Жирәбәсе бәхетлеме Яңа Җүрәйнең?

КатегорияКошки районы
Автор Администрация сайта

Татарстанның Нурлат төбәге белән Самара өлкәсе чигендә урнашкан ул. Кошки районындагы зур авылларның берсе. XIX гасырның сиксәненче елларында борынгы Иске Җүрәйдән (Старое Фейзуллово) күчеп утырулары да мәгълүм. Аксакаллар хикәяте буенча, тегендә җир суга кысанлык тугач, патшадан гозерләп алганнар яңа биләмәне. Әмма, ни хикмәт, һичкем туган нигезен ташлап китәргә теләмәгән. Менә шунда шобага салганнар да инде. Үз өлешенә жирәбә чыккан байлар, фәкыйрь күршеләренә тайдыр, бозаудыр биреп, яңа туфракка барудан котылып калганнар. Билгеле, өр-яңа урында яңа тормыш корып җибәрү җыен ярлы-ябагайга насыйп булган, имеш.

Язмышлары шобага тартып башланган халыкның нәсел-нәсәбе, варислары бүген ничек яшәп ята икән монда?

Шушы җирдән, шушы туфрактан…

Хуҗалык бүген «Яңа Җүрей» авыл хуҗалыгы предприятиесе дип атала. Эшчен-леген рейс Җәмил Миңлеәхмәт улы Ид-рисов бик тәфсилле аңлатты.

Башлыча игенчелек белән шөгыльләнәләр. Берничә комбайн, МТЗ, Т-150 тракторлары. Уңдырышлы, бәрәкәтле җир-туф-ракта ата-бабалары кебек үк һич туймас җаннар икән болары да: 2000 гектардан артык сөрү җирләре бар өстенә күршедәге урыс авыллары ташлаган тагын 300 гектарлы биләмәне сорап алганнар.

- Былтыр шактый гына бодай, арпа саттык. Болары әллә ни төшемле түгел. Ә менә көнбагыш ашлык бәясеннән ике-өч тапкырга кыйбатрак. 4 миллион сум табыш кайдан керде дисең? Күпләп бәрәңге үстереп сатарга исәп. Анысы дә ифрат отышлы безнең якларда. Шулар хисабына өр-яңа контора бинасы төзеп куйдык, клуоын-мазарын сипләп тотабыз, – дип очып-очынып, әллә ниткән уй-хыяллары турында сөйли яшь җитәкче.

Агроном дипломын тикмәгә генә йөртми шул кесәсендә, белеме дә, эш-гамәлләре дә җитәрлек.

- Ә менә гади халыкка ни файда акча кеременнән? – дип чабуыннан тотмакчы идем, бу яклап та дәлиле төпле шул.

- Хезмәт хакына биреләсе 820 мең сум ел башында ук аерып куела. Механизаторларга ай саен уртача 6-7 мең тирәсе чыга ул. Вакытында бирми генә кара, шунда ук прокурор чакырталар.

Закон каты хәзер ул мәсьәләдә.

Арендага алынган җир пайлары да файдага эшли башлаган. 8,8 гектарлы кишәрлек хуҗасына 3 центнер бодай яисә югары сортлы он, кирәк кадәр мал азыгы китерә. Бәрәңге бакчаларын бушлай эшкәртү әлеге предприятие өстендә.

Шәп, мул яши биредә халык. Хәниф Вәлиуллин, Марат Туктаров кебек алдынгы механизаторлар акчаны көрәп аямасалар да, байтак мая җыялар. Гомумән, авылда каралты-кура нык, анда-санда җиңел машиналар да күзгә чалына.

Мал көтүе – муллык билгесе

Яшерен-батырын түгел, теге болгавыр чорларда бу төбәктәге хуҗалыклар терлек-туарны уңга-сулга таратып бетерделәр, дигән яман хәбәрләр дә ишетелгөледе. Күбесенә «кызыл камыт» кидергәннәр, имеш. Бөтен авыл мөлкәтенең исәп-хисабын бер башында тотучы Җәмилнең анысына да үз фикере әзер:

- Әйе, без дә өләштек ул малкайларны. Әмма ләкин үз терлеген бугазлаган гаиләләрне хәтерләмим. Киресенчә, 110 йортка 260 баш эре терлек туры килә. Әле бу өй исәбенә урын өстеннән тормас карт-коры да керә.

Дөресе шул, һәр иртәдә урам тутырып терлек чыга басу капкасыннан. Чиратлап чыбыркы асып чабучылар да юк. Махсус ялланган көтүчеләр бар чөнки. Күкрәп үскән печәнле болыннарда йөргән сөтле-бикәләр юмарт була икән. Һәр көнне 3 автомашина продукция җыя. Бер айда, мәсәлән, 360 мең сумлык сөт тапшырганнар терлек-туар ияләре. Моны ничек отышлы эш, файдалы бизнес димисең?

