Ярмәктә каз өмәләре гөрли

КатегорияКамышлы районы
Автор Администрация сайта

Казлар сатып алырга теләсәгез, бирегә килегез!

Безнең халык борын-борынгыдан ук каз асраган. Татар өен идәннән түшәмгә кадәр өелгән мендәр-ястыктан, туен дан тоткан кода-кодагыйларның пар казларыннан башка күз алдына китерүе дә кыен. Аллаһыга шөкер, өлкәбездә соңгы вакытларда каз үрчетүгә яңадан игътибар бирелә башлады. Мәсәлән, бу юнәлештә Камышлы районындагы Яңа һәм Иске Ярмәк авылларында «Эссор» предприятиесе уңышлы эшли.

Искә төшереп үтим: берничә ел элек туган авылының ташландык хәлдә, иясез ятканын күреп, Яңа Ярмек авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Самара шәһәрендә яшәүче эшкуар Хәйдәр Сабир улы Сафиуллин биредә авыл хуҗалыгы белән идарә итүне үз кулына алды. Ул «Эссор» дип аталган җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять оештырып, хуҗалыкта көндәлек эшләр белән җитәкчелек итүне күрше Иске Ярмәк авылында элек күп еллар колхоз рәисе булып эшләгән Расих Әхмәтзыя улы Габидуллинга тапшырды. Җәмгыять авылда тавык чебешләре, үрдәк, каз бәбкәләре чыгара торган инкубатор ачып җибәрде һәм игенчелек тармагын да аякка бастырырга алынды. Без инде бу хакта «Бердәмлек» газетасында язып та чыккан идек. Әмма, сер түгел, ул вакытта «Эссорның ниятләнгән планнарының тормышка ашырына ышанып бетмәүчеләр дә бар иде. Ни дисәң дә, авыл хуҗалыгы тиз табыш китерә һәм күпме акча салсаң да, «урыныннан тиз кузгала» торган тармак түгел бит. Ә менә хәзер, ниһаять, берничә ел үткәч, күпләр җиңел сулап куйды – өмет бар, ләбаса! Димәк, бу ниятләнгәннәрнең барысы да тормышка ашачак, дигән сүз.

Инде соңрак, Иске Ярмәк хуҗалыгы да җимерелү хәлендә калгач, фермаларында терлек биналары бушагач, эшкуар күршеләренә дә ярдәм кулын сузды. Ул таралган хуҗалыкның җирләрен шулай ук үзенә кабул итеп, элеккеге буш фермаларга кабат җан кертте, ике авылда да кошчылык фермалары һәм инде, әлбәттә, иң мөһиме – халыкка эш булдырды. Алда әйтелгәнчә, «Эссор» җәмгыятенең Иске Ярмәк буенча көндәлек эшләре белән идарә итү Расих Габидуллинга тапшырылса, Яңа Ярмәк буенча генераль директор урынбасары итеп Салават Җәләев билгеләнде.

Әнә бу юлы да туган авылыма – Яңа Ярмәккә – нәкъ менә шушы «Эссор» җәмгыятенең эшләре белән кызыксынып, юл тоттым да инде.

Оешманың хезмәткәрләре белән очрашып сөйләшү нияте белән икенче көнне үк каз фермасына киттем. Анда барганда күпер аша үтәргә кирәк, биредә урманнан елга агып төшә (ул аннан авыл эчендә боргаланып ага-ага да, авыл читендәге тау буйларында Сок елгасына коя). Шушы елга яры хәзер казлар белән тулган: оя-оя бүленеп, кайсылары су коена, кайсылары җир өстендә ял итә. Тирә-якны аларның каңгылдавы яңгырата, яр буйлары, ак мамыктай, каурый белән капланган.

Әйе, кабарынкы йонлы каз үстерим дисәң, иң элек аларга су кирәк шул. Ә безнең авылда бу яктан проблема юк. Беренчедән, авыл Сок елгасы буенда урнашкан, икенчедән, урманнан агып төшә торган елга бар, өченчедән, ферма биналарыннан ерак түгел берсеннән-берсе матур күлләр тезелеп киткән. Шуңа да биредә каз асраучылар байтак, аннан, авылда инкубатор булдыру да каз асрауга зур йогынты ясыйдыр, мөгаен.

