Яшәү – бер мизгел генә

КатегорияӨлкә татарлары
Автор Администрация сайта

табрис валиахметовИске Ярмәк авылының данлыклы “Ак каен” татар фольклор ансамбленең чишмә башы биредә яшәүче Тәбрис Әхәт улы Вәлиәхмәтовка барып тоташа икән бит, ләбаса. Мин бу турыда аның белән очрашып, сөйләшеп утырганда ишеттем. Ә бу кешенең язмышы күп кешеләргә гыйбрәт булырлык.
- Мин Иске Ярмәк авылында туып, аның тәмле чишмә суларын эчеп, болынында яланаяк йөгереп, яшел чирәмендә уйнап үскән бер малай, – дип сүзен башлады Тәбрис ага. – Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң берничә ел авылда механизатор булып эшләдем. Аннан уналты яшеннән терлекчелек фермасында сыер савучы булып хезмәт иткән хәләл җефетем – Фәниям белән Бөгелмә шәһәренә күчеп киттек.
Авылда яшәгән чорда мин комсомол секретаре дә, авыл клубында сәнгать җитәкчесе дә булдым. Көндезләрен вакытым басу-кырларда үтсә, кичләрен авыл Мәдәният йортында үтә иде. Мин биредә аерым бер иҗади коллектив оештырып җибәрдем. Үзем дә җырларга, биергә яратам, концерт программаларын алып барырдай тел остасы да идем, гармунда да уйныйм, спектакльләрдә дә катнашам. Без ул вакытларда районда да, төрле авылларда да чыгышлар ясый торган идек. Булачак “Ак каен” ансамбленең беренче җитәкчесе Гамил Сәхаб улы Галиуллинны да гармунда уйнарга мин өйрәттем.
Челно-Вершины районында үткәрелгән зона конкурсында катнашып, дипломант, ә СССРның 50 еллык юбилее хөрмәтенә өлкә Офицерлар йортында үткәрелгән бәйрәмдә лауреат исемен яулау бәхетенә ирештек. Татарстанга күчеп киткәч тә, мин үзем оештырган иҗади төркем белән гел элемтәдә булып, аның ирешкән уңышларын күзәтеп тора идем. Тора-бара бу кечкенә генә коллектив зур фольклор ансамбльгә әверелеп, аңа авылдашыбыз, танылган татар шагыйре Зыя Ярмәкинең “Ак каен” шигыренә язылган җыр исеме бирелеп, ул хәзер бөтен дөньяга танылды.
Татарстанда яшәгәндә Ук­раинадагы Чернобыль атом электр станциясендәге ава­риядән соң, хәрби бүлек мине аның фаҗигасе нәтиҗәләрен бетерү эшләрендә катнашырга озатты. Мин башта Тоцк-4 шәһәрендә химик-разведчик һөнәрен үзләштердем. Ә бервакыт төнлә тревога буенча без фаҗига урынына юнәлдек һәм тирә-юньне чистарту эшенә керештек. Кайвакытларда көчле нурланыштан күзләрдән бертуктаусыз яшь ага торган иде. Дөрес, безгә роботлар да булышты, ләкин көчле атом эләккән җиргә алар да барырга теләмиләр, ә менә солдатлар берсүзсез боерыкка буйсыналар иде.
Авыллар аша үткәндә безне тынлык каршы алды. Әйтерсең лә, тормыш бер мизгелгә тукталып калган: тирә-юньдә сайрашып очучы кошлар да юк. Кып-кызыл алмалар агач ботакларында таштай катып, эленеп торалар. Терлекчелек фермасы тирәсендә азык төяүче техникалар тынып, туктап калган. Өйләр бушап, һәр әйбер кем ничек куйган шул килеш урыннарында тора. Ә кибет ишекләре шар ачык. Биредә бернәрсә белән кызыксынучы беркем дә калмаган, бары тик эчпошыргыч тынлык кына хөкем сөрә, әйтерсең лә, җанлы тормыш күләсәсе әйләнми, авыр йокыга талган! Тагын шунысы бар: әгәр дә нурлану күбрәк эләксә, ул башка кешегә иярми, шунда ук сине дә чирләтми, синең организмыңның хәлсезлән-гәнен генә көтеп яши. Ә инде син көчсезләнгәч, үз мәкерен тормышка ашырып, кешене авыруга салдыра.
Мин Чернобыльдә барлыгы илле бер көн булдым, – дип сүзен тәмамлады Тәбрис ага.
- Сез аннан кайту белән авырый башладыгызмы? – дигән сорауны бирдем мин аңа.
- Юк. Мин көчле булганмындыр инде. Баштан бирешмәдем. Аннан соң гына, берникадәр вакыт үткәч, ике аягымны да югалтырга туры килде.
Аллаһының рәхмәте яусын, Фәниям карый мине. Ул минем беренче ярдәмчем. Бичара ничекләр түзә торгандыр инде, белмим. Алтындай, олуг йөрәкле кеше ул. Аннан соң Аллаһының аятьләре дә булыша безгә. Үз тырышлыгым белән гарәпчә укырга өйрәндем. Дөрес итеп, Коръән кушканча яшәргә тырышам. Чернобыльдә бергә булган иптәшләремә килгәндә, барысы да үлеп беттеләр инде.
Менә шундый матур да, бер үк вакытта тирән эчтәлекле, гыйбрәтле очрашу булып узды Вәлиәхмәтовлар гаиләсе белән минем арада.
Тәбрис ага бернәрсәдән дә зарланмый: “Пенсиям шактый югары. Әнә, йорт – җиребез дә яхшы, өстәлебез тулы сый-нигъмәт.
Күк йөзендә бер Аллаһы булса, җир йөзендә куанычым, шатлыгым – ул минем Фәниям, җир фәрештәседер, мөгаен”, – ди ул.
Тәбрис аганың тавышы матур, көр. Ул үткән тормыш юлларына берникадәр “сәяхәт” кылгач, түзмәде, җырлап та җибәрде. Көчле тавышында аның авырлыклар алдында сынып-сыгылып төшмәүче, нык ир-егет икәнлеге чагыла иде. Ә кешелек дөньясына зур, авыр сынаулар, зур югалтулар китергән Чернобыль фаҗигасенә килгәндә, Аллаһы Тәгалә мондый афәтләрне башкача беркемгә дә, беркайчан да күрергә язмасын иде. Яшәү – мизгел ул. Шушы мизгелләрдә ялгышлар ясамыйча, җир йөзендә бары тик шатлык-куанычлар кичереп кенә яшәсәк иде!
Нурсинә Хәкимова.
Рәсемдә: Тәбрис һәм Фәния ВӘЛИӘХМӘТОВЛАР.

Фикер калдыру