Зифа Кадырова: “Кешедә начарлык күрә белмим”

КатегорияИл һәм дөнья татарлары
Автор Администрация сайта

Кыска гына вакыт аралыгында “Сагынырсың — мин булмам”, “Язмыш сынавы”, “Көтеп узган гомер”, “Бәхеткә юл кайдан?” китаплары аша укучылар мәхәббәтен яулаган Зифа КАДЫРОВА әдәби мохиткә язгы ташкын кебек килеп керде. Һәркемгә таныш хис-тойгыларны үзәкләрне өзәрлек итеп тасвирлап, бик күпләрне үзенә әсир итте ул.

“ӘНИЕМНЕҢ КУЛЫННАН КИЛМӘГӘН ЭШ ЮК”

— Зифа апа, сүзебезне Кадыйр Сибгатуллинның: “Җырчы да, шагыйрь дә булма ди, монда ту, монда үс, яшә дә!” дигән шигъри юлларыннан башлыйк әле. Башкортостанның күз явын алырлык табигате — чылтырап аккан тау чишмәләре, сер-тылсым тулы куе урманнары уртасында яшә дә, язучы булма ди…

— Әй, безнең авылның матурлыгын күрсәң! Кечкенә, егерме өйлек кенә, үзенең исеме дә юк. Үзәк булып торган зур Ахун авылының бер “филиалы” сыманрак иде ул, “ферма” дип йөрттек без аны. Тау битендә генә каенлык, җәй көне иртән торуга чәй эчәргә шуннан каен җиләге җыеп төшәбез. Ул урманы, буасы… Печәнлегебез дә гел чиялектән, җиләклектән тора. Хәтерлим әле, печән чапканда әнием җирдән сәнәк белән генә чокып, кәрәзле бал — шөпшә балы ала иде. Үземне белгәннән бирле иртә яздан чыгып китә, ничәмә-ничә тау бар, барысын да барлап кайта идем. Кайда умырзая чыккан, кайда кар суы җыелып ята — берсе дә калмый. Кич белән әнием “кайта беләсеңме син, юкмы” дип чыбык күтәреп эзләп килә иде…

— Син һәрвакыт “әнием, әнием” дип кенә торасың. Фәһемия апаны беләм, өлкән яшьтә булуына карамастан, тик утырмый, “өченче буын университеты”нда да укый, курчаклар тегәргә дә йөри. Аның ярдәмчеллеге, киң күңеллелеге турында әйтеп тә торасы юк!

— Әниемнең кулыннан килмәгән бер генә эш тә юк. Сыер да, бия дә сауды, кибеттә эшләргә дә өлгерде. Мин үскәндә йортыбыз курчак өе кебек иде — барлы-юклы чүпрәкләрдән дә әнием әллә ниләр ясап, өйне бизәп куя. Ризык әзерләгәндә дә әллә ничек итеп матурлап бетерә. Стаканда булса да һәрчак берәр кыр чәчәге торыр… Хәзер дә шулай, безгә килгәндә дә урамнан берәр нәрсә алып керми калмый: чәчәк дисеңме, миләш тәлгәшеме, берәр матур яфракмы… Андагы фантазия!

Миңа җиде яшь чакта алар әти белән аерылыштылар. Ике өй аша гына бер урамда тордык. Әти Гадения исемле яңа хатын алып кайткач та гел аралашып яшәдек. Ул вафат инде, Гадения апа белән әле дә йөрешәбез, хәзер дә әнием янына кунакка килә. Болар хакында автобиографик әйбер язармын дип торам әле…

“МИН ОНКОЛОГИЯ ҮТКӘН КЕШЕ”

