«Ярдәм» мәчетендә Кадер кичен каршыладылар

КатегорияДини кызыклы мәгълүмат
Автор Администрация сайта

Мөселманнар өчен кадерле булган изге Рамазан ае да ахырына якынлашып килә – соңгы дистә көннең дә 3-4 көне генә калып бара. Айның соңгы көннәрен сизепме, республика мөселманнары тагы да ныграк тырышлык күрсәтәләр.
Бу көннәрдә мәчетләрнең намаз залларына халык көннән-көн күбрәк килә, таңга кадәр гыйбадәт кылу гадәти тормыш рәвешенә әйләнеп бара, ифтар мәҗлесләрен оештыруда катнашырга теләк белдерүчеләр саны да артып тора. Әйтерсең лә, һәр кеше әлеге изге айның әҗер-савабыннан кулланып калырга, күбрәк изгелек кылырга ашыга, бәрәкәтле тормышка, рухи чистарынуга омтыла.
24 июльгә каршы төндә мөселманнарның яраткан урынына әйләнгән «Ярдәм» мәчете дә үзенә кардәшләребезне җыйды. Ифтар мәҗлесендә күзләре начар күрүчеләр дә, шәһәребездә яшәүче мохтаҗ кешеләр дә, эшмәкәрләр дә, республикабызның танылган каләм ияләре, Иран ислам республикасыннан билгеле кунаклар да бар иде. «Ярдәм» мәчете һәм күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәгендә Рамазан ае дәвамында авыз ачу мәҗлесләре оештырыла, аларны оештыруга шәһәр мэры Илсур Метшиннан алып эшмәкәрләр, җырчылар һәм гади халык та үзеннән саллы өлеш кертеп килә.


23 июльдә ифтар мәҗлесен Айрат Гиматдудинов уздырды. Әлеге киң күңелле кеше республикабыздагы күп кенә мөселман проектларын тормышка ашыруда да үзеннән саллы өлеш кертеп килә. Россия ислам университеты каршында эшләп килүче Коръән-хафизлар үзәге җитәкчесе Ибраһим хәзрәт Сабиров сүзләренә караганда, Айрат әфәнде инде берничә ел Коръән-хафизларга кагылышлы чаралар уздыруда, шул исәптән рәсми сайтларын эшләтүдә дә зур ярдәм күрсәтә икән.

Уздырылган ифтар мәҗлесеннән соң җыелган мөселманнар таралышмады дисәк тә була – барысы да янә мәчеткә юнәлде. Билгеле булганча, Рамазан аеның әлеге соңгы 10 көненә Кадер кичәсе туры килә һәм әлеге кичәдә гыйбадәт кылу мең ай гыйбадәт кылудан да хәерлерәк булып тора. (Кайбер хәдисләрдә Кадер кичәсенең Рамазан аеның 27 төненә туры килүе аеруча да ихтимал диелә). Ястү намазына кадәр мәчет эчендә Коръәннәр укылды, зикер кылынды, хатын-кызлар залында Әлмирә апа Әдиятуллина үзенең лекцияләрен (кичәгесе Пәйгамбәребез с.г.в.-гә багышланган иде) дәвам итте – ягъни һәр мөселман әлеге изге көннәрнең бер генә минутын да исраф итмәде. Соңыннан җәмәгать белән тәравих намазы укылды, намазны Коръән-хафизлар үзәген тәмамлаган, бүгенге көндә «Ярдәм» мәчетендә Коръән укытучысы булып эшләүче Мөхәммәдәмин Даудов алып барды.

Тәравих һәм витр намазларын башкарганнан соң да мөселманнар таралашырга ашыкмады, иң көтеп алынган гыйбадәтләрнең берсе – Кадер кичәсе намазы башкарылды. Мөселманнар өчен кадерле, көтеп алынган һәм дә үтә дә җаваплы әлеге намаз Коръән-хафизлар үзәге җитәкчесе Ибраһим хәзрәт Сабировка йөкләнде. Төнозын мәчет эчендә ил-көннәребезгә тынычлык, гаиләләребезгә бәрәкәт, калебләребезгә иман, күңелләребезгә сафлык, тәннәребезгә сәҗдәгә китеп намаз укый алырлык сәламәтлек теләп дога кылынды. Мәхәллә халкының бер өлеше иртәнге намазга чаклы зикер кылып, Коръән укуны дәвам итте. «Ярдәм» мәчетендә үк сәхәр ашлары да әзерләнде. Иртәнге намаз керү белән халык янә сәҗдәгә китте…

Төн, чыннан да, илаһи иде. Берничә кат урамга чыгып кергән Әлмира апа да соклануын яшереп калмады – башкаларны да илаһи төннең шаһите булырга чакырды. Бәлки, чыннан да, әлеге төн Рамазан шәриф аеның кадер кичәсенә туры килгәндер, төннәрен сәҗдәдә үткәргән мөэмин мөселманнарның догалары Аллаһы Тәгаләнең хозурына барып ирешкәндер, кемнәрнеңдер иң садә, иң изге теләкләренең тормышка ашырына да күп калмагандыр… Ихтимал… Һәрхәлдә кичәге төндә мәчеттә гыйбадәт кылып уздырган мөселманнар моңа ихластан ышана иделәр…

Алинә БИКМУЛЛИНА

intertat.ru

Фикер калдыру