“Зина кылдыңмы? Беркемгә үпкәли алмыйсың”

КатегорияИл һәм дөнья татарлары, Илдәге һәм дөньядагы дин
Автор Администрация сайта

news_11408(“Туган авылым” мәчете имамы Илнар хәзрәт Зиннәтуллин белән әңгәмә)

– Хатының яки ирең үлгәч, яңадан тормыш кору – бу хәләл җефетеңә хыянәт итү түгелме?

– Дөньяда Аллаһ ризалыгы өчен дип яшәргә өйрәнергә кирәк. Без үзебезнең рәхәтлегебез өчен яшибез һәм шул нәрсә проблемалар тудыра да инде. Балалар дип яшибез. Берәүнең улы булган, ул гел улым, дип яшәгән. Бөтен әйбер аңа кала, ул нәсел дәвамчысы, дип уйлаган. Әмма уллары көннәрдән бер көнне асылынып үлә. Бу кешенең бөтен өметләре киселә, тормышы бетә. Гел үлгән малайлары турында гына уйлап йөри башлый. Хатынны яки ирне яратып яшисең, алар да сине калдырып иртәрәк үләргә мөмкин. Шулай булгач, Аллаһ ризалыгы өчен яшәргә кирәк.
Әбү Сәләмә р.г. белән Үммү Сәләмә бер-берсен бик нык яратучы пар була. Үммү Сәләмә иренә әйтә: “Син үлеп китсәң, мин бервакытта да кияүгә чыкмыйм, ялгыз калам. Сүз биримме?” – ди. Ире: “Алай дип сүз бирә күрмә. Мин алданрак үлеп китсәм, кияүгә чыгачагың турында сүз бир. Кияүгә чыгып, рәхәтләнеп, тулы канлы тормыш белән яшә”, – ди. Чыннан да, Әбү Сәләмә алданрак үлеп китә. Үммү Сәләмә р.г. Пәйгамбәребез г.с.гә кияүгә чыга. Яңадан тормышка чыгу хыянәт итү булса, Пәйгамбәребез г.с. дә өйләнмәс иде. Аның да яраткан хатыны Хәдичә р.г. вафат була. Пәйгамбәребез г.с. үзе генә кала. Ул хатыны  аннан 15 яшькә олырак та була әле. Пәйгамбәребез г.с. бик нык кайгыра, әмма барыбер өйләнә. Тик үлгән хатынын яратудан туктамый.

Тормыш дәвам итә дигән нәрсә бар. Ялгыз яшәгәнче, парлы яшәвең хәерлерәк. Пәйгамбәребез г.с. әйтә: “Әгәр дә берәр хатын-кызның ире үлеп китеп, ул кияүгә чыкмыйча балаларын иманлы итеп, үзе генә тәрбияли икән, бу хатын, һичшиксез, җәннәт иясе”, – ди.
Әни кеше бөтен мәхәббәтен балаларына бирә. Вафат булган әтиләре турында сөйләп, аларны әтиле дә итә ала. Әмма кияүгә чыкса, моны эшләп булмый, яңа ире бар чөнки. Бу ир балаларны ничек кабул итәр – билгесез. Балаларга артык игътибар да биреп булмый, ир көнләшергә мөмкин.
– Егет кызны алдап китсә, кызның рәнҗеше төшәме?
– Егет кызга әйтә: “Әйдә, якынлык кылабыз”, – ди. Күп очракта якынлык кылуның инициаторы булып егетләр тора, алар басым ясый. “Син курыкма, мин сиңа өйләнәм. Өйләнгәч якынлык кылабыз ни, хәзер ни, аерма нәрсәдә соң?” – ди. Кыз риза була. Якынлык кылалар. Әмма егет өйләнми: “Мин сине яратмыйм, без бер-беребезгә туры килмәгәнбез икән”, – ди. Кыз рәнҗи: “Ул мине алдалады”, – ди. Монда бернинди дә алдау юк. Алар икесе дә зина кылды. Егет тәкъдим итте, кыз риза булды. Икесе дә шайтан тарафыннан алдандылар, гөнаһка керделәр. Кыз мондый очракта: “Ниятләрең изге икән, әзрәк көтеп тор. Никах укыткач, барысы да булыр”, – дияргә , баш тартырга тиеш иде.
Зина кылалар. Кыз корсаклы килеш кала, егет китеп бара. “Минем бала түгел, миңа бала кирәкми, мин яшь әле”, – ди. Кыз рәнҗи. Монда да рәнҗеп мәгънә юк. Зина кылдыңмы? Зинадан балага уздың. Аллаһы Тәгалә зина кылганың өчен сине җәзалады. Бу проблемага үзең теләп бардың, хәзер хәл ит инде. Үпкә, рәнҗеш ул нахакка рәнҗетелсәң төшә. Әгәр никах укыткач, егет хатынын аерса, менә монда рәнҗергә була. Ир китеп бара, балаларын карамый. Элеккеге хатыны балаларын күрсәтми икән, ир дә рәнҗергә мөмкин. Иманлы итеп тәрбияләп тә игелек белән кайтармасалар, әти-әни балаларына рәнҗергә мөмкин. Балаларыңа тәрбия бирмәдең, алар янында эчтең-тарттың, сүгенеп йөрдең, иман сүзен өйрәтмәдең, Аллаһы Тәгаләне танытмадың, бары тик кеше алдарга гына өйрәттең һәм алар сине алдап ташлап китсәләр, монда да үзеңә генә үпкәләргә мөмкинсең.
– Кияүгә чыкмаган хатыннарга дин ничек карый?
– Сәбәптән тора: принципиаль рәвештә кияүгә чыкмау Ислам дине тарафыннан хупланмый. Кайбер кеше тиң парын таба алмый, чөнки үзе турында артык зур фикердә тора. Үзеңне башкалардан өстен кую – зур гөнаһ. Кайбер хатыннар ирләренә: “Сиңа кияүгә чыгып, бөтен гомеремне әрәм иттем”, – диләр. Мондый сүзләр хыянәт итүгә караганда да начаррак.
Бер кызның бер аягы булмый, кистергән. Моны сорап, күп кеше килә. Ул аларга “юк” дип җавап бирә. Ни өчен? Ул аларга җәфа булырга теләми. Мондый теләк әйбәт. Кайбер кешенең холкы начар була, башка кешеләрне рәнҗетмим, аларга авырлык китермим, дип ул өйләнми. Үзеңнең начар икәнеңне тану да әйбәт гадәт.
Теләсәң, яр табарга була. Аның өчен Аллаһы Тәгаләдән сорарга кирәк, лаеклы кеше¬ләрен бирер.
http://matbugat.ru/news/?id=11408

Фикер калдыру