Минем нәрсә турында уйланып килүемне сизгәндәй, «Эссор» авыл хуҗалыгы предприятиесенең Яңа Ярмек буенча директор урынбасары Салават Мөдәррис улы Җәләев та:

- Янәшәбездә күлләр булуы да бик уңай. Казларыбызны шунда гына йөрттек. Тик әле хәзер күлне боз каплады, ә елгага алып барсак, авыл халкы казлары белән кушылулары бар, – диде.

Тармакта эш бик үзенчәлекле һәм мәшәкатьле икән шул. Иске Ярмәк авылында йомырка салучы 1500 баш ана казлар асрыйлар икән, ә инде инкубатор Яңа Ярмәк авылында урнашкан.

Биредә тәрбия күреп суелган казны 500-600 сум гына дип бәяләгәннәр.

- Сатылган казларыгыз ел буе сарыф ителгән чыгымнарны каплармы соң? – дип сорадым мин мондый арзан хакка аптырап. – Үткән елда биредә казларны берешәр мең сумга җыеп йөргәннәр иде ич.

- Сеңелем, исәп-хисап аның белән чикләнми бит. Хуҗалыкның төп юнәлеше – авыл халкын каз бәбкәсе, ит чебеше (бройлер) белән тәэмин итү. Әнә, быел инкубаторда 7 меңнән артык каз бәбкәсе чыгардык. Ә бит авылда каз асрамаган кеше бик сирәк. Шуңа күрә каз бәбкәләренә ихтыяҗ бик зур. Ә инде үстереп сата торган казларга килсәк, аларның саны бездә 300 баш кына тәшкил итте, – диде каз фермасы белән җитәкчелек итүче Рафаэль Нури улы Вәлиев.

Каз асрау зур җаваплылык таләп итә икән шул. Аларга Безенчуктан һәм Сергеевскийдан витаминлы һәм минералларга бай азык алып кайтып торалар. Ә инде Әнвәр Хәбибуллин һәм Азат Хәмидуллин биредә катнаш азык әзерли. Тәскирә Даутова, Даһия Шәрәфиева, Солтания Каюмова, Гөлчәчәк Шәймәрдәнова вакытларын һәм көчләрен кызганмыйча, казларны карыйлар. Әсфәндияр Мәгъсүмов һәм Алик Вәлиуллин биредә каравылчы булып эшлиләр. Ә барлыгы Яңа Ярмәк хуҗалыгында 40 кеше хезмәт итә. Аларга вакытында эш хакы да бирелә һәм мал азыгы, чебеш һәм каз бәбкәсе белән дә тәэмин ителеп торалар.

Шулай ук хуҗалык бройлер йомыркалары сатып алып, инкубаторда чебешләр чыгару белән дә шөгыльләнә. Үткән елларда – Казаннан бирегә 24шәр мең йомырка алып кайта торган булганнар, ә менә быел йомырка җитмәгән, аларга бары тик 10 мең генә тигән.

Аннан, һәр йомырканың бәясе дә 20 сумны тәшкил итә икән бит, бу инде хуҗалык өчен бик зур чыгым, дигән сүз. Бу мәсьәләне чишү юлын да тапканнар алар: Казаннан 1400 баш әйбәт токымлы ит тавыклары (бройлерлар) алып кайтканнар. Алар 60 мең йомырка салырга тиешләр, дип исәплиләр җитәкчеләр.

- Хәзер инде безнең өчен йомырканың бәясе дә 5 сумга гына төшәчәк. Аларның яртысын саткан очракта, яртысын инкубаторга куеп, чебешләр чыгарырбыз, дип торабыз. Бу бик табышлы булырга тиеш, – дип куанып сөйләде генераль директор урынбасары.

