Жигулевскида да мәчет төзеләчәк

КатегорияӨлкәбездәге дин
Автор Администрация сайта

Жигулевски шәһәре мөселманнары янында Самара региональ Диния нәзарәте рәисе мөфти Талип хәзрәт Яруллин булып китте. Алар шәһәрнең бертөркем татар активистлары белән бергәләп мәчет төзү мәсьәләсен тикшерделәр. Шәһәрдә Аллаһы йорты төзеләчәк урынга барып, биредә Коръән сүрәләре, догалар укыдылар, бу изге эштә уңышлар теләделәр.

Аннан соң кунаклар борынгы Болгар дәүләтенең Жигулевски янындагы Муром шәһәрчеге дип аталып йөртелгән урын белән таныштылар. Борынгы туганнарыбызны искә алып, алар рухына багышлап догалар укылды. Киләчәктә монда тарихи үзәк ачу кирәклеге турында фикерләр дә әйтелде.

Марат АЮКАЕВ,

Жигулевский рабочий”

газетасы хәбәрчесе.

Мөселман кардәшләребез, милләттәшләребез!

Жигулевски шәһәрендә мәчет төзү фондына ничек садака бирү тәртибе турында белешмәне 8-927-783-50-63 телефоны аша шалтыратып белергә була. Шулай ук һәр җомга көнне садаканы 13 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр Жигулевски шәһәренең Паровозная урамы, 1нче йорт адресы буенча урнашкан гыйбадәтханә бинасына да китерергә мөмкин.

 

 

Фикер калдыру