Ярмәк авылы тарихыннан

КатегорияКамышлы районы
Автор Администрация сайта

Ярмәк авылының Ярмәк исеме алып китүе Хөсәенев Туйбактыйның улы Ярмөхәммәд исеме белән бәйле. Безнең бу тирәләр, шул исәптән Ярмәк авылының җирләре дә Казан ханлыгына караган була. 1521-1533 елларда Казан ханлыгында Мөхәммәтәмин һәм Сафагәәрәйләр хан булып торганда Туйхуҗа ыруыннан Казан татары Асылхуҗа улы Хөсәенне ханнар күп сандагы җир һәм тарханлые дәрәҗәсе белән бүләклиләр. Аның нәселеннән Туйкилде исемле берәү күп санда утарлары, маллары, күп урында корылмалары була. Боларның берсе Туйбактый, икенчесе Мәмәт исемле була. Ярмөхәммәд җирен тартып алгач авылда өч ел чамасы торган. Китәр алдыннан үз тирәсендәге крестьяннарга “Мин моннан киттем, мин моннан киткәч, исемлегегезне төзеп, минем эшчеләр булып хөкүмәт тарафына мөрәҗәгать  кылыгыз. Хуҗабызның җире банк аша безгә булсын дип сорагыз. Башка җирләрдә шулай булды.

Гаепләнгән алпавытлардан хөкүмәт тарафыннан алынган җирләр хөкүмәт банкы аркылывыкуп белән крестҗяннарга бирелде. Индеәгәр дә көчегез җитмәсә, килгән җирсез крестҗяннарны кабул итегез. Хөкүмәт аннан сезнетыймас,” – диеп каядыр китеп бара. Аның ярмәктә торганда гаиләсе булмый әле, ә монда корылган конторасы була. Конторасын мәктәп файдасына дип калдыра. Аны Маһман бабай урынына күчереп салалар (Салахов Җәлил урыны). Ләкин укытучы булмау сәбәпле, мәктәп була алмый. Соңыннан авыл картлары киңәшеп Маһман бабайга саталар. Ул анда өй итеп тора башлый. Ярмөхәммәд тирәсендәге крестьяннар хуҗа үзекиткәч, ул әйткәнчә эшлиләр. Выкупның зур булачагын аңлап, кем кайдан килә, тикшереп тормыйча, аны кабул итеп алганнар. Чөнки Ярмөхәммәд тә шулай киңәш биргән: “Җир күп, түләү зур булыр, килергә сораган кешеләрне кабул итегез”.

Төрле яктан җыелган халык булганга күрә Ярмәктә төрле исем белән йөри торган 4 төрле халык бар:

  1. Башкорт халкы

Болар Башкортостан, Уфа тирәсеннән килгән халык. Алар арасында хөкүмәткә каршылык күрсәтүдә гаепләнеп качып килүчеләр дә бар. Болар җиргә мохтаҗ булып килмәгәннәр. Башкорт дигән төркем арасында татар динен кабул иткән чуашлар да бар. Алар инде башкортлар арасына сеңгәннәр. Башкорт халкы җиргә салымны, выкупны аз түләгәннәр. Моның аерым сәбәпләре булган.

Туйбактыйның, Ярмөхәммәд әтисенең, Башкортостандагы Уразмәт исемле улының улы (оныгы) Нәдер Оренбург Каргалысында белем ала. Башкортстанда старшина булып эшли. Галим кеше була. Аңа старшина хезмәте беләнберрәттән Башкортстанда татарлар арасында үгет-нәсихәт белән тынычлыкны саклау да патша хөкүмәте тарафыннан йөкләнгән була. Шулай итеп Нәдир җиреннән Башкортостаннан күчеп килгән башкортларга Нәдир ыруының җире банк аша арзан хакка бирелгән. Моннан башка Уразмәтнең Сәет исемле энесе, һәм алар нәселеннән Габдрахман, Оренбург Каргалысында укый. Алар Төркия һәм Иран якларыннан чыгып дәүләт хәзинәсенәдә булган товарларны алыштыру эшендә кәгазь ясау эшләрен алып баралар – арадашлык итәләр.

  1. Типтәрләр.

Болар да Башкортстаннан килгәннәр. Ләкин Башкортстанның үз халкы түгел. Иван Грозный заманасында Татарстаннан Башкортстанга качып барганнар, анда җир алып, анда озак яшәп, җир биләгән кешеләр. Соңра башкорт кузгалышларында катнашкан һәм соңыннан качкан кешеләр.

  1. Мишәрләр.

Болар Алатырьдан, Пензадан, Полҗшадан. Болар арасында Пугачев восстаниясе чорында качып килгән, җиргә мохтаҗ булган, җир кысынкылыгыннан килеп утыручылар бар.

  1. Мещаннар.

Соңгы елларда ясаклы-чумаданлы татарлары килеп урнаша. Боларны проживающие дип йөртәләр. Болар илләреннән җир кысынкылыгыннан килсәләр дә, Ярмәк халкы да җир бирмәгән. Алар ир баласы булган хатыныга йортка керсә, атасыннан калган җирне баласына биргәннәр.

Фикер калдыру