Язучылар десанты Галидә

КатегорияПохвистнево районы, Өлкә татарлары
Автор Администрация сайта

Похвистнево районының Подбельски авылына Самара өлкә Язучылар берлегеннән 20ләп язучы килеп төште. Аларны безнең яклардагы шигырь сөючеләр, район һәм авыл администрацияләре башлыклары, мәдәният хәзмәткәрләре һәм китапханәчеләр каршы алды. Шушы уңайдан Подбельски Мәдәният йортында бик матур шигърият кичәсе уздырылды, ә саубуллашканда кунакларның һәрберсенә районыбызда нәшер ителгән “Родники земли Похвистневской” дип аталган әдәби альманах бүләк ителде.

Шуннан соң кунаклар төркемнәргә бүленеп, район авылларына юнәлделәр. Галигә аларны җирлек башлыгы Идрис Муллабаев алып кайтты. Мәдәният йорты каршында янып торган Мәңгелек ут янында җыелган халыкка һәм язучыларга мәктәп укучылары Гүзәл Фәйзуллина, Рузалия Харисова һәм Рәсүл Нураев авылыбызның борынгы  тарихы һәм хәзерге тормышы турында сөйләделәр. Шуннан соң кунакларны авыл буйлап экскурсиягә алып киттеләр.

Музеебызның һәр экспонатын зур кызыксыну белән карап чыкканнан соң, язучылар аңламаган нәрсәләрне кат-кат сорашып, барсының да асылына төшенделәр. Авылыбыз өстенә иелеп торган тауга менеп, авыл панорамасына да сокландылар, чишмәгә төшеп су да эчтеләр, яңа гына төзелә башлаган спорт комплексын күреп шатландылар, авылдашыбыз, эшкуар Дания Тулова ярдәме белән яңартылган мәчетебезне Казан мәчетләреннән бер дә ким түгел, дип бәяләделәр.

Александр Ануфриев, Денис Домарев, Павел Загаринский һәм Владимир Миклавчич белән төп очрашу авыл китапханәсендә булды. Кунаклар шигырьләрен укыдылар, күп сорауларга җавап бирделәр, китапханәгә  китапларын бүләк иттеләр. Мин дә үземнең шигырьләремне профессиональ язучылар хозурына чыгарып, берничәсен татар телендә, ә Наилә Юнысова русчага тәрҗемә ителгәннәрен укып күрсәттек. Кунаклар аларның эчтәлеген мактадылар, бик ошады дип, күңелемне күтәрделәр.

Шунда ук чәй өстәле дә әзерләнгән иде. Аның янына кунакчыл галилеләр тәмле булып пешкән бәлеш, күпереп торган чәкчәкләр чыгардылар.

Гали авылында үткән бу очрашудан канәгать калган кунаклар, моңа багышлап шигырь язып җибәрергә сүз биреп, хушлаштылар. Бигрәк тә күп рәхмәтләр китапханәчебез Фәһимә Зариповага, район депутаты Кәүсәр Шәйхетдиновага, Мәдәният йорты мөдире Асия Әхмәдиевага әйтелде. Нәкъ менә алар һәрвакыт килгән кунакларны каршы алып, авыл белән таныштырып, шундый матур очрашулар үткәреп торалар.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы, Похвистнево районы.

Рәсемдә: Самара язучылары
Гали авылы урамында.

 

Фикер калдыру