Җәмил үзе дә үрнәк күрсәтә мал-туар асрау дигәндә. Ихатасы тулы хайваннарны, кош-кортны хатыны Рузилә, балалары Алмаз белән Алия караша, ди. Әтисе Миңлеәхмәт абзый да мал җанлы кеше, гел абзар тирәсендә.

Шулай да элеккеге ферма бинасының күз көеге булып, шайтаннар җыеп ятуы эчне пошырмыймыни?! Ярый әле күп авыллардагы төсле андагы мөлкәтне «раскулачи-вать» итәргә, тар-мар китерергә ирек бирмәгәннәр. Җиһазлары, тимер җайланмалары ышанычлы урынга әйбәтләп җыеп куелган. Бер кирәге чыгар дип өметләнә авыл кешеләре. Хөкүмәт авыл хуҗалыгына, аерым алганда терлекчелек тармагына йөз белән борылса, кем белә…

«Идем ко дну»

- Күрдегезме авылыбызны? Һәйбәт бит, ә! – дип каршылады мәктәп директоры Мисбах Хөснетдинов.

Бирегә иң беренче булып төпләнгән кешеләрнең оныгы дигәннәр иде аның турында. Сизелә, туган җирен яратып сөйли, хәтта бераз масая, һавалана да бугай әле. Мактансын, әйдә, җирлеге булгач… Ә менә мәктәп хәлләренә күчкәч, кискен борылыш ясавы гына мәзәк иде. Мәдхия белән башлап, ясин чыккан кебегрәк булды бу аның төрлечә фикерен үзгәртүе. «Мәктәпнең киләчәге юк, идем ко дну», ягъни мәсәлән, төпкә китеп, батып барабыз, дип авыз тутырып әйткәч соң.

Килешми хәлең дә юк аның белән. 7 укытучыга нибары 22 бала калган: ике катлы таш бинада, валлаһи, һәркайсына аерым бүлмә туры килә торгандыр. Тугызынчы сыйныф югарыдагы әмер белән ябылган. Алар 8 чакрым ераклыктагы Василевкага йөреп укырга мәҗбүр.

- Киләсе елда сигезенчесе дә булмаска мөмкин. Беренче сыйныфка килүче дә күренми, – дип уфтана педагоглар.

Телевизор комачаулый дигәндәй, халык бер дә үрчеми икән ич соңгы елларда. Кайчандыр йорт саен 10-12 кешелек гаиләләр яшәгән авыл ич бу! 1200 кешегә җиткән заманнар кайда ул? Ә хәзер исә эшкә сәләтле 48 кешегә 150 пенсионер туры килә. Типсә, тимер өзәрлек егет-җилән күп үзе. Кызлар булмавы мишәйт-ли. Амбар хәтле 30 лап әзмәвер трай тибеп үткәрә гомерен. Йә булмаса, тәртәне

чит төбәккә бора. Кыскасы, мишәрләр әйтмешли, «эшләмиләр дә, келәмиләр дә». Шундый хәлләрдә авылның да, мәктәпнең дә киләчәге томан белән эретелгән булуы гаҗәпмени?!

«Бала белән күбәләк»не беләсеңме?

Туган авылдагы сыман хис иттем мин үземне Яңа Җүрәйдә. Олысы-кечесе рәхәтләнеп үзебезчә сөйләшә, татарча исәнләшеп уза. Урыс төбәгендә яшиләр дип тә әйтерлек түгел.

Ә нигә шуңа аптырарга, – дип үз чиратында гаҗәпләнә пенсионер укытучы Рәисә әби Яриәхмә-това. – Гомер-гомергә татар телендә укыттык мәктәптә. Үз телендә баланың аңына шәбрәк сеңә ул. Татарча укыдык дип ким-хур булмадылар. Әнә кемнәр үсеп чык1ы бездән! Хәзер генә ул татарча үзләштерү кыенга килә дип сафсата тараталар. Галим Гомөр Са-бирҗанов, генерал Хәким Мирзаҗанов кебекләр татарча укып та дөньяга танылдылар ич әле.

Мин үзем дә сиксәненче елларда татарча тәмамладым бу мәктәпне, – ди педагог Гөлфия Мингалиева. – Шул «үзгәртеп кору» давылы гына барысын ас-тын-өскө китерде, ана телебезнең мөмкинлекләрен чикләде.

Әмма туган тел үгисетелө, кимсетелә, дип ейтерге дә ярамый төсле. Дәресләрдә шәп кенә үзләштерәләр, өйрәнәләр бугай аны. Юлда очраган 8-9 яшьләрендәге күбәләктәй бер кызчыктан юри сорадым, «Тукайның «Бала белән күбәләк»не беләсеңме», дип. Белә бит нарасый, белә. Әнә шул ана теле укытучысы Гөлфәниядәй шигъри җанлы миллетпарвәрләр тырышлыгы белән 6 нчы сыйныфта укыганда ук шактый зур поэмасын өлкә газетасы «Бердәмлек»тә бастыруга ирешкән Гүзәлия Гыйлаҗет-динова, аның юлын дәвам итүче сеңле-се Илмира, Ләйсән Имаметдинова турында ихластан яратып, горурланып сөйләвен ишетсәгез иде. Бу газетага еш язалар, мәкаләләрен бастыралар Гөлфәния шәкертләре, укытучылары.