— Үз эченә генә бикләнеп утырган кеше күңел кылын тибрәтерлек әсәр яза алмый. Баштан үткән яки бүтәннәр тормышыннан алынган гыйбрәтле хәлләрнең тәэсир итү көче дә үзгә. Берәүләрнең тормышы тигез юлдан келтерәп кенә бара, икенчеләргә кыя-таулар, упкыннар аша үтәргә туры килә. Сиңа да язмыш гел көләч йөзен генә күрсәтеп тормый, авырлыкларны җитәрлек татыта. Еласаң ела, көлсәң көл дигәндәй, шул авыр мәлләрнең дә бер маҗарасы, сәерлеге булмый калмый. Исемдә әле, бер мәлне хастаханәдә дәваланып чыктың. Берникадәр вакыт үткәч, авариягә очрап, янә шул хастаханәгә эләктең. Сине аңсыз хәлдә шул ук палатага, шул ук койкага китереп салганнар. Мондый хәлләр әсәрләреңдә чагылыш тапмый калмыйдыр, мөгаен…

— Беләсеңме, беренче әсәремне — “Сагынырсың — мин булмам”ны мин ничек яздым? Башым проблемалар белән тулган бик авыр чагым иде. Төнлә торып утырдым да, яздым да яздым. Иртән сәгать җидедә генә аңладым үземнең ни язганымны. Әсәрнең утызга якын бите шул рәвешле бер утыруда туды. Элек тә иремә гел, эх, язасым килә, ди торган идем. Ни язарга теләгәнемне ачык белмәсәм дә, яшерен бер хыялым бар иде. Сәгате сукканны көткәнмендер инде. Вакытында укымадым шул. Юкса, унынчы классны бетергәч, укытучым Учалыга музыка училищесына да керткән иде. Бер елын көчкә түздем дә, аны ташлап, балалар бакчасына эшкә кердем. Кызларның кайсы кая таралыша башлагач, мин дә комсомол юлламасы белән Чаллыга китеп бардым. Маляр булып та эшләдем, диспетчер булып та утырдым. Хосусыйлаштыру заманы башлангач, безне куып тараттылар да, эшсез калдым. Өч ел буе үз көнемне үзем күрдем дисәм дә була. Аннан биш еллап автобуста кондуктор булып йөрдем.

Мин онкология үткән кеше, янәшәмдә әллә кемнәрне күрдем. Хастаханәдә бер хатын белән яттык. Ул “КамАЗ”да эшләгәндә чалбар эченә запчастьлар салып алып чыга торгач, эчәгеләренә салкын тидергән булган. Үләрмен дип уйламады, бичара. Янына ире килә иде, төшке, кичке ашны ашый, аннан соң гына кайтып китә, шуның өчен генә килеп йөрде. Өйдә өч бала, аларны уйлау юк… Кече кызлары фахишәлек юлына басты. Ир-ат шулкадәр көчсез булыр икән! Бу хәлләрне “Көтеп узган гомер” повестена да керттем. Әсәрнең башта икенче бүлеге язылды, аннан соң, Рушаниянең үткәне дә булырга тиеш бит дип, беренче бүлеген яздым.

“МАРСЕЛЬНЕ ЮГАЛТКАННАН СОҢ, КУЛЫМА КАЛӘМ АЛГАНЫМ ЮК”

— Быел гаиләгез ишеген олы кайгы шакыды — ирең Марсель абый мәңгелеккә китеп барды…

