Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билаловны татулаштыру “операция”се

КатегорияИл һәм дөнья татарлары, Кызыклы мәгълүмат
Автор Администрация сайта

e4cb29a6bd53035877cbe4098023e33f_M“Интервьюга үзем генә киләм инде. Зөфәр белән сөйләшмибез, үпкәләштек. Калганын килгәч сөйләп бетерермен”, -  диде дә Зәйнәп ханым, тиз генә телефонын куйды. Менә сиңа мә! Гадәттә, халык мәхәббәтен күптәннән яулаган әлеге җырчы пар интервьюларга бергә йөри.

Баксаң, Яңа елдан соң Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов сүзгә килеп, ике атнадан артык сөйләшми йөргәннәр. Бу күренеш безнең арада беренче тапкыр күзәтелми, ди алар үзләре. Шулай да халык аларны гел бергә күреп ияләнгән. Ни дисәң дә, алар татар халкына үрнәк булырлык матур пар бит.

Уйлый торгач, Intertat.ru хәбәрчесе җырчыларга бер-берсенең килүен әйтмичә, аларның икесен дә бер вакытка, бер урынга чакырып “татулаштырырга” ниятләде.

Беренче булып Зәйнәп Фәрхетдинова кызу-кызу гына атлап килеп җитте. Бер биш минутка соңга калып Зөфәр Билалов та күренде.

- Нәрсә бу?! Розыгрыш мәллә? – дип кулымны кысып исәнләште Зөфәр Билалов. Кәефе дә әллә ни түгел иде. Бер миңа, бер Зәйнәп ханымга карана башлады. Ә Зөфәр әфәнденең киләсен Зәйнәп ханымга алдан ук әйтеп куйган идек.

- Гафу итегез инде, сезне гел бергә күреп ияләндек һәм берничек тә аерым-аерым күреп булмый…

Зәйнәп Фәрхетдинова: “Менә шулайрак булды инде. Яңа елдан соң сүзгә килдек. Үпкәләргә туры килде. Зөфәр өйдән үк чыгып китте. Сәбәпләре дә җыелды. Хәзер әйткән сүзләремә дә үкенәм (Зөфәр Билаловка карап куйды – Э.Г.). Турыга бәреп әйтү холкымда да бар. Ишек шартлатып ябып та куя беләм. Бөтен дөнья үлеп-китеп артист тормышы белән кызыксынган заманда бөтенесен сөйләп тә булмас. Тормыш булгач, төрле хәлләр була. Чынлап та мин гаепле. Зөфәр дә гаепле түгел сыман тоела…”

Зөфәр Билалов: “Хатын-кызның һәй-лә-кәр-ле-ге (елмая). Зәйнәп апагыз белән икәүләп уйладыгызмы бу розыгрышны (көлә)?”

- Юк, әлбәттә. Бу бары сезне дуслаштыру иде. Яңа елны бергә каршы алгансыздыр бит?

Зәйнәп Фәрхетдинова: “Әлбәттә, бергә Казанда үзебезнең фатирда каршы алдык. Минем яктан да, Зөфәрнең ягыннан да туганнарыбызны чакырган идек. Ә бу үпкәләшү Яңа елга кадәр үк сузылып килгән иде үзе. Шул Яңа елдан соң түземлегем тәмам бетеп, әйтеп ташладым инде. Зөфәрнең кулында нәрсәсе бар, шулар белән өйдән чыкты да китте. Олы улыбыз Булатка шалтыраткан булган. Стресстан арынам дип, тотканнар да Әлмәттәге тау шуу комплексына китеп барганнар. Кайда йөргәннәрен өйгә кайткач Булат миңа сөйләде. Ә Зөфәр үзе кунакханәдә яшәгән. Безнең болай үпкәләшү озакка сузылганы булмаган иде. Ике атнадан артык Зөфәрне күрми торганмын икән. Шулай да гыйнвар башында без күрешкәләп тордык. Чөнки концертларыбыз бар иде. Йә мин, йә Зөфәр килмичә калып, халык алдына да чыкмый калырга ярамый. Үпкәләштек дип, килгән халыкны кире дә борып булмый бит. Халык безнең арада булган низагны сизмәде. Ике атнадан артык сөйләшми торганыбызны сез беренче белдегез”.

Зөфәр Билалов (тормыш иптәшенә карап): “Интервьюга чакырып дуслаштырдың дип тә өстә инде (елмая)”.

- Ике атна сөйләшми тору авыр булгандыр барыбер…

Зәйнәп Фәрхетдинова: “Әлбәттә. 26 ел бергә гомер итәбез бит. “Ничек хәлең?” дип булса да, Зөфәр СМСкаларын язып торды торуын (көлә)”.

Зөфәр Билалов

Зөфәр Билалов: “Бөтен серне ачып бетерәсең син, Зәйнәп! Барысын да сөйләмә! Бу безнең бер-беребездән ял итеп алуыбыз булды. Хәзер гөрләп концертлар белән йөрисе. Үпкәләшеп торырга вакыт калмасын. Менә шул!”

Эльза ГАЗИЗОВА

http://intertat.ru

Фикер калдыру