Юл өстендәге мәчет

КатегорияӨлкәбездәге дин
Автор Администрация сайта

 

Похвистнево районының Яңа Мансур авылында ике мәчет эшләп тора. Миңа шуларның Тарихи мәчет дип атап йөртелгәненең имамы Исхак Хәсән улы ШИҺАПОВ белән әңгәмә корырга насыйп булды.

- Хәзрәт, кыскача гына мәчетегезнең тарихы турында сөйләгез әле. Нигә ул Тарихи мәчет дип атала?

- Бу мәхәллә 33нче сан белән теркәлгән. Мәчетебезнең тарихы әле 1787 елга барып тоташа. Дөрес, ул 1937 елларда репрессия вакытында бераз ябылып торган. Без 1942 елда аның яңадан ачылу бәхетенә ирештек. Ул вакытта мин, ун яшьлек малай буларак, барысын да ачык хәтерлим.

Тарихтан күренгәнчә, заманында авылыбызда 4 мәчет булган. Тик аларның беренчесен – клуб, икенчесен – мәктәп, өченчесен хастаханә итеп үзгәртеп куйганнар, манараларын да кискәннәр. Ә безнекен авыл халкы саклап кала алган, манарасын да кистермәгән. Шуңа без аны Тарихи мәчет дип атадык та инде.

Мин 1993 елдан шушы мәчеттә мөәзин булып хезмәт иттем, ә өч елдан соң имам вазифасына керештем. Берничә ел элек бинага ремонт ясаттык. Авылдашыбыз Гатаветдин Гыйззәтуллин аның манарасын төзәтте, тышкы диварын калай белән тышлады. Мәчет тирәсен өр-яңа койма белән әйләндереп тотып куйдык. Боларның барысы да мәчеткә бирелгән садака акчасы хисабына эшләнде. Бинабыз газ белән җылытыла.

- Читтә яшәүче бай авылдашлар булышамы соң?

- Әйе. Бүгенге көндә Самара шәһәрендә гомер итүче авылдашыбыз, эшмәкәр Наил Вахитов әнкәсен җирләргә кайткач, ярдәм кирәкмиме, дип килеп сорады һәм мәчет тирәсен тимер койма белән тотарга акча бүлеп бирде. Халык биргән садака акчасына идәнгә йомшак келәмнәр сатып алып җәйдек.

Читтән кайтучы яшьләр белән дә, авылдагылары белән дә корбаннар чалып, ифтар мәҗлесләре һәм башка дини йолаларыбызны үтәп яшибез. Авылда Тарихи мәчеттән башка тагын 1996 елда төзелгән мәчетебез дә бар. Дини бәйрәмнәребезне шушы ике мәчеттә чиратлап үткәрәбез. Авылның ике зиратында да өйләр төзеп куйдык, авыл җирлеге җитәкчесе Ирек Газиев ярдәме белән аларның коймаларын алмаштырдык.

Минем белән бергә мәчетебездә мөәзин булып Рим Гарифуллин эшли. Җомга намазларына бирегә егермедән артык кеше йөри.

Озакламый минем имамлык итүемә 20 ел тулачак. Шөкер, авыл халкыннан бер авыр сүз дә ишеткәнем юк. Халкыбыз бик динле, тырышып, гыйбадәт кылып яши. Үткән көздә Самарадан мөфти Вагыйз хәзрәт Яруллин килеп, миңа үз куллары белән Рәхмәт хаты тапшырды. Үз гомеремдә миңа биш тапкыр дини корылтайда катнашырга туры килде. Самараның “Нур” мәдрәсәсендә ике мәртәбә белемемне үстердем.

Менә шулай, изге гамәлләр кылып, җир йөзендә мәрхәмәтлелек орлыклары чәчеп, яшәп яткан көнебез, - дип сүзен тәмамлады имам Исхак хәзрәт.

Дөрестән дә, шушы юл кырыенда урнашкан мәчет Яңа Мансур авылына килеп-китүчеләрне моңлы азан тавышы белән каршы алып, озатып кала. Ә кайда моңлы азан тавышы яңгырый, шунда иман да көчле була. Димәк, авылның да киләчәге өметле, хәзерге көне бәхетле, дип әйтергә була.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

“Бердәмлек”.

Фикер калдыру