Ярмәк авылы тирәсендәге атамалар

КатегорияКамышлы районы, Өлкә татарлары
Автор Администрация сайта

Мин күптәннән инде үземнең туган Иске Ярмәк авылының тарихын барлау белән шөгыльләнәм. Бигрәк тә мине атамалар кызыксындыра. Нинди генә исемнәр юк безнең якларда?! Ә еллар узган саен күл, елга, чокыр, тау, урман исемнәре дә үзгәрә бит. Атамаларның күбесе аңлашыла, әлбәттә: мәсәлән, “Аккош күле”, “Торна елгасы”, “Бүре өннеге”, “Аю чокыры”. Димәк, безнең бабайлар бу җирләргә килеп урнашканда, монда аюлар да, аккошлар да, торналар да күп булган дигән сүз. Ә менә кайбер кеше исемнәре кайдан, ничек килеп чыккан соң? Араларында татар исемнәре белән беррәттән рус исемнәре дә очрый. Шуларның берничәсенә үзем белгән аңлатмаларны биреп үтәм.

Мәсәлән, Әндри дигән исем. 1806 елда Ярмәк җирлегенә урыслар килеп, Сидяково авылын төзиләр. Ул кайдан чыккан?

Мәгълүматлардан күренгәнчә, җирләрнең барысы да Ярмәкнеке булу аркасында, аларны татарлардан арендага алып чәчәргә туры килә. Тиләгәзе инеше буендагы болын да килешү буенча аларга 100 елга арендага бирелә. Шуннан беренче Сидяково авылын төзүчедән “Әндри” (Андрей) дигән исеме кала да инде. Ә теге болынны 1908 елда ярмәклеләр суд аша яңадан үзләренә кайтарып алалар.

Ишкелде – Иш килде (бик күп халык, яу килде) мәгънәсен аңлата. Монгол явы да, Аксак Тимер явы да шул Ишкелдедән килә дә инде. Болгар ханлыгының чикләре Суык Су елгасы буйлап үткәнлектән Юкәле тауда ул вакытларда чик сакчылары торган. Шул заманнардан калган исемнәр дә инде болар. Аксак Тимер Кинәле елгасы буенда Алтын Урда ханы Токтамыш гаскәрен җиңгәч, Болгарга юл тота. Болгар гаскәре белән алар хәзерге Сергиевск районына караган киң болында очрашалар. Бик көчле сугыш була, зур тирән чокыр буйлап кеше каны тулып ага. Шуннан соң ул чокыр Канлы болак дип атала башлый да инде. Хәзерге вакытта Кандыбулак дигән авыл да бар.

Чатра, Урта Чатра (Чатыра) – монда кемдер чатыр (шатер) корып яшәгән.

Нәзекәй-Нәҗкәй-Нәҗми чишмәсе. Пичбаш тавы – ике ягында тирән чокырлар, өсте тип-тигез, җәй көне мич башындагы кебек кыздыра. Торна елгасы – тирә-ягы сазлык, торналар яшәгән, бала чыгарган. Бүләнтәй, Бүлентәй – Торна чокыры кебек озын чокыр, Яңа Ярмәк авылын икегә бүлеп Сок елгасына төшә.

Бу елга элгәре Утар елга-Туш дип йөртелгән. Аның буенда ярмәклеләрнең күп сарык утарлары йөргән. Кыш көне елга төбенә кадәр туңа да өстенә су (туш) китә икән. Шуңа аңа Туш дигән исем бирелгән дә инде, күрәсең.

1778 – 80 нче елларда Ярмәк җирләренә мукшылар килеп утыргач, аларның Каргалы һәм Вечканово авылларына җирләребезне алырлар дип, Иске Ярмәк халкының бер өлешен Яңа Ярмәккә аерып чыгаралар. Укытучы Әнисә апа Әхмәдуллинаның әйтүе буенча, кемнең биш улы булган, шуларның берсе Яңа Ярмәккә бүлеп чыгарылган. Яңа Ярмәк авылы 1780 елда халык исәбен алган вакытта беренче кат искә алына. Шул чакларда әле тагын дүрт Ярмәк: Югары Ярмәк, Урта Ярмәк, Түбән Ярмәк (Юкәле тау) һәм Түбән Ярмәк (Утар елга-Туш) авыллары була.

Чемболат урманы, Каргалы авылын узгач, көнбатыштагы урман. Аның нигә болай аталганын белмим. Ул бик борынгы атамадыр, мөгаен.

Тукмак, Тукмак чишмәсе-тау – таш арасыннан чыга торган чишмә. Дубин ярминкәсеннән кайтканда күпләр җыелышып шунда тукмашканнар, дигән сүзләр дә йөри.

Аракылы ат күле. 1940 елларда кышкы көннәрнең берсендә шушы күлдә җигүле ат табыла. Чанасында мичкә белән аракы да булган, диләр.

