Яз сулышы басуларда, яз сулышы хисләрдә

КатегорияКотлаулар, Өлкә татарлары
Автор Администрация сайта

 

Бүген бәйрәм – Беренче Май,

Яз һәм хезмәт бәйрәме.

Яз җилендә талгын гына

Җилфер итә әләме.

Әйди сыман Җир улларын

Олы хезмәт юлына –

Чөнки безне сайлап алган

Бәхет шушы юл гына.

Басуларда буразналар –

Ул бит маңгай сырлары.

Анда бардыр тир һәм тузан,

Шашкын тургай җырлары…

Нариман КАМАЛОВ.

“Бердәмлек”.

Фикер калдыру