Язгы бер көн елны туйдыра

КатегорияПохвистнево районы
Автор Администрация сайта

Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылындагы “Восток” авыл хуҗалыгы пред­приятиесе дә язгы кыр эшләренә ныклап әзерләнде. Авыл тирәсендәге 1853 гектар мәйдандагы җирне эшкәртеп чәчү өчен өчәр Т-150 һәм ДТ-75, дүрт МТЗ тракторы ремонтланган, көнбагыш чәчү өчен яңа чәчкечләр сатып алынган.

Тиз көннәрдә бөтен мәй­даннарда тырмалау эш­лә­рен үткәрдек. 360 гектар мәйдандагы уҗымнар да яхшы кыш­лаганнар. Хәзер алар өстәмә тукландыру алалар, бөҗәкләргә каршы химикатлар белән эшкәртеләләр. “Восток” хуҗалыгы язгы чәчүне быел беренче репродукцияле орлыклар белән генә башкарды.

Авылыбыз зур булса да, әлегә кадрларга кытлык бар. Хуҗалык җитәкчесе Ринат Искәндәров бу мәсьәләне район күләмендә хәл итәргә тырыша. “Яшь кадрлар” дип аталган хөкүмәт программасы нигезендә яшьләргә торак йортлар салып, яшәү, гаилә кору өчен бөтен шартларны да булдырып, аларны авылга кайтару мөмкинлеге бар икән. Тик, ни кызганыч, Мәчәләй җирлеге администрациясе бу программага битараф кала бирә. Ә бит эшкә бергәләп алынган очракта гына, авылны күтәреп булачак.

“Восток” авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшләүче уң­­ган егетләребез юлларны грей­дер белән тигезләп куйдылар, күперләрне чистарттылар, тирә-юньне чүптән арындырдылар. Ә менә аларга авыл халкы да ярдәм итсә, тагын да яхшырак булыр иде.

“Язгы бер көн елны туйдыра” дигән халык мәкален беребез дә онытмасак иде.

Шамил МАМЫШЕВ.

Иске Мәчәләй авылы,

Похвистнево районы.

Фикер калдыру