Шуран таулары – Юкәле тау артындагы Сокның төньяк ягындагы, ике Ярмәк арасындагы таулар. Юкәле тауның көнбатыш ягында бер авыл булган. Бәлки, ул Шуран исемен йөрткәндер. Чистай аркылы Казанга барганда, хәзер дә Кама елгасын чыккач, Шуран авылы бар бит. Бәлки, Ярмәктән шул авылга бара торган юл шушы таулардан башланганга күрә, аны шулай атаганнардыр.

Әлмәт тавы. Әлмәткә бара торган туры юл шуннан үткән. Безгә бүген Әлмәткә барганда әйләнеп 170 чакрым үтәргә кирәк, ә безнең бабаларыбыз атлар белән йөргәндә бу араны турыга (60 чакрым) үткәннәр. Тиләгәзе инешенең атамасы – Тиле Газый исеменнән калган дисәләр дә, миңа калса, бу борынгы исем булырга тиеш.

Сок – Суык су да, минемчә, бик борынгы исем. Евразия картасын карасаң, Суыксу, Суксу, Сок, Сак исемле елгалар Тын океаннан Атлантик океанга кадәр бихисап. Безнең төрки бабаларыбызның Суык су буенда яшәгәннәре билгеле. Аннары ул җирләрне кытайлар басып алган. Безнеңчә Суык су булса, башкортча Хуык ху, кытайча Хуан хе. Ә башкортлар – төркиләр арасында адашкан кытайлылар. Революциягә кадәр авыл халкы өч төркемгә бүленгән: башкирин, типтәрин, ясашник.

Башкортлар: башкорт – җир хуҗасы дигән сүз. Башкортостан Россиягә үз теләкләре белән кушылганлыктан башкортларга ташламалар күп бирелгән, ягъни салымнарны алар азрак түләгәннәр. Шуның өчен кемнең җире күбрәк, шул башкорт дип язылган, үзе башкорт булмаса да. Боларның күбесе Уразмәт нәселеннән.

Типтәрләр: болар – Ярмәккә 18 нче гасырда авылда халык аз чакта килеп утыручылар. Аларга җирне дәфтәргә язып биргәннәр. Шуннан Типтәр исеме калган да инде.

Ясашниклар: болар иң соңыннан килгән халык. Аларга җирнең дә иң начары гына бирелгән. Ә салым (ясак) барсыннан да күбрәк салынган.

1737 елда халык санын алган вакытта Түбән Ярмәк (Юкәле тау) авылы искә алына. Анда 8 ир-ат теркәлгән. Шуларның 5се “служивые татары”, 3се – “ямские татары” дип язылган.

Мәскәү, Казанны яулап алгач, бөтен Казан ханлыгы җирләренә хуҗа була алмый. Башта Мәскәү хөкүмәтенең чиге Кама елгасы белән генә чикләнә. Аннары гына ул Чирмешән елгасы буйлап күчерелә. Бу Беренче Кама арты сызыгы дип атала. Ә Сок буена 1730 елларда гына чик күчә. Бусы Икенче Кама арты сызыгы дип атала.

Ярмөхәммәт белән бирегә килеп утырган халыкның барысы да хөкүмәт хезмәткәрләре. “Ямские татары” дигәннәре – ямщиклар. “Служивые татары” дигәннәре – чик сакчылары. Алар казак сословиесенә кертелгәннәр. 17-18нче гасырларда булган барлык сугышларда да Сокские казаки (Сок казаклары) катнашалар һәм бик күп батырлыклар күрсәтәләр. Россиянең чикләре тагын да көньяккарак күчкәч, ярмәклеләргә хөкүмәт тарафыннан шундый шарт куела: янәсе, чукынсагыз, казак сословиесендә каласыз, чукынмасагыз, хөкүмәт сословиесенә күчәсез. Тик халык чукынырга риза булмый. Ярмөхәммәт Башкортостанга китә, Ярмәк халкы хөкүмәт крестьяннары булып кала. Шуннан соң 25 елга солдатка алулар башлана. Кемнең солдатка алынырга тиешлеген авыл җыены хәл иткән. Ә ничә кеше китәсен авылларга, волостьларга өяз (уезд) план төшергән. Ә 25 елга солдатка җибәрү улың белән гомергә саубуллашуны аңлаткан. Алынган солдатларның күбесен шунда ук чукындырганнар, чөнки русларның татар исемнәре белән телләрен җимерәселәре килмәгән.

- Исемең ничек?

- Әсхәт.

- Будешь Александром.

- Әтиеңнең исеме?

- Мәхмүт.

- Значит, Михалыч.

- Атаң кем?

- Көтүче.

- Будешь Пастуховым.

Солдатка киткәннәрнең 25 елдан соң бик сирәге генә авылга кире әйләнеп кайта алган. Исәннәре күбесе урыс арасында калган.