Әле хуҗалыкта эксперимент өчен берничә сарык та асрап караганнар, ә инде бу көннәрдә йөз баш сарык булдырырга ниятлиләр. Шулай итеп, авыл хуҗалыгы предприятиесе сарык үрчетергә дә, әйбәт токымлы үрдәкләр алырга да кызыга икән.

Игенчелек тармагында да тырышып эшли «Эссор» җәмгыяте: Яңа Ярмәктә быел барлыгы1700 гектарҗир чәчелгән, пайчыларга 70 тонна икмәк бирелгән, кошчылык фермасына 130 тонна ашлык салынган. Урып-җыю вакытында биредәге хуҗалыкта 50гә якын кеше эшләгән. Тракторчыларның хезмәт хаклары аена 30 мең сумга кадәр җиткән чаклар да булган.

- Планнарыбыз зурдан, тормышка гына ашсыннар, –  диде генераль директор урынбасары Салават Җәләев минем белән хушлашканда.

Кайтышлый «Эссор» авыл хуҗалыгы предприятиесенең идарә итү йортына дә барырга булдым. Биредәге бухгалтер Әлфия Шәрипова ике күрше авыл хуҗалыкларының да эш кәгазьләрен туплап, предприятиенең исәп-хисапларын барлап тора. Әнә, мин килгәндә дә ул нәрсәдер санау белән мәшгуль иде. Аны да әзрәк эшеннән бүлдерергә булдым, бераз сөйләшеп утырдык. Бухгалтерның сүзләренә караганда, биредә май җитештерү бинасын да сафка бастырырга, үз тегермәннәрен дә булдырырга телиләр икән.

- Планнарыбыз чынга ашса – әйбәт булыр иде. Игенчелектә эшләүче ир-атларыбыз кыш көннәрендә эшсез интегәләр бит. Ә бу тармаклар да эшләп китсә, халыкка өстәмә эш урыны булыр иде, – диде Әлфия ханым.

Хуҗалык өч ел рәттән Усть-Кинел бистәсендә өлкә хөкүмәте уздырган «Идел буе авыл хуҗалыгы промышленносте» күргәзмәсендә дә катнашкан икән. Үткән елда «Эссор» авыл хуҗалыгы предприятиесе кошчылык тармагын үстерү өчен көмеш медаль белән бүләкләнгән булса, быел алтын медальгә лаек булган.

Чыннан да биредәге хезмәткәрләрнең бүгенге көн белән генә түгел, ә алга карап яшәргә һәм эшләргә омтылулары күренеп тора. Читкә китеп эшләүчеләр күп булса да, «типсә – тимер өзәрдәй» менә дигәннәре дә биредә җитәрлек. Аларга1700 гектарҗирне чәчеп чыгу да, үзебезнең авыл халкын, шулай ук күрше-тирәләрен, хәтта үз районнарыннан читтә яшәүчеләрне дә тавык чебеше, каз бәбкәсе белән тәэмин, итү берни дә тормый икән бит. Димәк, ышанычлылар, ә мондый куллардагы авыл яшәячәк!

Авылда каз өмәләрен түземсезлек белән көтеп алганнар. Ул быел декабрь тугач та башланган. Тик менә карның бик озак вакыт төшмәве моңа комачаулый, билгеле. Бирегә «Яңа ел табынына куярга кирәк», дип, каз җыеп йөрүчеләр дә байтак килә икән, авыл халкы үзе үстергән казларын шәһәр базарларына да илтеп сата. Бу тармак, авыл кешеләре сүзләренә караганда, бик табышлы.

И-их, авыл урамнары, бүгенге көндәй, һәрвакытта да матур, нык гәүдәле, ап-ак казлар белән тулып, тирә-юньне аларның каңгылдавы яңгыратып торса иде! Каз ите авылда һәм шәһәрдә яшәүчеләр өчен әллә нигә бер тапкыр гына авыз итә торган деликатеска әйләнмәсен, аны һәркем асрый алсын һәм, элекке еллардагы кебек, һәр йорт саен каз өмәләре уздырырга язсын иде!

Римма НУРЕТДИНОВА.

“Бердәмлек”,

30 декабрь, 2008 ел.

Фикер калдыру