— Марсельне югалтканнан соң, кулыма каләм алганым юк әле. Ул минем терәгем, әсәрләремнең иң беренче укучысы, тәнкыйтьчесе иде. Хәзер бөтен җаваплылыкны үз өсләренә алып, янәшәмдә әнием, туганнарым, балаларым калды… Марсель белән Чаллыда танышкан идек. Безнең тулай торакка дискотекага килгән иде ул. Бөтен кыз ак күлмәктән иде, “инкубатор чебиләре” дип көлеп торганын ишетеп калдым. Шуннан китте инде… Өйләнештек, улыбыз Руслан, кызыбыз Регина туды. Бик тату булып үсте балаларым, кечкенәдән бер-берсе өчен калкан булып торырлар иде… Руслан — шофер, ерак юлларга йөри. Регина ТИСБИда менеджер булып эшли. Әле дә бер-берсенә ярдәм итешеп, проблемаларын бергәләп чишеп яшиләр, абый-сеңел була беләләр. Шуларның кечкенә чагын, кич бергәләп өстәл янына җыелуларны сагынам хәзер. Көндәлек хәлләрне сөйләшеп, гөжләп утыра идек. Иң рәхәте — бергә пилмән ясау, бергәләп ашау булган. Тансык кына булып калды шул. Элек берәр гамәл кылсалар “әтиегезгә әйтәм” ди торган идем. “Әтиегез” дип үстердем. Марсель командировкадан кайтасы көнне: “Бүген әтиегез кайта, беркая да чыкмагыз”, — ди идем. И, ул көнне… Үзем дә матур күлмәк киеп, матур алъяпкыч тагып, чәчләремне ясап, бизәнеп-төзәнеп, тәрәзәдән башымны алмыйм… Ишек төбенә чыксам, “Зифа, кунак көтәсең мәллә?” — ди күршеләр. “Бүген Марсель кайта”, — дим. Үзе дә күчтәнәчләр, бүләкләр күтәреп кайтып керер иде… Аның юклыгына әле һаман да ышанып бетә алмыйм. Йөрәге тотты шул. Быел 5 сентябрьдә аңа, 7 октябрьдә миңа 55 яшь тулып, юбилейлар үткәрәбез дип йөргән идек…

— Җирдән киткәннәрнең урыны җәннәттә булсын, калганнарга Ходай сабырлык бирсен, дибез, чөнки тормыш дәвам итә… Күптән түгел Чаллы татар дәүләт драма театры бинасында сине юбилеең белән котларга зал тутырып тамашачы җыелды…

— Әйе шул, зур бәйрәм булды. Театр җитәкчесе Рашат Фәйзерахмановка рәхмәт, кичәмне биредә зурлап уздырды. Тамашачыны куып китермәдек, билетлар алдан ук сатылып бетте…

“ТИСКӘРЕ ГЕРОЙНЫҢ ДА БЕР ЯХШЫ ЯГЫ БУЛЫРГА ТИЕШ”

— Бүгенге укучы Зифа Кадырова китапларын эзләп-эзләп укый… Үзең исә башкаларныкын укырга вакыт табасыңмы?

— Яшермим, татар әдәбиятын күбрәк ирем аша белә идем. Ул бик күп укый, һәр укыганын бик тәфсилләп миңа сөйли, аңлата иде. Хәзер үзем яза башлагач, язучыларны күзәтеп барырга тырышам. Фоат Садриев, Нәбирә Гыйматдинова, Шәмсия Җиһангирова әсәрләрен яратып укыдым. Бер кичәдә кемдер миннән ирония белән: “Син шушы язучыны, моны беләсеңме?” — дип сорый. Аптырап калмадым: “Ә син кабель сала беләсеңме?” — дидем. Төзелештә эшлим бит, бригадада үземнән кала хатын-кыз заты юк. Җир казыйбыз, кабель салабыз… Мин көнләшмим, кызыга гына беләм. Үз кулы белән эшләгәннәргә, чүлмәкчегә кызыгам. …Үзалдыма ялгыз йөри торган кешемен, берәүгә дә тимим, миңа да тимәсеннәр. Теләмәгән кеше китабымны укымасын. Казанда китап кибетендә йөрдем әле, китап та, язучы да шулкадәр күп. Халык нишләп китапларымны көтеп алып, ябырылып укыды — сәбәбен әйтә алмыйм. Бәлки, гади, тормышчан булуы белән җәлеп иткәндер.

— Сүз уңаеннан, хәзер китапларыңны “Татарстан почтасы” аша да яздырып алып була икән?

— Әйе, авылларда, районнарда китап кибете юк бит, шул рәвешле булса да укучыларга барып ирешсен, дидек.

— Син мөхәрриргә дә, рәссамга да бик таләпчән. Шул ук вакытта әсәрне бергәләп эшләгәндә үзең бер генә героеңнан да, бер генә вакыйгадан да баш тартырга ашыкмыйсың, аларның кирәклеген раслыйсың, бер генә җөмләне дә “кистермисең”. Бу кирелегеңме, әллә инде әсәрне язганда сызасын сызып, ертасын ертып ташлыйсыңмы?