1780 елда Ярмәккә Йосыф нәселе Кормыйдан күчеп килә. Авылга керү өчен алар шартнамәгә кул куярга мәҗбүр булалар. Шул шартнамәнең бер пунктында болай диелгән була: улыңны чит авылдан өйләндермисең, кызыңны чит авылга кияүгә бирмисең. Ни өчен мондый шарт куелгандыр, билгесез. Уйлап карасаң, Ярмәк авылына нигез салынуга 50 ел узган була бит инде. Килгәндә үк күбесе бер-берсенә туганнар булган. Ә ярты гасыр дәвамында балаларын өйләндереп, тулысынча туганлашып беткәннәр. Авылда малай өйләндерергә, кыз бирергә туган түгел гаилә калмаган. Шулай булгач, җәмәгать, без барыбыз да туганнар, шушы Ярмәк авылы нәселеннән. Авылга 17нче гасырда бирегә килеп утырган халык барысы да – безнең бабаларыбыз. Ә алар: “7 бабаңны бел!” – дип васыять итеп әйтеп калдырганнар.

Дога кылганда да без, озак уйлап-нитеп тормыйча, 7 буын әби-бабаларыбызга, дип дога кылабыз. Җиде буын әби-бабайлар күпме була соң ул? Менә мин – 1 нче буын; әти-әни – 2нче буын, 3нче буын – әби-бабайлар – дүртәү, 4нче буын – аларның әти-әниләре – 8әү; 5нче буын – 16 кеше; 6нчы буын – 32 кеше; 7нче буын – 64 кеше. Барлыгы – 126 кеше. Боларның барысының да исемен без беләбезме? Белмибез. Ә беләсе килә. Кемнәр алар, кайсы нәселдән, нинди милләттән? Алар бит барысы да безгә үзләренең геннарын биргәннәр. Шуларны белә алсак, Россиядә беркайчан да милли низаглар булмас иде. Төрле телдә сөйләшсәк тә, без бит барыбыз да – бер халык вәкилләре.

Безнең борынгы бабайлар: “Бүреләр арасында бүре бул, бакалар арасында бака бул”, - дисәләр дә, үз телеңне, иң борынгы, иң камил телне, бүгенге көндә “татар теле” дип атала торган телне онытырга димәгән. Ә без туган телебезне югалта барабыз.

Балалар үсә, шәһәрләргә тарала, өйләнешә, авылга оныклар кайта. Ә оныклар татарча ләм-мим. Нигә балаң татарча белми, дисәң, күпләр: “Нигә кирәк ул татар теле?” - диләр. Безнең бабайлар үзе белгәнен балаларына да өйрәткән. Ә без үзебез белгәнне дә балаларыбызга өйрәтмибез. Яхүдләрдән үрнәк алырга иде безгә. Татарстанда да шәһәрдә яшәүче татар балалары татарча белми, ә күршесендә яшәүче яхүди баласы татарча да, русча да белә, Израиль теле ивритны да, башка чит ил телләрен дә өйрәнә. Яхшы эшкә, синең ярты-йорты урыс телен белгән балаңны алганчы, 3 – 4 тел белүче яхүд баласын алалар. Аннары гаҗәпләнәбез, бөтен яхшы эштә яхүдләр, дип. Мин институтта укыганда урысларга гаҗәпләнә идем. Үзләре урыс, үзләре урысча әдәм рәтле яза белмиләр, һәр җөмләдә әллә ничә хата җибәрәләр. Ул ике тел белгән кешенең башы ике мәртәбә, 3 тел белгәннеке 3 мәртәбә яхшырак эшли икән. Бусы галимнәр тарафыннан расланган факт. Татарча сөйләшмәгән балаларны татар дип әйтеп булмый. Урыс дияр идең, урыс түгел. Русско-язычное население үстерәбез, җәмәгать. Татардан башка татар телендә сөйләшүче халык та күп бит әле ул Россиядә: уйгурлар, нугайлар, болкарлар, Дагыстан халкының да күбесе безнеңчә сөйләшә. Татарга толмач (переводчик) кирәкми, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Татар телен белгән кеше беркайда да югалмый. Башкортостан, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Төркмәнстан, хәтта Төркиядә дә татарча сөйләшеп, аңлашып була. Шулай булгач, ничек татар теле кирәкми иңде?!

Менә шундый борчулы уйлар килә минем башка туган ягыңның тарихын якыннан өйрәнгәндә. Безгә биредәге һәр таныш атама якын, аңлаешлы булырга тиеш, чөнки Ярмәк авылы – ул безнең кече Ватаныбыз!

Фәрит САБИТОВ.

“Бердәмлек”.

РЕДАКЦИЯДӘН.Нинди эчтәлекле, кирәкле язма. Уйланырга сәбәп бар, дөресме, хөрмәтле укучыларыбыз?

Фикер калдыру