган. Аны Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин алып барган. Җомга вәгазендә ул бәрәкәтле чорда яшәвебезне билгеләп: “Бүген Татарстанда 1,5 меңләп мәчет эшли. Бөтен республикага нибары 13 мәчет калган заманнар да булган. Хәзер исә динебез үсештә, иманлылар саны көннән-көн арта бара. Бүген дә республикабызның иң матур мәчетләренең берсендә җыелдык”, – дигән. Ул яшьләргә ялган сүзләргә ышанып, ялгыш юлга кереп китүдән сакланырга, галимнәрнең хезмәтләренә таянып эш итәргә киңәш иткән.

Улюкаевның Төркия министры белән Казанда буласы очрашуы Мәскәүгә күчерелгән

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Нихат Зейбекчи Татарстанда Рөстәм Миңнеханов белән төрек капиталы кергән предприятиеләрдә булырга тиеш иде.

Иртәгә, 26 июльдә, РФ икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев Мәскәүдә Төркия икътисад министры Нихат Зейбекчи белән очраша. Министрлар анда ике яклы сәүдә-икътисади хезмәттәшлек турында сүз алып барыр дип көтелә. РФ Икътисади үсеш министрлыгы матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Моңа кадәр Алексей Улюкаев белән Нихат Зейбакчи очрашуны 26сы Казанда уздырачагы турында хәбәр булган иде.Татарстан башкаласына килгәч, Нихат Зейбекчи ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән төрек капиталы кергән 2 предприятиедә булып, җитештерү мәйданнары ачар дип планлаштырылган иде.