— Бер генә битне дә ертып ташлаганым юк. Башка килгәнне тизрәк кәгазьгә төшереп өлгерергә ашыгам. Бер уйламаган геройлар да килеп керә кайчак, аларны “сугып төшерә” дә алмыйм. Үзем тудырган геройлар булгач, алар өчен “көрәшәм”, билгеле. Әсәрдә бик вак, кирәксез тоелган урыннар да үзенә күрә бер бәйләүче чара: тормыш гел тетрәнүләрдән генә тормый бит, арада вак-төяге дә булгалый. Үзем кешедә начарлык күрә белмим, тискәре геройның да бер яхшы ягы булырга тиеш дип уйлыйм. Шуңа андыйларны да колакларыннан яктылыкка өстерим…

 

 

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА

Ирек мәйданы

Фикерләр

  1. укучы

    Зифанын эсэрлэре ошый мина, но белем дэрэжэсе тубэнрэк.

  2. Зифа

    эсэрлэрендэ “су” куп кэнишне, но халык яратып укый

  3. Аноним

    интервьюны игътибарлырак укыгыз эле, ул узе дэ махсус белемем юк ди бит. Э мина эсэрлэре бик ошый, молодец!!

  4. Эля

    Эле кичэ генэ аның “Бәхеткә юл кайдан” дип аталган повестен укыдым. Тетрәнерлек язмыш тасвирланган. Ирексездән, Гаяз Исхакыйның “ТАТАР ХАТЫНЫ НИЛӘР КҮРМИ” дип язып калдырган сүзләре искә төште. Эпилогы әкият кәнишне, монысын да әйтми кала алмыйм…

  5. Нэзирэ

    Ахыры экият. “Котеп узган гомер”, “Сагынырсын-мин булмам” повестьларында да ахыры гел яхшы. Прямо как в индийских фильмах.

  6. Люция Чаллы

    эсэрлэре гади, тормышчан булуы белән җәлеп итэ укучы кунелен

  7. Аноним

    строчит и строчит инде.

  8. Аноним

    Кешедән гаеп эзләмәгез, мин фильм төшерергә тәкъдим итәм

  9. лина

    Зифа апай,рәхмәт Сезгә,әсәрләрегез өчен!!!!!!бик шәп алар!!!

  10. лина

    рәхмәт әсәрләрегезгә!

  11. солтания

    Бик яратып укыдым.Кайсысын алдан,кайсын соңрак.Үзем укытучы мин.Укыгач ,сөйлим балаларга,укытучыларга,хезмәткәрләргә.Кызыксыналар.Иренмичә принтердан чыгарып бирдем.Кулдан -кулга йөрде шул китапларның күчермәсе.Кеше укый.Менә шул инде талант.Димәк булдырган.Әкият димәгез,дөньяда нәрсә генә юк.Бу бит әсәр.Яхшылыкка ,матурлыкка ышанып ,өмет итеп яшәргә кирәк кардәшшләрем!Кайгыру,сөенү,елап алу-үзе яшәтә,өметләндерә,төшенкелеккә ирек бирми.Көтәм инде күптән яңа әсәр.Чөнки балалар да сорыйлар.Яңа әсәрләр көтеп Солтания.

  12. флидэ

    аерылмыйча елый елый укыдым..рэхмэт !!!бик яхшы эсэрлэр

  13. Миннеханова

    Рэхмэт Бик Зур Шундый Тормышчан Эсэрлэрегез Очен:)
    Мина биктэ Ошады:)
    Укыганда Эченэ Кереп Китеп Укыйсын:))Укый Башлагач Китаптан Аерыласыда килми:)
    Мин Ометлэнем калам Алла бирса Тагын Китаплар Язырсыз дип:)))
    Хэм Сезгэ Унышлар Телим:)))

  14. гузель

    Эштэ кулдан кулга йортеп укыдык китабыгызны.Эле дэ чират торалар.Узем елый елый укыдым.Сезгэ зур рэхматКитап укыганнан сон элеге корган тормышны.жыйган доньяны ценить итэргэ ойрэндем.Кулдагы бэхетнен кадерен белеп.мэгэнэсез донья кумыйча.тазалыкта,туганнар белэн донья тэмен белеп яшик дусларым(Дусларым-Зифа Кадыйрова ижадына гашыйк укучылар)

  15. матур

    тагын яна эсэр кайчан булыр икэн?

