“Ярдәм” Милли ислам хәйрия фондының эшли башлавына 10 ел, “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгенә 1 ел тулуга багышланган кичә мөфтиләр, имам-мөхтәсибләр катнашында узды

КатегорияДини кызыклы мәгълүмат, Илдәге һәм дөньядагы дин, Татарстан хәбәрләре
Автор Администрация сайта

Күзсез язмышка дучар булганнарга күзлеләр ярдәм итеп яшәргә тиеш.

Кичә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының эшчәнлегенә 10 ел, “Ярдәм” мәчетенә 1 ел тулуга багышланган дини-мәдәни кичәдә әнә шундый фикер җәмгыятькә юллама сыман яңгырады. Фәнис хәзрәт Мингәрәев укылышындагы изге дога һәм ТР Президенты белән Казан мэрына “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге булдыруда тырышлыклары-ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләре һәм матур теләкләр, Миңгол Галиев башкаруындагы мөнәҗәт белән башланган кичәдә шәйхелислам, Югары мөфти, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы, “Ярдәм” фонды Советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов, Казан каласы имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, “Ярдәм” фонды президенты Илһам Исмәгыйлев, Чаллы, Нурлат һәм Ульяновск имамнары һәм сукырлар өчен эшли торган “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова, Кече залны шыгрым тутырып (бик күп кеше аягөсте торды) килгән мөслимәләр, иганәчеләр, күзләре зәгыйфьлектән инвалид булган мөселманнарга һәртөрле ярдәм итүчеләр һәм шундый ярдәмне тоючылар катнашты. ТР Президенты карамагындагы мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов һ.б. рәсми затлар да “Ярдәм”нең изге юлын хуплап һәм аның җитәкчеләрен хөрмәтләп, Тәлгать Таҗетдин әйткәнчә, “шөкерана мәҗлесе”нә килгән иде.

Чыгышында Татарстан мөфтие К.Сәмигуллин, Рамазан җитә, дип, дини гыйлем алуның асылына тукталды, Коръәннән укылган бер хәреф савабы 10га тапкырлап карала, намаз уку 100гә, Рамазан ае тәләпләрен үтәү – 1 меңгә, дип, искәртте. Ап-ак киемнәрдән килгән Югары мөфти Т.Таҗетдин, илебездә бүген дин тотуда бернинди комачау юк, мәчетләр дә ачыла тора, кичә әнә Златоустта мәчет ачтык, дип, диннең кешенең үзе өчен әһәмиятенә игътибарны юнәлтте. “Ярдәм” фонды һәм “Ярдәм” үзәгенең игелекле гамәлләре тукталмасын иде. Мондый мөмкинлек Казанның бер мәхәлләсендә генә түгел, ә һәрбер шәһәрдә 2 генә булса да кирәк, Россия киңлекләрендә дә шундыйлар булсын иде, сукырларга, күрү нигъмәте булмаганнарның ярдәмгә ихтыяҗы бар, дигән фикер әйтте. Күрү нигъмәтеннән мәхрүм булып, түземлелек, сабырлык белән яшәүчеләргә исә Аллаһы Тәгалә рәхмәтенә ирешү – оҗмах савабы бар, дип, сабырлыкка өндәде. Югары мөфти хәзрәтләре дин сабаклары үзләштерүнең, бәндәләргә ярдәмнең ни дәрәҗәдә мөһим булуы хакында күңелләргә фикер салды. Хаҗ кылган урындагы кебек, Изге Болгар җыенында да гаять күп чүп-чар калуына киная белдереп, җәмәгатьне гамәлләрдә пөхтәлеккә-җыйнаклыкка, күңел сафлыгына өндәде. Борынгы “Болгар” тарихи-археологик комплексының ЮНЕСКО исемлегенә кертелүе турындагы хәбәрне җиткерде.