Туган авыл турында инша язу гадәткә кергән. Авылның 120 еллык юбилеена багышлап, татар теле атналыгы, якташлары Гакыйль Сәгыйров белән очрашу кичәсе өлкәннәрне дә битараф калдырмаган.

Казанның 1000 еллыгына багышланган өлкә фестивалендә катнашып, беренче урын яулаган балалар Яңа Җүрәйнекеләр. Әмма мәктәп шул рәвешле бетүгә таба барса, татар теленә дә көн калмавы бүгеннән ачык. Чаң каксаң да, набат суксаң да – файдасыз, күрәсең, хәзер.

Музей итәсе иде

Чаллы-Самара юлында урнашкан керә-керүгә бер юлы ике мәчет манарасы күзенә ташлана юлчының. Борынгыдан динле халык, иманлы халык яшәвенә

ишарә, билгеле бу. Тирә-юньдә гыйбадәтханәләрне ватып җимергәндә, бире-дәгесен исән-имин саклап калганнар.

- Мәчеткә 20 ләп кеше йөри, – ди 87 яшьлек Габделхак ага Имаметдинов. – Гает-бөйрөмнөрдә күбрәк тә була әле.

Халык саны ЗООдән артмаган авыл өчен ярыйсы кебек. Икенче мәчет исә буш тора. Аны авария хәлендә диделәр. «Менә шуны сүттермисе иде, һич булма-са, музей итәсе иде», – дип өзгәләнә Гөлфәния, баерак, иплерәк спонсор табылса, төзәтү мөмкинлегенә ышана. Тарихи ядкарьләр, истәлекләр мәктәпнең бер бүлмәсенә генә сыймый башлаган. Савыт-саба, бизәнү әйберләре, кием-салым, эш кораллары борынгы ата-бабала-рыбызның яшәешен тулы чагылдыра, дөрес күзалларга булыша.

Урамда тәмәке көйрәтеп, эчеп йөрүчеләрне күрмәдек. Мулла бабай Хәмзә Ибәтуллин бик кырыс, туры сүзле кеше, андыйларны гел кисәтеп кенә тора икән. Янәсе, әнә Пәйгамбәребез сүзләрен ятлагыз, эчегез пошса. Мәрьям әби Гати-на кебекләр Нурлат мәдрәсәсендә укып, белем өстәп кайтканнарда, теләүчеләргә үзләре гарәп графикасын өйрәтәләр, дин юлына күндерәләр.

Чишмәләрне кем чистартыр?

«… Бүре елгасы һәм Кондырча буендагы киң, иркен басулар, болыннар, киек-җенлеккө, җилөк-җимешкө бай әрәмәләр, уңдырышлы кара туфраклы җирләр кемнең генә күңелләренә хуш килмәс икән…» Бу юллар авылның тарихы елъязмасыннан. Шобага тартып бәхеткә чыккан җир-су, табигать хәзинәсе өнә шундый булган элек Яңа Җүрәй якларында. Әмма соңгы вакытта әйләнә-тирә мохиткә кадер-хөрмәт беткән. Мул сулы Бүре елгасын тирес белән бөтенләй күмеп ташлаганнар. Бер-берсенә тавыш биреп, челтерәп аккан чишмәләрнең хәле дә шуңа охшаш.

Өлкәннәр белән гәпләшкәндә, «Харис бабай коесы», чишмәсе дигән сүзләрне еш ишетергә туры килде. 90 яшькә җитеп вафат булган бу изге карт сулыкларны чүп-чардан арындырып, тазартып торган икән. Аннан сүз җаенда үзе үстергән олау-олау карбыз белән бала-чаганы сыйлавы турында да сагынып сөйләделәр.

Инде хәзер карбыз-кавын үстереп булмаса да, чишмәләрне чистарту, суларны ару тоту, төзекләндерү варисларның, бүгенге яшь буынның кулыннан килә ләбаса. Югыйсә Харис аганың васыятен санга сукмау булып чыга ич. Тамак туклыгы турында кайгыртып, рухи азык хакында да онытмыйсы иде. Күңел чишмәләрен гел сафландырып тору фарыз. Халкыбызның гореф-гадәтләре, матур традицияләре дә әлеге чишмәләр төсле еллар тузанына күмелеп капмасын, замана чүп-чары белән капланмасын берүк. Саектырмыйсы иде туган ил чишмәләрен.

Илдус ДИНДАРОВ.

«Ватаным Татарстан» газетасыннан.

2006 ел

Фикер калдыру