  16. лилия

    жылый-жылый янадан укып чыктым.Ни гена сойламасеннар мина нык охшады.Дусларым алда чират торып укый.

  17. Ил кызы

    Әсәрләрендә тасвирланган кайбер вакыйгалар үз башымнан да узганга, мин авторга чиксез соклану белән карыйм. “Әкият”- ди, кайберәүләр.Чыннан да , безнең тормыш әкиятләрдән тора шул инде ул. “Кеше хәлен кеше белми – үз башына төшмәсә”, минем өчен аның “Кәтеп узган гомер” әсәре рухи таяныч булды. Авторга шуны әйтәсем килә: үз юлыгыздан, тоткан кыйблагыздан тайпылмыйча иҗат итегез!!! Тәнкыйтьләүче “профессионаллар” табылыр…

  18. зөләйха кыдашева

    Өч повестен укыдым. Мин бик тәнкыйтьчел карашлы “карт бүре” булсам да, Зифаның табигый сәләтенә, чисталыгына сокланмый кала алмыйм. Әкияткә ошаган урыннары да күп, билгеле, ләкин монысы могъҗизага ышанасы килүеннәндер. Нәбирәгә дә шул нәрсә хас бит. Якшылыкның җиңүенә ышынасы килә кешенең! Зифаның әсәрләре буенча фильм төшерергә кирәк, һичшиксез. Бу һәр кеше дә бирелеп карардай кино булуы бар, яхшы режиссер кулына эләксә. Ә югары эстетик таләпләр куеп, тирән фәлсәфә эзләүчеләр, әнә, Марат Кәбировны, Зөлфәт Хәкимне укысыннар, мәйдан киң әлегә бездә, шөкер. Укысыннар гына! Укымау хәзер зур проблемага әйләнеп бара. Безнең авыл китапханәсендә Зифа Кадыйрова китапларына чират торалар, бу бит үзенә күрә феномен!

  19. зөләйха кыдашева

    Өстәп тагы шуны языйм әле. Айгөл Әхмәтгалиеваның, үзе дә язучы һәм хатын-кыз язучы буларак, потенциаль көндәшенә игътибары һәм ихтирамы сөендерде. Югыйсә, бездә, сәнгатьтә дә, әдәбиятта да көнчеллек күп бит. Әнә шулай бергә, бердәм булсак, татарга файда өстенә файда булачак, Алла боерса!

  20. Бикә

    Ну-у-у, Флүрә Низамова үзе мактагач, ярыйсы китаплар була инде. “Татарстан яшьләре”н Флүрә мәкаләсен укыр өчен генә ачкан чаклар бар иде. Ул алдамас.

  21. золфия

    суз юк эйтергэ.искеткеч язмалар. ошамган кешегэ язмасын комметар.алар тормышнын тобенэ хэм биеклеккэ менмэгэннэр.яна китаплар котэбез.

  22. Алсугөл

    Сагынырсың-мин булмау әсәре, һичшиксез кино тошерүне сорый

  23. рамзия

    зифа апа бик матур язасыз рахмат бер тондэ укып чыктым кипабыгызны

  24. Сэгыйдэ

    Китап укырга гомумэн яратмыйм.Зифанын китабын эшемнеде,ашымныда онытып жылый- жылый шешенеп бетеп укыдым.Рэхмет!! Аллахы тэгалэ Сезге куркэм сабырлык,сэламетлек бирсен.Тагыда безне китапларыгыз б.н сэендерегез.Мине табигатьне яратам Аны яраткан кеше б.н горурланам.

Фикер калдыру