Изге Болгар җыенында, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин югары җитәкче даирәләр белән йөреп бушамавы сәбәпле, аңа тапшырылмый калды, ә ул көнне 43 кешегә тапшырылды, дип, Тәлгать хәзрәт Таҗетдинов мөфтинең эшчәнлеген Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең “Әл-И’тисам” – “Бердәмлек” медале белән билгеләде, залдагылар шул вакытта тәкъбир әйтеп хуплап торды. “Ярдәм” фондына минем өлеш булсын дип, садака бирде. Аннары Нурлат һәм Чаллы мөхтәсибләре Айрат хәзрәт Әюпов белән Әлфәс хәзрәт Гайфуллинны, иганәчеләрне медальләр белән бүләкләде, рәхмәт әйтте.

Аннары “Ярдәм” ислам тернәкләндерү үзәгенең эшчәнлеге, андагы мохит, күрмәүчеләр һәм зәгыйфь күрүчеләр өчен булдырылган мөмкинлекләр, аларның көндәлек эшләре, укулары турында “Зримая вера” дигән документаль фильм күрсәтелде. Шунда эшләүчеләр булышлыгы белән тернәкләнү курсы узучыларның бармак очлары белән Брайль системасы буенча Коръән укырга һәм машинкада текстлар басарга, компьютер технологияләрен үзләштерергә, гарәп телен өйрәнүләре, көнкүрешкә яраклашуда, иҗат белән шөгыльләнүдә тырышлыклары, үзе кебекләр белән иркенләп аралаша алулары, чыннан да, бөтен Россиядә уникаль үзәк булуын раслый. Болар барысы да республика һәм шәһәр хакимияте, “Ярдәм” мәчете һәм фонды, иганәчеләр тырышлыгы, шунда эшләүчеләрнең күңел җылысы, түземлелеге һәм гыйлемлелеге бәрабәренә ирешелгән. Режиссер Ренат Хәбибуллин һәм төшерү төркеме тарафыннан иҗат ителгән “Зримая вера” документаль фильмы, бер яктан, сукырлар турында булса, икенче яктан, – физик яктан күзле булып та күңел күзе сукырлар өчен юл күрсәткече дә. Бер егетнең монологы, карт әбекәйнең тырышып Коръән сүрәләре укырга өйрәнүе, ике кешенең мәхәббәт тарихы аша гына да авторлар никадәр фикер тудыра, инвалидлар яшәешендәге психоллогик яклар ачыла, уйланырга җим бирә. Кичәдә инвалидларның иҗади чыгышлары исә моны тагын да көчәйтә.

Бүләкләүләрне дәвам иттереп, Илдар хәзрәт Баязитов үз куллары белән иганәчеләргә “За доброе сердце” ордены, бер төркем җәмәгатькә Рәхмәт хатлары тапшырды. “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов, “Ярдәм” фонды президенты Илһам Исмәгыйлев исеменнән тапшырылган Рәхмәт хатларына лаек булганнар арасында ТР прокуроры Илдус Нәфыйков, “Татмедиа” Республика массакүләм коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов һәм аның беренче урынбасары Нурия Беломоина, ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сәрия Сабурская, ТР буенча наркоконтроль хезмәте башлыгы Фаяз Шабаев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов, ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, ММЧ вәкилләре арасында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы генераль дректоры Леонид Толчинский һәм агентлыкның рус, татар телләрендәге редакцияләре баш мөхәррирләре, “Мөслимә” газетасы баш мөхәррире Әлмирә ханым Әдиятуллина, “Мәдәни җомга” газетасы баш мөхәррире Зиннур Мансуров, аның урынбасары Газинур Морат һ.б.ларга адресланганнары бар иде. “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды һәм “Ярдәм” мәчетенең инвалидларны тернәкләндерү эшчәнлегендә күрсәткән хезмәттәшлек һәм ярдәм өчен рәхмәт белдерелгән, “Сезнең илебез һәм халкыбыз өчен башкарган эшләрегез, социаль җаваплылыгы зур ихтирамга лаек”, диелгән анда.

Камал театрындагы бүгенге мәдәни-дини чара истә калырлык, кешеләр күңеленә шәфкать орлыклары салырлык итеп оештырылган иде.

Миләүшә НИЗАМЕТДИНОВА

tatar-inform.ru

Фикерләр

  1. камал

    Ходай рэхмэтеннэн ташламасын узегезне. Игелекле эшлэр белэн шогеллэнэсез.

Фикер калдыру